Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында Изге Варвара чиркәвенең яшьләр хоры чыгыш ясады. ФОТО

    Камера музыкасы, рухи җырларны яратучылар өчен район мәдәният бүлеге Раштуа бүләге ясады - мәдәният йортында Нәҗиб Җиһанов исемендәге консерватория студентлары, Казандагы Изге Варвара чиркәвенең яшьләр хоры конңерт куеп киттеләр. Тамашачылар нигездә рус һәм чуашлар, ягъни христиан динен тотучылар иде. Алар тын да алмыйча хор башкарган дини эчтәлекле җырларны, Раштуа белән...

    Камера музыкасы, рухи җырларны яратучылар өчен район мәдәният бүлеге Раштуа бүләге ясады - мәдәният йортында Нәҗиб Җиһанов исемендәге консерватория студентлары, Казандагы Изге Варвара чиркәвенең яшьләр хоры конңерт куеп киттеләр.

    Тамашачылар нигездә рус һәм чуашлар, ягъни христиан динен тотучылар иде. Алар тын да алмыйча хор башкарган дини эчтәлекле җырларны, Раштуа белән бәйле колядка, гимнарны тыңладылар. Җырчыларның бернинди музыка коралына иярмичә чиста, нәфис тавыш белән Ходайга, Мәрьям апага, Иисуска багышланган дога-җырлар башкаруы искиткеч тәэсирле булды. Студентлар чыгышлары да шундый ук рухка корылган иде.

    Соңыннан кунакларга район башлыгы Александр Никошинның рәхмәт хаты тапшырылды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: