Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әти-әниләрем Нина белән Николай Емелюковлар хакында сөйлисем килә

    Һәр чорның үз авырлыклары була. Бу гаилә тормышында да чагыла.

    Менә бүген яшьләр гаилә корырга әллә ни ашкынып тормыйлар. Әйе, бу бик зур җаваплылык. Никахлашкач, син инде үзеңне генә түгел, якыннарыңны да кайгыртасың. Әмма ничек кенә булмасын, гаилә - кешенең иң зур байлыгы. Ата-ана йортында алган рухи кыйммәтләрне без бөтен гомеребез буе күңелебездә саклап йөртәбез. Минем бүген үземә гомер биргән әти-әниләрем хакында сөйлисем килә.
    Нәкъ 60 ел элек, 1957 елның 4 мартында Чуаш Борнае авыл советында бик тыйнак кына (кәләшнең ак фатасы да, кияүнең туй костюмы да булмый) 18 яшьлек Нина белән армиядә хезмәт итеп кайткан Николай язылышалар. Безнең Емелюковлар гаиләсе әнә шулай барлыкка килә.
    Илебез акрынлап аякка баса, елдан-ел куәтләнә. Безнең гаилә дә үсә һәм ныгый. Туйдан соң бер ел үткәч, беренче шатлыклары - уллары дөньяга килә. Аннан соң кызлары, тагын бер уллары туа. Барлык гади совет гаиләләрендәге кебек үк, тормышта төрлесе була. Сөенечләре генә түгел, бәлаләре дә гаиләбезне урап узмый. Әти белән әни гел бергә булалар, шатлыгын да, борчуын да уртак итеп яшиләр. Тормыш дәвам итә: балалар үсеп җитә, онык-лар, аннан оныкчыклар дөньяга килә. Нина Михайловна һәм Николай Ильич аларның һәркайсы өчен ышанычлы һәм ныклы терәк булып кала.
    Авылда һәркемнең тормышы уч төбендәгедәй күз алдында. Яхшысын да, яманын да кешеләрдән яшерә алмыйсың. Ә Емелюковларны авылдашлары эшчән, хезмәт сөючән гаилә буларак беләләр.
    Әниебез Нина Михайловна терлекчелектә хезмәт куйды. Намус белән эшләде, үз хезмәтен әйбәт белә һәм ярата иде. Аның тырыш хезмәте хөкүмәт бүләкләре белән дә билгеләнде. Әни Хезмәт Даны орденының барлык дәрәҗәләре, Социалистик ярыш җиңүчесе билгеләренә ия. Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләре дә күп. Ә иң әһәмиятлесе - кешеләрнең ихтирамы.
    Әтиебез Николай Ильич механизатор булып эшләде. Ул тулы урта белемле иде (ә бу ул чак-ларда сирәк күренеш була). Эшкә бөтен күңелен бирә, техниканы белә, ярата иде. Колхозга кайткан яңа техниканы гел аңа ышанып тапшырдылар. Әмма үткен телле һәм шаян холыклы булуы "алдынгылыкка чыгарга" комачаулады. Моңа ул хафаланмый да, халык арасында абруе бар, ә бу аның өчен иң мөһиме.
    Әти-әниебезнең лаек-лы ялга чыгуларына да күп еллар инде. Әмма алар элеккечә тулы тормыш белән яшиләр. Аларның зур кунакчыл йорты һәркем өчен ачык. Алар акыллы киңәшләре белән генә түгел, конкрет эшләре белән дә булышырга әзер - утын өяргәме, бакча казыргамы… Авылыбызда Коля дәдәйгә гозер белән мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр да. Чөнки аның булдык-лы хуҗа булуын һәркем белә. Аңардан һәрчак кирәкле эш коралын яисә теге я бу детальне алып торырга була. Әтинең искитмәле балыкчы булуы да бөтен кешегә мәгълүм. Табында һәрчак балык була, һәм моның белән әти бик горурлана. Ә Нина түтәйнең пирог-бәлешләре ничек уңуын бөтен авыл белә. Авылдашлар да игелеккә яхшылык белән түлиләр: мәрхәмәтле бу өлкәннәргә ярдәм кирәксә, беркайчан баш тартмыйлар, Коля дәдәйнең "чәнечкеле" шаяруларына үпкәләмиләр.
    60 ел кулга-кул тотынып, иңгә-иң куеп яшәп, быел әти-әниебез бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Әни "кияүгә яратып чыкмадым", дисә дә, гомер буе гаиләсенә мөкиббән һәм тугрылыклы була. Әти-әниебез гомергә бер-берсен ихтирам итеп, кайгыртып яшәделәр. Бу мәхәббәт түгелмени?! Аларның яратулары да үзләренчә, чын, гади. Үз мәхәббәтләре белән алар безне - балаларын, оныкларын, оныкчыкларын да җылыталар. Ә җылы һәм нурлы, ышанычлы туган йортыбыз гел безнең күңелдә. Бу ике газиз, кадерле кешебез мөмкин кадәр озак яшәсеннәр иде әле. Аларның тәрәзәсендә гел ут янсын, маяк кебек безне рухландырып, туры юлны күрсәтеп торсын. Беләбез: монда безне һәрчак көтәләр һәм яраталар.
    Надежда Емелюкова, Тольятти шәһәре.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: