Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Виктор Демидов Базарлы Матакта кешеләрне кабул итте

24 майда Россия Федерациясе Президентынын Татарстан Республикасынындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Виктор Демидов Базарлы Матакта кешеләрне кабул итте.

Виктор Демидов Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Александр Чеховской һәм Россия Федерациясе тикшерү комитетынын Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Солтанов белән бергә кешеләрнен иҗтимагый-хокукый мәсьәләләргә кагылышлы сорауларына җавап бирде. 


Кешеләр банкротлыкка чыгу һәм дивидендлар түләү, юлларны тулысынча төзекләндерү, гаиләдә көч кулланунын җәзасыз калуы, җир кишәрлеген мижалауда килеп туган кыенлыклар, көтүлек җирләре мәйданын арттыру һәм электр-көтүче урнаштыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Күп балалы гаиләгә торак бирү белән дә кызыксынучы булды. Бер хатын-кызнын торак-коммуналь мәсьәләгә кагылышлы үтенече дә игътибарсыз калмады. 


Хакимият вәкилләренә сугыш хәрәкәтләре ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы да үз сорауларын бирде. 
Җитәкчеләр барлыгы 26 кешене кабул итте. Бар мөрәҗәгатьләр дә тикшерелеп, гамәлдәге кануннарга ярашлы рәвештә, анлатмалар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев