Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елда Әлки районы пенсионерларына 969 миллион сум пенсия түләнгән

РФ Пенсия фондының Әлки районы идарәсе коллективының отчет җыелышы булып үтте.

Анда фондның Татарстан бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Елена Горюнова да катнашты, Идәренең узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында аның җитәкчесе Рәис Галләмов сөйләде. 2017 елда районда яшәүче 6522 пенсионерга 969 миллион сум пенсия түләнгән, аның уртача зурлыгы 6 процентка артып, 10481 сум тәшкил итә. Бөек Ватан сугышы ветераннарының уртача пенсиясн 28910 сумга җиткән.

Район Пенсия фонды идарәсе республикада алдынгылардан, төрле юнәлешләр буенча рейтингы югары, коллектив мактаулылар рәтендә. Елена Горюнова моны кат-кат әйтте. Ә биредә озак еллар эшләгән белгеч Розалия Галиевага Россия Пенсия фонды отличнигы дигән күкрәк билгесе тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев