Яңалыклар

Татарстанда 74 кеше агуланган

Бер атна эчендә Татарстанда агуланган 74 кеше дәваханәгә озатылган

 23-29 март көннәрендә Татарстанда кискен агулануларның 74 очрагы теркәлгән. Роспотребнадзорның төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр арасында 11 бала (14,8%) һәм 6 яшүсмер (8,1%) булган.

 Зыян күрүчеләрнең күп өлешен ир-атлар тәшкил иткән – 62,2%. Анализл күрсәткәнчә, 33,3% очрак үз-үзләренә кул салу омтылышлары белән бәйле булган, ә 57,1% – исерү максаты белән. Башка сәбәпләргә 9,6% туры килгән.

 

Алкоголь һәм спиртлы продукция белән агулануның 16 очрагы аерым билгеләнгән.

чыганак: chistopol-rt.ru 


Нет комментариев