Түбән Әлки авыл китапханәсендә “Татар халкының милли киемнәре“ исемле чара үтте
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Түбән Әлки авыл китапханәсендә “Татар халкының милли киемнәре“ дип аталган чара үтте.
Китапханәдә үткән чарада татар халкының милли киемнәре турында сөйләштеләр. Китап күргәзмәсен бизәп торучы төрле милләт киемнәре кигән курчаклар кунакларның күңеленә аеруча хуш килде. Чарада катнашучыларга татар хатын-кызларының асыл баш киеме калфак ясау серләрен өйрәттеләр. Очрашуда калфак, түбәтәй ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев