Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки авылын берничә чыршы бизи

Түбән Әлки авылында чыршылар да күп

Түбән Әлки авылын берничә чыршы бизи. Аның берсен авыл уртасына соңгы еллардагы гадәт буенча эшмәкәрләр – бертуган Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар куйды. Ул зәвык белән бизәлеп, бар авылга да ямь бирә. Чыршы янында татарча һәм русча теләкләр язылган зур стенд урнаштырды алар. Янына балалар шуу өчен биек тау да ясадылар. Ул – балалар өчен зур бүләк. Каникулга кайткан һәм авыл балалары өчен шулай алар саф һавада вакытны күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге тудыра. 

Шулай ук быел авыл җирлеге башкарма комитеты да авыл кешеләрен сөендереп, үзләре дә чыршы алып кайтып куярга, аны бизәргә уйлаган. Шунда ук быел сәхнә дә ясалган. Яңа ел кичендә түбән әлкилеләр шул чыршы янына бәйрәм чарасына җыелды. 

Ел саен йортлары каршысына зур чыршы алып кайтып, бизәүче тагын ике гаилә бар. Аларның берсе – Фәнис һәм Гүзәл Садриевлар. Шулай ук Гөлнур апа Гәрәевалар турында да шунлый ук урман гүзәле куелган. Аны уллары Илнар, Ленар алып кайгып урнаштырган. Бу авылдашлар якын тирәдәге күрше-күләнгә һәм балаларга алар шулай бәйрәм кәефе тудыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев