Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тәвәккәлләп эшкә алын гына

    Бүген авылның киләчәген, инвесторлар белән беррәттән, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан һәм гаилә фермаларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Соңгы вакытта республикабызда гаилә фермалары булдыруга һәм аларны үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Районыбызда да инде бүген 10 гаилә фермасы эшли.

    Узган атнада авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре катнашында ит һәм сөт җитештерүче Фәнил Гәрәев (Татар Төгәлбәе авылы), кәҗә сөте һәм сыер сөте җитештерүче Нина Агапова (Ташбилге авылы), мөгезле терлек ите җитештерүче Рәшит Мусин (Үргәгар авылы) гаилә фермаларында семинар-киңәшмә булып үтте. Аның эше белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек итте. Семинарда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев катнаштылар.
    Район җитәкчеләре үз чыгышларында әлеге гаилә фермаларының хезмәтен уңай яктан бәяләделәр. Сүз дә юк, бу - продукция җитештерү һәм авыл кешеләрен эш белән тәэмин итү җәһәтеннән хуҗалык итүнең гаять отышлы формасы. Билгеле, кемнеңдер булышлыгыннан башка мондый зур эшне башкарып чыгу бик авыр. Фердинат Дәүләтшин гаилә фермасы төзү теләге булган кешеләргә бу эштә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәге хакында басым ясап әйтте һәм авыл җирлекләре башлыкларының да аларга ярдәм итәргә тиешлеген искәртте.
    Быел республикада гаилә фермаларын 1 меңгә кадәр җиткерү күздә тотыла. Районыбызда да аларның санын шактый арттыру бурычы куела. Ә моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар.
    Үзләренең гаилә фермаларын күрсәткәндә Фәнил Гәрәев, Нина Агапова һәм Рәшит Мусин хуҗалыкларында эшне ничек алып барулары, нинди кыенлыкларга очраулары, аларны ничек хәл итүләре хакында сөйләделәр. Бу яңа төр хезмәт белән кызыксынучыларга алар курыкмыйча, эшкә кыю алынырга киңәш иттеләр. Фердинат Мидхәтович эшне күңелгә ошаган теләсә кайсы тармак буенча башларга мөмкин булуын әйтте. Мәсәлән, умартачылык белән шөгыльләнергә, тавык, каз яисә күркә үрчетергә була. Бары җиң сызганып тотынырга гына кирәк. Дөрес, савым терлеге асрау, дуңгыз ите җитештерү, кул хезмәтен күп таләп итсә дә, отышлырак. Әйтик, сөт җитештереп сату гаилә бюджетына акчаны көн саен диярлек китерә. Ә умартачылык, үгезләр симертү табышны елга бер мәртәбә генә бирә. Әмма кемнең күңеле нәрсәгә ята, шул юнәлештә эш башлап җибәрә ала, аңа ниятен тормышка ашыруда ярдәм булачак, диде район башлыгы.
    Рәшит Солтанбәк улы менә мөгезле эре терлек симертүне үзе өчен кулай санаган.
    -Бу эшнең әллә ни авырлыгын күрмим, - ди ул үзе. -Абзарга күчерер алдыннан терлекләр астына җитәрлек күләмдә бөртек саламын җәясең дә, пычранган саен салам өстәп торасың, улакларга тиешенчә азык саласың, су эчерәсең - һәм көндәлек хезмәт тәмам. Көндезләрен малларны абзар янындагы кардага саф һава суларга, кояшка алып чыгасың.
    Абзарда кыш буе җыелган тиресне Рәшит яз көне бульдозер белән махсус урыннарга төрттереп куя. Ә бу исә иген кырлары өчен менә дигән органик ашлама. Кыскасы, бер нәрсә дә әрәм булмый, үз кирәгенә урнаша.
    Утыз баш үгезне Рәшит хатыны Гөлсинә, өченче сыйныфта укучы улы Дилүс, унынчы сыйныфта укучы кызы Илүзә белән бергәләп карыйлар. Балалар да малларны бик яраталар, эштән курыкмыйлар, һәр хезмәтне вакытында, күңел биреп башкаралар.
    Үгез бозауларны Рәшит кирәк саен 15-20 баш күрше Нурлат районыннан алып кайта. Вакытында вакцинация үткәрелгән сәламәт малларны гына сайлый ул. Терлекләрне яшь ярымга кадәр үстереп, итен үзенең кибетләре аша халыкка сата. Бүген 5 авылда аның 6 кибете эшләп килә. Авыл кешеләре анда барлык кирәк-ярак товарларны алып торалар.
    Гаилә фермасында тиешле күләмдә продукция җитештерер өчен терлек азыгы мәсьәләсен дә кайгыртырга кирәк бит әле. Моның өчен Рәшит Мусинның 40 гектар җире бар. Былтыр көз ул 20 гектарда бодай, 10 гектарда арыш, 10 гектарда азык культуралары чәчеп калдырган. Димәк, уҗымнар яхшы кышласа, ел уңышлы килсә, икмәкле дә, азыклы да булырга өмет бар, дигән сүз.
    Алга таба Рәшит симертүдәге терлекләр санын 50 башка җиткерергә исәпләп тора. Эшләре болай уңышлы барганда ул, һичшиксез, ниятләрен тормышка ашырыр.
    Авылның киләчәге Рәшит Мусин, Нина Агапова, Фәнил Гәрәев кебек эшлекле, тәвәккәл кешеләр кулында. Авырлыклардан курыкмыйча үз эшләрен башлап җибәргән бу энтузиастларның хезмәтләрендә уңышлар гына насыйп булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: