Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төрле елларда 6 мартта Әлки район газетасы нәрсәләр язган

    Районда бу көнне

    1969 ел

    Район кино челтәрендә егермеләп хатын-кыз эшли. Һәм алар үз вазыйфаларын яхшы үтиләр. Кошки киностационары механигы Л.Мазанова, Иске Матакта – М.Ирдинкина, Югары Әлморзада Р.Хәсәнҗанова үзләренә тапшырылган эшне аеруча намус белән башкаралар. Халыкка кино күрсәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен күптән түгел аларга “Коммунистик хезмәт ударнигы” дигән мактаулы исем бирелде, фоторәсемнәре район кино челтәре дирекциясенең Почет тактасына куелда.

                                                ***

    Югары Әлморза сигезьеллык мәктәбе укытучысы Сәрия Гыйниятуллинаны авылда ихтирам итмәгән кеше юк. Яше-карты аны үз итеп “безнең Сәрия” дип йөртәләр. Ул моңа, әлбәттә, беренче чиратта кешеләргә булган яхшы мөнәсәбәте белән лаеклы. Әгәр дә уку яшенә җиткән берәр баладан “Укырга кемгә керәсең?”– дип сорасаң, ул, һичшиксез: “Сәрия апага”,–дип җавап бирер. Сәрия җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ферма хезмәткәрләре аны һәрвакыт көтеп алалар. Ул аларна дөнья, район һәи колхоз яңалыклары белән таныштыра.

     

    1972 ел

    Иске Матак авылында яшәүче Елизавета Ивановна Леонтьевага 10 бала тудырып үстергән өчен “Герой ана” исеме бирелде.

    Александр һәм Елизавета Леонтьевлар гаиләсендә әлегә чаклы 12 кеше иде. Балаларның бишесе  малай, бишесе кыз. Ә күптән түгел гаилә тагын бер кешегә артты. Өйгә килен төште. Уллары Александр район үзәгенең көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында парикмахерскаяда эшләүче Люда Сидоровага өйләнде. Бөтен шартын китереп гөрләтеп туй ясадылар.

     

    1986 ел

    Реклама

    “Мир” совхозының үзәк бүлекчәсендә чаңгы ярышлары булып узды. Биш километрлы дистанцияне 19 минут 32 секундта үтеп, Борискино сигезьеллык мәктәбе укытучысы Николай Воронцов беренче урынны яулады. Шул ук мәктәптән укучылар Виктор Смышляев һәм Иван Арнаков икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Кызлар арасында ике километрлы арага ярышта хуҗалыкның комсомол комитеты секретаре Галина Самарина һәм буфетчы  Тамара Волостнова призлы урыннарны яуладылар.

    Ә Иске Әнҗерә бүлекчәсе культура йортында “Өч буын очрашуы” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Анда укытучы-пенсионер Мәсхүдә Хәмәтшина чыгыш ясады. Соңыннан авыл яшьләре концерт куйдылар. Савымчы Миңнегөл Хәйруллинаның җырлавы, шофер Радик Җамановның халык биюләрен башкаруы һәркемгә ошады.

     

    1991 ел

    Без бәйрәм көннәрендә һәм тантаналарда тормышның яхшы яклары турында гына сөйләргә күнеккәнбез. Менә хатын-кызлар бәйрәмендә дә күбесенчә матур сүзләр эзләргә тырышабыз. Ә менә йөкче, урам себерүче, башка авыр хезмәтләрне башкаручы хатын-кызлар ничектер икенче планда кала.

    Хәзерләүләр конторасында эшләүче хатын-кызлар хезмәт шартларының авырлыгыннан зарланалар. Биредә бөтен эшне кул көче белән башкарырга туры килә. Бары тик йон пресслау мәсьәләсе генә азмы-күпме хәл ителгән. Ә яшелчә саклау складында транспортер гына да юк. Шуның аркасында менә шул хатын-кызлар текә баскычлар буйлап 50-60 килолы капчыкларны үз җилкәләрендә ташырга мәҗбүрләр. Әйтик, көзен 200 тонна бәрәңге шушы хатын-кызлар кулы аша үткән. Моннан тыш 50 тонна суган, 20 тонна аш чөгендере, 20 тонна кишер кергән бу складка. Узган ел 560 тонна ит шушы хатын-кызлар җилкәсе аша узган. Бу көннәрдә биредә эшләүчеләр тире тозлау белән мәшгуль. Хатын-кызларга елына 5 меңләп мөгезле эре терлек тиресен тозларга, аны төяп озатырга туры килә. Болардан тыш әле тагын шактый күләмдә сарык тиресе дә алар кулы аша үтә.

     

    2009 ел

    Безнең Салман, Яңа Салман авыллары халкы вакытлы матбугатка елның-елында күпләп языла. Укырга яратабыз шул. Аннары тәгаен белеп торабыз: газета-журналларның бер генә саны да соңламаячак, югалмаячак, көне-сәгате белән вакытында өебезгә килеп торачак.

    Почтальоныбыз Гөлсирә Миндубаева шундый уңган һәм булдыклы безнең. Ул эшенә бик җаваплы карый. Корреспонденция почта бүлекчәсенә килеп җитүгә, сумкасын көндәлек матбугат, хат-хәбәрләр белән дыңгычлап тутырып, таратырга чыгып китә. 120 өйнең һәрберсенә тукталып үтәсе аңа. Әле бит ире Минсәеткә сөт җыярга да булыша. Зур бакча тутырып нинди генә яшелчә үстерми, җәй буе йорт-җире чәчәккә күмелеп утыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: