Елның елында язгы-җәйге чорда күршеләренең бал кортлары чагуга зар белдереп мөрәҗәгать итүчеләр арта.
Былтыр гына да ветеринария инспекциясенә авыл халкыннан шундый җиде шикаять керде.
Дәүләт территориаль ветеринария бүлеге инспекторлары һәр мөрәҗәгать уңаеннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тикшерделәр. Бал кортлары асрау кагыйдәләрен бозган өчен умартачыларга карата беркетмәләр төзелде һәм штрафлар салынды.
Күпләр бал корты чагуга әллә ни әһәмият тә бирми. Әле бит умарта чагу кеше сәламәтлеге өчен күпмедер дәрәҗәдә файдалы да санала. Әмма бал корты агуына аллергиядән интегүче кешеләр дә шактый, алар арасында кечкенә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр дә бар. Нәкъ менә шул сәбәпле, андый кешеләрнең хәленә кереп, дәүләт торак пунктлар шартларында бал кортларын дөрес һәм куркынычсыз асрауны күздә тотучы законның яңа кагыйдәләрен һәм нормаларын эшләде. 2016 елның 19 маенда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы белән расланган кагыйдәләр нигезендә умарта асрау-чыларга менә мондый таләпләр куела:
-умарта кортларын исәпкә алу һәм идентификацияләү зарур;
-торак пунктларда умарта оялары күрше җир участогы чикләреннән ким дигәндә өч метр ераклыкта, ояларның авызы участок уртасына каратып куелырга тиеш; ә инде ара калдырылмаганда умарталарның күрше җир участогыннан ким дигәндә ике метр биеклектәге тоташ койма яки куе куаклык, я булмаса корылмалар белән бүленүе таләп ителә;
-умарта ояларының саны 100 кв.метрга икедән артмаска тиеш;
-бал кортлары белән барлык эшләрне төтенләткеч кулланып башкару мөһим;
-торак пунктларда бал кортларының тыныч токымнарын гына (Башкорт, Карпат, Соры Таулы Кавказ токымы, Уртача рус токымы һәм аларның нәсел типлары) асрау мәслихәт;
-умарта кортларын махсус план нигезендә йогышлы һәм паразитлы чирләргә каршы тикшертү һәм эшкәртү, әлеге башкарылган чаралар турындагы мәгълүматларны яңа үрнәктәге умарталык паспортына теркәү зарур.
Ольга Алексеева,
Татарстан хөкүмәте Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясе территориаль бүлеге дәүләт ветинспекторы.
Нет комментариев