Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Быел Любовь Александровна Захарованың арабыздан китүенә 20 ел булды. ФОТО

    Атылган йолдыз кебек кыска гына гомер яшәп тә, кылган эш-гамәлләре белән кешеләр хәтерендә тирән һәм якты эз калдырган шәхесләр бар.

    Любовь Александровна Захарова әнә шундый иде. Талантлы педагог, тәҗрибәле партия һәм совет хезмәткәре - районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән кеше ул. Быел ноябрь аенда бу асыл затның арабыздан китүенә 20 ел булды.

    Аның бер генә дә килмәгән-килешмәгән ягы булмагандыр - табигать Любовь Александровнаны бигрәк камил итеп яраткан иде шул. Күз явын алырлык чибәр, төз буй-сынлы, һәрчак зәвыклы һәм матур итеп киенгән булыр, бөтен килеш-килбәтеннән затлылык, зыялылык бөркелеп торыр иде. Ә аның гыйлемлелеге, эрудициясе! Сөйли башласа, теләсә кайсы аудиторияне үзенә каратып тора иде. Аның катнашындагы төрле чараларда булырга туры килде. Кечкенә бер коллективта җыелышмы, әллә район күләмендәге зур конференцияме -ул һәркайсын эшлекле рухка кора белә, һәр тикшерелгән мәсьәләнең асылына төшә, урынлы һәм акыллы фикерен әйтә, үтемле сүзе белән кешеләрнең күңеленә юл таба иде.

    Нинди катлаулы эшкә алынса да башкарып чыга торган зирәк акыллы, гаҗәеп хезмәт сөючән, зур оештыру сәләтенә ия кеше иде ул. КПСС райкомы секретаре, халык депутатларының район советы рәисе урынбасары кебек җаваплы вазыйфаларда эшләве шуны раслый да. Бу югары дәрәҗәләргә бары тик үзенең көче-сәләте, хезмәте һәм тырышлыгы белән ирешүен дә беркем инкарь итә алмас. Язмышның иркә баласы түгел иде ул. Кечкенәдән сынауларны җиңә-җиңә тормышта үзенә юл ярган көчле ихтыярлы шәхес иде.

    Любовь Александровна Чуаш Кичүе авылында туа. Якты дөньяга аваз салуга аңа яшәү өчен көрәшергә туры килә. Кызчыкка өч ай тулганда әнисе үлеп китә. Чуаш Кичүенә илнең ерак бер өлкәсеннән килеп урнашкан әтисе дә бер елдан туган якларына китеп бара. Люба һәм әнисенең беренче никахыннан туган Гена әбиләре һәм аның улы белән килене тәрбиясендә кала. Ә әбиләре вафат булгач, ике ятимне әниләренең бертуганы Устина апалары үзенә алып үстерә. Любаның хезмәт биографиясе дә туган авылы мәктәбендә башлана. Ул пионерлар әйдаманы була, математика укыта. Актив, инициативалы кызны комсомолның район комитетына эшкә чакыралар…

    Любовь Захарованы якыннан белгән, аның белән бер чорда эшләгән райондашларыбызның истәлекләре-фикерләре дә игътибарга лаек.

    Каюм ага Фәсаховка шактый еллар КПСС райкомында аның белән иңгә-иң торып хезмәт куярга туры килә.

    -Любовь Александровна чын коммунист иде - намуслы, гадел, дисциплиналы, хезмәтен зур җаваплылык белән, бөтен күңеле белән бирелеп башкарды,-дип искә ала ул. -Искиткеч кешелекле иде, бүтәннәр хәленә керә белде. Эшен эленке-салынкы башкаручыларны тәнкыйть утына да тота, кирәк чакта яклап та чыга, хатасын төзәтергә булыша иде. Ул бик сизгер күңелле, чын дипломат иде. Коллективның терәге, җаны булды. Аңа кешенең сере дә сыйды, акыллы киңәшләре белән дә булышты. Яшермим, аннан көнләшүчеләр, аяк чалырга маташучылар да булды. Ә ул андый нәрсәләрдән югары кала белде. Тышкы кыяфәте генә түгел, эчке дөньясы да матур иде.

    Реклама

    Заманында комсомол райкомының беренче секретаре булып эшләгән Нәфисә Хөснетдинова да өлкән иптәше, хезмәттәше турындагы хатирәләре белән теләп уртаклашты:

    -Үзе ятимлектә үскәнгә, тормышның ачысын-төчесен күп татыгангадыр да, Любовь Александровна авыр хәлгә юлыкканннарга, терәк-таянычы булмаганнарга беренче булып ярдәмгә килә иде. Күпме кешегә тормышта үз урынын табарга, сәләтләрен ачарга булышты ул. Үзенә дә, башкаларга да таләпчән, принципиаль иде. Туры сүзле булды, әмма кешенең артыннан сөйләп йөрмәде.

    Әйе, Любовь Захарова кеше кадерен белә торган җитәкче иде. Үзебезгә дә күп тапкырлар аның ярдәмен тоярга туры килде. Яшь белгечләр булып районга кайткач, беренче елны тулай торакта яшәдек. Зур бер җитәкчегә фатир сорап мөрәҗәгать итсәк тә, нәтиҗәсе күренмәде. Любовь Александровна хәлебезгә керде. Аның турыдан-туры ярдәме белән, яңа төзелгән, ул заманнар өчен иң яхшылардан саналган яңа йортта ике бүлмәле фатирлы булдык. Берзаман безне Казанга якын бер район редакциясенә эшкә чакырдылар. Инде чемоданнарны җыя башлаган бер мәлдә Любовь Александровна үзенә чакырып: "Китмәгез, безгә дә бит белгечләр кирәк, проблемаларыгыз булса, булышырбыз",-дип үгетләде. Кызганыч, күп вакыт кеше үзе исән чакта аңа рәхмәт әйтергә өлгерә алмый калабыз.

    Якын дусты, аннары кодагые булган Әминә Хәлиуллина Любовь Александровнаның ихлас һәм нечкә күңелле кеше, кайгыртучан ир хатыны һәм ана, уңган хуҗабикә булуы хакында сөйләде. Искиткеч туган җанлы булган икән ул. Үзләрен үстергән туганнарына, бигрәк тә Устина апасына гомер буе рәхмәтле булган, аларны кайгыртып, ярдәм итеп яшәгән. Устина Васильевнаны соңгы елларында үзенә алып тәрбияләгән, хөрмәтләп соңгы юлга озаткан. Тумыштан инвалид булган Гена абыйсын бик яраткан, булдыра алганча тәрбияләгән-караган.

    -Бер елны кышка кергәндә шундый фаҗига булды,-дип искә ала Әминә апа. -Чуаш Кичүендә яшәүче Геннадий өеннән чыгып китеп югалды. Шунда Любаның өзгәләнүләрен күрсәгез! Ничек кенә эзләмәдек, ярдәмгә кемнәрне генә чакырмадык. Әмма таба алмадык. Любаның хәсрәтенең чиге булмады. Кайларда тилмереп йөри икән мескенем, дип еламаган көне юк иде. Көннәр язга авышып кар эри башлагач, Нурлатка баручы шоферлар мәрхүм Геннадийның мәетенә юлыгалар…

    Җитәкче хезмәте җиңел түгел. Күпме мәсьәлә хәл итәсе, вакыт белән дә, еш кына саулыгың белән дә исәпләшми эшлисе. Ә хатын-кызга җитәкче йөген тарту икеләтә авыр. Аңа бит әле гаиләсен дә кайгыртасы, балалар үстерәсе. Ә үткән гасырның 90 нче елларындагы катлаулы вәзгыятьне өлкән һәм урта буын вәкилләре яхшы хәтерли. Районда да четерекле, болгавыр хәлләр байтак булды. Шул чакларда да салкын акыл, зирәклек белән эш итеп, вәзгыятькә дөрес бәя бирә белгән, хезмәттәшләрен яклый алган сирәкләрнең берсе иде Любовь Александровна. Дөрес, аңа да гаеп ташлаулар, хәтта күпме еллар эшләгәннән соң салып кергән гап-гади өе белән битәрләргә маташучылар булды. Ул андый интригалардан өстен калды, горур иде. Тик, тыштан берни сиздермәсә дә, күңелендә ниләр кичергәнен кем белә? Бәлки шул хәлләр аның саулыгын какшаткандыр да.

    Авыр чиргә бирешергә теләми ул, аның белән соңгы минутынача көрәшә. Инвалидлыктан баш тарта, хәлендә-мидәтендә булганда эшли, савыгып аякка басарга ышанычы зур була. Әмма… Ярый әле кызы Светлананы кияүгә бирергә, көтеп алган оныгы Камиләне сөяргә өлгерә.

    "Әйбәт җыр яртысында өзелсә, үкенечле була. Уртасында өзелгән гомер бигрәк тә аяныч", дип язган иде Любовь Захарованың вафаты уңаеннан кайгынамәдә бүген инде үзе дә арабызда булмаган Рафик Шәйхетдинов. Бу күренекле райондашларыбыз тормыштан бик вакытсыз китсәләр дә, аларның эшләре, якты хатирәләре күңелләребездән беркайчан җуелмас.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: