Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында Базарлы матак авылында яшәүче Сафиннар үз хуҗалыкларында биш сыер асырыйлар

    Базарлы Матакта яшәүчеләр үз хуҗалыкларында сыер түгел, кәҗә дә асраудан бизгән бу заманда Илфир үзенең авыл читендәге иркен йортында биш баш “сөтбикә” һәм аларның “кыз-малай” бозауларын бер дә авырсынмый гына асрап ята. Дәүләттән дә ярдәм сорамый, тәкъдим ителгән программалардан да файдаланганы юк аның. Барысын да үз көче һәм хатыны Гөлгенә, туганнары ярдәме белән башкарып килә.

    Һөнәре буенче Илфир физкультура укытучысы, заманында башта Әлмәт техникумын, аннары Яр Чаллыдагы физкультура институтын тәмамлаган. Ул Карга, Әхмәт мәктәпләрендә укыткан, хәзер агрокөллият филиалында техникада эшләргә өйрәтү мастеры булып эшли, физкультура дәресләре алып бара.

    –Без Урта Әлкидә әти-әни канаты астында бишәү үстек, өчебез укытучы булып китте. Шул ук вакытта, үзегез дә беләсез, авылда үскән бала бит кечкенәдән әти-әнисенә йорттагы сыер-сарыкларны, кош-кортны караша. Шулай эшкә өйрәнә.

    Мине дә әтием малай чактан ук йорт эшләренә катнаштыра иде. Хатыным Гөлгенә Үргәгардан, ул шулай ук дүртенче сыйныфта укыганда инде сыер сава булган. Бүген терлек асрап яшәвебез һич искитәрлек нәрсә түгел, без моңа күнеккән инде,–дип әңгәмәбезнең башында ук аптырауга урын калдырмаслык итеп аңлатып бирде Илфир.

    ... Әхмәт мәктәбендә эшләгәндә булачак тормыш иптәшен очрата ул. Яшьләр гаилә корып җибәрәләр, район үзәгендә калын бүрәнәдән бураланып, түбәсе генә ябылган өй сатып алалар. Аны ике як әти-әни, туганнар ярдәменә таянып төзеп бетерәләр. Гаиләдә бер-бер артлы өч кыз бала туа. Кайсыбызга  тормыш башында акча җиткән? Тегесенә дә кирәк, монысына да. Өч кызчыкны да тәмле ашатасы, курчак кебек киендерәсе килә...

    Боларның барысын да уйлашкач, бер сыер алып җибәрәләр яшьләр. Ә сыерның бит ел саен бозаулый торган гадәте бар. Таналарны савым сыеры итә торгач, баш саны бишкә җитә йорттагы сыерларның.

    –Сөтләрен тапшырасызмы?–дип сорыйм хуҗадан.

    –Үзәктәге “Актай” кибете белән килешү төзедек, шунда илтәбез сөтне. Халык яратып ала, мактыйлар,–ди Илфир.

    –Азык мәсьәләсендә нишлисез? Печән-салам кайдан?

    –Үргәгарда бабайның җире бар, үлән чәчеп үстерәбез. Училище житәкчелегенә рәхмәт, ярдәм итәләр. Тырышабыз, сыерны бит ач тотып сөт савып алмыйсың.

    –Шулкадәр терлек авырмый тормыйдыр. Андый очракларда кемгә мөрәҗәгать итәсез?

    –Ул яктан кайгы юк. Ветеринарлар карап-тикшереп торалар. Елына ике тапкыр прививка ясыйлар. Чакырырга туры килгәндә дә баш тартканнары юк,– дип барысын да тәфсилләп сөйли-аңлата Илфир. Аннары, безнең сөйләшкәнне тын да чыгармый тыңлап торган кызларына ишарәләп, елмаеп өсти:

    –Илүзә белән Фирүзә булыша бит миңа. Алар сеңелләре Инзиләне дә карыйлар, җәен әниләренә бакча эшләрендә дә ярдәм итәләр,–ди.

    Чынлап та, кызлары бик уңган, сәләтле икән бит Сафиннарның! Үзләре турында сүз чыгуга диваннан сикереп тордылар да, үз куллары белән сәйләннән ясалган чәчәк бәйләмнәре, алмаз мозаика, башка төр алымнар белән ясалган рәсемнәрне алдыма тезеп тә куйдылар! Гаҗәеп матур эшләре. Аларны ясап чыгу өчен нинди сабырлык кирәк!

    –Иҗат йортындагы түгәрәккә йөрибез. Укытучыбыз Надежда Сергеевна өйрәтә безне,–диде бераз чаярак Илүзә.

    Алар белән саубуллашып йортка чыктык. Илфир терлек абзарларын күрсәтте.

    –Мин малай чагымнан ат яраттым. Чистайдан туганнардан тай алып кайтып, шуны карап үстергән, ат ясаган идем. Ат булган йортта бәрәкәт бар, тынычлык, иминлек бар бит ул. Хәзер инде ат асрамыйм, бөтен эшне әрҗәле “УАЗ” белән башкарам,–ди ул, сыер-бозаулар яныннан чыккач.

    ...Район үзәгеннән моннан 15 еллап элек берсенә 800 ләп, икенчесенә 250-300 баш сыер йөрүче ике көтү төшә иде болыннарга. Ә хәзер. ...Күңел юксынса да, сыер мөгрәгәнен ишетмәссең. Әле ярый Илфир Сафин кебек уңган, тынгысыз берничә авылдашыбыз бар. Авыр хезмәтләре әҗерле булсын аларның!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: