Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төрле елларда 16 августта “Әлки хәбәрләре” газетасы нәрсәләр язган

Районда бу көнне

1966 ел

Быелгы игеннәрнең соңгы гектарлары урып-җыела. “Энергетик” совхозында тары һәм карабодай уңышын җыеп алу төгәлләнеп килә. 405 гектар тары һәм 40 гектар мәйдандагы карабодай теземнәргә салынды. Аларның күбесе җыеп суктырылды да. Кабул итү пунктларына бу кыйммәтле ярма культуралары төягән машиналар да китте. Хәзер совхозда кукуруз уру һәм силослау кызу темпларда бара.

 

1977 ел

Быел сентябрьнең тәүге иртәсендә районыбыз мәктәпләрендә 8752 укучы парталар артына утырачаклар. Шуларның 587 се мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр – беренче класс укучылары. Мәктәпләр яңа уку елын җитди әзерлек белән каршылыйлар. Яңа уку елына әзерләнү буенча Түбән Әлки һәм Яңа Чаллы урта, Үргәгар, Карамалы сигезьеллык мәктәпләрендә аеруча зур эш башкарылды. Биналар ремонтланды, укучылар дәреслекләр  белән тәэмин ителде, укытучылар коллективлары тулыландырылды, материаль-техник база баетылды, мәктәпләргә ягу сезонына җитәрлек утын китерелде.   

                                                ***

Бу көннәрдә радиоалгыч дулкыннары, өлкә һәм район газеталары АКШ хөкүмәтенең атом төш коралының тагын бер төрен – нейтрон бомбасы җитештерә башларга карар итүе турындагы хәбәрләрне китерде. Бу яңалык безнең күңелләрдә нәфрәт тудырды. Без нейтрон бомбасына каршы Бөтендөнья тынычлык советы инициативасы белән оештырылган  хәрәкәткә кушылабыз һәм җир йөзендә нейтрон бомбалары шартлавын теләмибез. Без тынычлык телибез.

 

1982 ел

Педагогик уку йортларын тәмамлап, район мәктәпләренә 35 яшь белгеч эшкә кайтты. 18 е хезмәт юлларын махсус урта белем белән, калганнары югары белемле буларак башлыйлар. Алар арасында 30 яшь белгечнең төп безнең район кешеләре булуы аеруча сөендерә.

 

1999 ел 

Табигать быел шаярып та карый – иң кирәк вакытта яңгыры тамып та карамады, инде мең мәшәкатьләр белән үскән игенне җыярга ирек бирми: өстәп-өстәп явып тора. Әнә кичә кичен әллә каян болытлар чыгып янә җебетеп китте. Ярый әле кояш иртән шактый җылы карады. Шуны гына көткәндәй, “Үргәгар” механизаторлары комбайннарын кырга алып та чыкканнар. Көзге арышны “Дон” комбайнында Илшат Закиров, “Нива”ларда Рәфис Камалов һәм Ришат Сибгатуллин турыдан-туры уралар.

“Корылык барыбер үзенекен иткән. Башаклар, кирәк вакытта яңгырлар булмаганга иртәрәк өлгереп, тиешле авырлыгын җыя алмаган,-ди хуҗалык җитәкчесе Тәлгать Әхмәтшин. – Әле дә гектарыннан 18-19 центнер чыгып килә”. Хуҗалык арышны мулдан чәчкән булган. Арыш уңышы кайсы елны да алдатмый шул. Аннан, арышны хуҗалык мәшәкатьләренә куллану да җайлы.

 

2005 ел

Районыбыз кырларында барлык мәйданнарның 42 процентында уңыш җыелды. Тулаем 86 мең 500 тонна ашлык суктырылды. Шөкер, көннәр коры, аяз тора. Бу исә игенчеләребезгә тәүлек әйләнәсе эшләргә мөмкинлек бирә. Бүгенгә 25 мең 600 гектар мәйданда бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар теземнәргә салынган, 25 мең гектарда сугу эшләре башкарылган. Көзге арыш, көзге бодай тулысынча җыеп суктырылган. Район буенча уртача уңыш гектардан 34,6 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш арпа культурасыннан алына – гектарда 41,8 центнер.     

 

2016 ел

 

Түбән Кәчи мәктәбен төрле елларда тәмамалаган укучылар туган мәктәпләренә 11 мең сум күләмендә ярдәм күрсәттеләр. Бу средстволарга мәктәпне ремонтлау өчен материаллар алынды. Авыл халкы мәктәп тирәсен төзекләндерүдә дә актив катнша. Алар бер генә гозерне дә игътибарсыз калдырмыйлар: мәктәп бакчасы өчен грунт китергәннәр, уңайлы сукмаклар ясаганнар, башка эшләрдә дә ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев