Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында яфрак азык хәзерләү заданиесен үтәгән оешмалар да бар

    Райондагы һәр хезмәт коллективына, анда эшләүчеләр санына карап, яфрак азык һәм витаминлы үлән хәзерләү заданиесе җиткерелде. Күп оешма-предприятиеләр озакка сузмый элеге эшкә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов әйтүенчә, һәр елдагыча район үзәк хастаханәсе, ДОСААФ җәмгыяте, мәдәният бүлеге, Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби...

    Райондагы һәр хезмәт коллективына, анда эшләүчеләр санына карап, яфрак азык һәм витаминлы үлән хәзерләү заданиесе җиткерелде.

    Реклама

    Күп оешма-предприятиеләр озакка сузмый элеге эшкә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов әйтүенчә, һәр елдагыча район үзәк хастаханәсе, ДОСААФ җәмгыяте, мәдәният бүлеге, Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия хезмәткәрләре яфрак азык хәзерләүдә зур активлык күрсәтәләр. Бу коллективларның күбесе үзләренә җиткерелгән заданиене үтәгәннәр инде. Ә менә районның газ һәм электр белән тәэмин итү предприятиеләре, төзелеш оешмалары, банклар әлегә бер генә пар яфрак азык хәзерләмәгәннәр. Билгеле, һәр коллективның үз эше, үз бурычлары бар. Әмма азык хәзерләү кебек елга бер тапкыр була торган чарадан бер оешма да читтә калмасын иде.

    Яфрак азык "Кызыл Шәрык-Агро" фермаларына, "Хузангай" җәмгыяте, гаилә фермалары терлекләренә озатыла. Яшь маллар өчен бу кышка алыштыргысыз азык, витамин чыганагы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: