Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тәвәккәллек юл яра

    -Тәҗрибәмнән, үземнең тормышымнан чыгып шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә хуҗалыкта сыер асрау - бик отышлы эш. Ләкин берне генә түгел, ким дигәндә ике сыер тоту яхшы. Шулай иткәндә, сөт гаиләнең үзенә дә җитә, артыгын сатып, азмы-күпме акча эшләргә дә мөмкинлек була. Әле бит соңгы елларда дәүләт тә сыер тотучыларга алды...

    Һәм хакы да бар Виталий Леонидовичның: гомерен терлекчелектә эшләп үткәргән, колхоз-совхозлар заманында ферма мөдире булып эшләгән, гомумән, кечкенәдән терлек карашып үскән авыл кешесе ул. Авыллары Яңа Сихтермәдә хуҗалык бетеп, фермалар бушаган бер заманда Советниковлар бөтенләй эшсез калалар. Нишләргә, өй тулы баланың тамагын ничек туйдырып, өстен бөтен итәргә. Үзеңне беркемгә дә кирәкмәгән итеп тоймас өчен дә нәрсәдер кылырга кирәк. Тормыш иптәше Татьяна Валентиновна белән алар, ничарадан бичара, дигәндәй, йорттагы терлек санын арттыралар. Тик тормыйлар, төрлесен сынап карыйлар. Нәтиҗәдә шундый фикергә киләләр: иң кулае - терлек симертү һәм сыер асрап, сөт сату.
    -Гади генә исәп-хисап ясап күрсәтим әле сезгә,-дип Виталий Леонидович яшел тышлы дәфтәрен ачып куйды алдыма. -Менә хәзерге вакытта минем хуҗалыкта биш баш сыер бар. Бер елда алардан дәүләткә 12 тонна сөт сатып, гаилә бюджетына 120 мең сум акча керттек. Шуның өстенә, алар бит әле бозаулады, бозауларны сатудан тагын 50 мең акча алдык. Инде чыгымнарны исәплик: фермерларда бөртек кыйммәт булмады, бер сыерга тонна ярым исәбеннән 30 мең сумлык фуражлык бөртек сатып алдык.
    -Ә печән? Хәзер бит анысының да бәясе -ай-яй!-дип әңгәмәдәшемнең илһамлы хикиясе арасына сорау кыстырып куям мин.
    -Болын-кырларда үлән үскәндә печән сатып алырга уйлаганым да юк. Үзебез чабабыз. Ялларына читтәге малайларыбыз кайта, шулай итеп берничә көндә печәнне хәзерләп тә куябыз. Саламы бит көзен кырларда бушлай - кирәк кадәр ташы гына,- дип җэаваплый Виталий Леонидович.
    Шулай итеп Советниковларның зур һәм бердәм гаиләсе терлек азыгы хәзерләүне аз чыгымнар һәм үз көчләре белән башкарып та куялар.
    Виталий Леонидович шәхси хуҗалыгын гына кайгыртып, өйдә утыра торган кеше түгел - ул халыктан сөт җыя һәм бер үк вакытта авылдашлары арасында агитатор ролен дә уйный. Аның үгетләвенә күнеп, Яңа Сихтермәдә Казанкова Оксана, Советникова Любовь, Худякова Вера, Ишмулкина Надежда, Ермолаева Галина, Лаврентьева Ольга, Ермолаева Светлана икешәр-өчәр сыер асрый башлаганнар.
    -Быел тагын дүрт йорттан сөт тапшыра башладылар, күрәсез, сыерларның баш саны арта тора,-ди, шатланып, әңгәмәдәшем.
    Виталий Леонидович терлекләрнең баш санына гына түгел, күпме ит-сөт бирүләренә дә битараф калмый. Бу уңайдан аның шулай ук үз фикере:
    -Әйбәт булды әле, районда ясалма орлыкландыру пунктлары ачтылар.. Менә шул юл белән каплаткан сыерлар бозаулады. Үгез бозауның авырлыгы туганда ук 38-40 килограмм. Әмма иң мөһиме - мондый бозаулар бик тере, яхшы ашыйлар, тиз үсәләр. Ә теше бозау туса, тагын да шәп - димәк, 2-3 елдан күп сөт бирүче менә дигән сыерлы булачакбыз!-ди ул.
    -Андый бозауларны сыерлар бик авырлык белән дөньяга китерәләр, диләр, сезнекеләр ничек бозаулый.
    -Әйбәт, бернинди авырлыксыз. Ул ясалма орлыкландырудан тормый дип беләм. Сыер һичшиксез 2-2,5 ай ташлатып торырга тиеш. Бу чорда аңа фураж ашатырга һич ярамый - парландырылган солы бирү файдалы. Сенаж, силос та кирәкми. Фуражга мин чиста арпа сатып алам, шуны иң яхшысы саныйм,-дип тәҗрибәсен уртаклаша Виталий Леонидович.
    -Биш баш сыер асрагач, сезгә гаилә фермасы төзергә генә кала инде,-дигәнемә: Виталий Леонидович болай җавап бирде:
    -Улым Юрий өйләнде бит әле минем. Хатыны Галя белән авылда яшәргә исәпләре. Менә алар гаилә фермасы төзүгә керештеләр дә инде, программада катнашалар. Дәүләт бит ярдәм итәм дип тора, ник соң әле аннан файдаланмаска? Хәлдән килгәнчә булышачакбыз. Аларның теләген хуплыйм, яныбызда яшәргә уйлаулары сөендерә генә.
    Виталий Леонидович ике сүзнең берсендә район, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләренә, белгечләренә рәхмәт әйтә, аларны мактый.
    -Бөтен яклап булышалар бит! Киңәш кирәкме, документ ясаргамы, акчасы җитенкерәмиме, һич ярдәмсез калдырмыйлар. Мондый мөмкинлектән файдаланмасаң, җүләр булырсың, билләһи!-ди ул, кызып китеп, һәм өстәп куя: -Мин яшьләргә рәхәтләнеп туган якта яшәргә киңәш итәр идем. Бездәге иркенлек, рәхәтлек кайда бар тагын? Ә акчаны монда да эшләп алып була.
    -Сүз шул турыда икән, гаеп итми генә гаиләгезнең матди хәлен дә әйтеп үтмисезме?-дип сынап карыйм Виталий агайны.
    -Нәрсәсен яшерәсең аның?-ди ул, гаҗәпләнеп. -Кыр кадәр өем унга ун итеп төзедек, ягъни бер сутыйлык. Бүлмә саен "стенка" да гарнитур, телевизорлар гына да өчәү. Җиңел машинам бар, сөт ташу өчен махсус машина сатып алдым. Мотоблок, мотокосилка ише эшне җиңеләйтә торган җайланмалар да бар бездә. Минем уемча, шәһәрдәгедән шәбрәк яшибез, һәм көлеп өстәп куя: -Соң, инде бит бәхет тулы булсын өчен интернетка кадәр бар!
    Виталий Советников үзен авылының иң өлкән кешесе дип атый. Ул моңа сөенә генә, чөнки кеп-кечкенә Яңа Сихтермәдә яшьләрнең күп булуы, балалар туу (мәктәпкәчә яшьтәге 8 бала бар икән аларда, тагын икесе менә-менә туарга тора, ди) - авылның юкка чыкмасына гарантия бит.
    …Менә шундый кеше ул Виталий Леонидович. Тормыш үзгәрде, инде нишләргә, дип аптырап-елап утыручылардан түгел. Авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләргә дә уңай аның карашы: колхоз-совхозлар беткән икән, димәк, үзеңә хуҗа булу мөмкинлеге туган, дигән сүз. Йоклап калма, бирелгән шанстан файдалан - бу аның үз тормыш девизы да, авылдашларына бигрәк тә яшьләргә киңәше дә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: