Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тырышсаң, табыш бирә

    Бәрәңге - халыкның төп ризыкларыннан берсе. Авыл җирендә аны үстермәгән кеше юктыр да. Быел икенче икмәгебез мул уңыш бирде дип әйтеп булмый. Республиканың «Россельхозцентр» белгечләре әйтүенчә, соңгы елларда һава температурасы югары булу сәбәпле бәрәңге яфраклары тиз шиңеп төште, 2011 елда башланган коры черек авыруы, орлык составын яңартмау бәрәңге уңышына тискәре...

    Республикада бәрәңге үстерүнең 86 проценты крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә икән. Районыбызда бәрәңге игү белән ныклап торып Чуаш Борнаенда "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Юрий Тяминов җитәкләгән әлеге хуҗалыкта бәрәңгене быел 60 гектар мәйданда чәчкәннәр. Шуның 20 гектарында икенче икмәгебезне күмәк көч белән җыеп алырга өлгергәннәр. Бәрәңге алу ансат эш булмаса да, сөенә-сөенә эшлиләр, түм-түгәрәк эре бүлбеләрне сортларга аералар хуҗалыкта хезмәт куючылар. Бердәм коллектив булып барлыгы 15 кеше эшли биредә.
    -Уңыш быел сөенерлек,-ди хуҗалык җитәкчесе Юрий Анатольевич. Аның әйтүенчә, гектарыннан 320 центнер уңыш алалар.
    Александр Иванов, Валерий Якорев GRiMME комбайнында 2 сменада өлгереп җиткән бәрәңгене алалар. Тимофей Яковлев, Александр Еликов җир астыннан чыккан бәрәңгенең шунда ук бер өлешен туфрактан, черекләреннән арындырып баралар. Төшке ашка тукталган арада Валерий Якорев белән дә әңгәмә корып алдык.
    -Безнең хезмәт бик күп көч, тырышлык таләп итә. Соңгы вакытларда яуган яңгырлар эшне туктатып торды. Шуңа кояшлы көннәрнең һәр сәгатенең кадерен белергә тырышабыз. Комбайныбыз, күз тимәсен, бик уңайлы. Германиядән кайтарылган бу машина бишенче сезонын эшли инде. Вак-төяк ремонт эшләреннән тыш, бер дә проблема тудырганы юк.
    Әлеге тагылмалы агрегатта ике сезон гына эшләүгә карамастан, Валерий техниканы энәсеннән җебенә кадәр белеп бетергән инде. Җәен ул уракта эшләсә, кыш айларында бәрәңге саклагычта хезмәт куя.
    Артур Тяминов исә бәрәңгене «ЗИЛ» автомобилендә басудан ташып тора. Кырдан кайтарылган икенче икмәкне ындыр табагында оператор Александр Дулатов сортировка аша үткәрә. Аннан тагын бер кат сортларга аерып, бәрәңгене җәтмә капчыкларга төйиләр. Бу эштә Дина Ензаева, Валентина Александрова, Надежда Максимова, Татьяна Иванова, Леонид Шумаков, Виктор Клаченков, Юрий Козырев, Илья Дулатов зур өлгерлек күрсәтәләр.
    Соңгы вакытта көннәр дә язып китте. Бәрәңге басудан агылып кына тора. Эшнең мондый кызу вакытында Чуаш һәм Татар Борнае, Хузангай мәктәпләре укучылары ярдәмгә килә. Өстәмә 4-5 кеше дә яллыйлар. Түләү сәгатенә 50 сум каралган. Теләгән кеше хезмәт хакын бәрәңге белән яисә бөртек белән алырга мөмкин.
    Бәрәңге эре, матур. Бәясе килосы нибары 8 сумнан. Күпләп алучыларга 6,5-7 сумнан да сатып җибәрәләр. Орлыкны исә 6 сумнан гына да алырга була. Бәрәңге сорап бирегә Татарстанның төрле районнарыннан, Казан, Тольятти шәһәрләреннән дә киләләр.
    -Уңышның 400 тоннасын үзебезгә кышлыкка калдырабыз,-ди җитәкче. -Шуның 200 тоннасы орлыкка саклана.
    Тик тора торганнардан түгел Юрий Тяминов. Быел бәрәңгедән тыш ике гектар мәйданда иртә өлгерә торган сортлы кәбестә дә утыртканнар. Ике гектарга 80 тонна уңыш алганнар. Киләсе елга кишер утырту өчен махсус комбайн сатып алып, кишер игәргә дә исәпләре.
    Әйе, авыл җирендәге барлык төр хезмәт кебек, бәрәңге үстерү дә бик четерекле, күп чыгымнар һәм көч сорый торган эш.
    -Бер гектар бәрәңге үстерү безгә 70-80 мең сумга төшә. Бу әле минималь чыгымнар. Әгәр дә вакытында утыртсаң, вакытында ашламалар кертсәң, суын сиптерсәң, көз айлары яңгыр белән теңкәгә тимәсә, быелгы сыман яхшы уңыш алырга була,-ди Юрий Анатольевич.
    Күптән түгел дәүләт программасы ярдәмендә дүрт су сиптерү агрегаты, ике насос станциясе, үз средостволарына магистральләр һәм гидрантлар алынган. Бюджет хисабына яңа плотиналы да булганнар. Бәрәңгенең сортларын яңартырга тырышып эшлиләр биредә. Элегрәк "Ред-Скарлетт" сортын утырткан булсалар, хәзер ак төстәге яңа "Молли" һәм "Колетте" сортларын үрчетү буенча эш алып баралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: