Яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлемнең 11 нче очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә республикада COVID-19 ның 54 яңа очрагы расланган.

Аларның 16 сы дәвалану өчен хастаханәләргә салынган, 38 кеше үз өендә дәвалана.

Коронавирус тарала башлаганнан бирле авырып китүчеләрнең 3607 се терелгән. Шул исәптән терелүчеләрнең 18 е үткән тәүлектә сәламәт дип табылган.

Республикада коронавирустан вафат булуның 11 нче очрагы теркәлгән.

Кызганычка каршы, авыручылар арасында бер әлкиле дә бар.


Нет комментариев