Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районына күчмә флюорография килә

    Район авылларында күчмә флюорография җайланмасы эшли башлады. Автомобильгә урнаштырылган күчмә пунктларда булып, Апак, Каракүл, Югары һәм Түбән Әлморза, Юхмачы, Чиябаш авыллары халкы сәламәтлекләрен тикшертеп өлгерде инде. Алдагы көннәрдә күчмә флюорография пункты Әхмәт, Чуаш Кичүе, Иске Әнҗерә, Борискино, Карамалы авылларында эшләячәк. Флюорографияне 15 яшьтән өлкәнрәк һәркем даими үтәргә тиеш. Бу тикшерү...

    Район авылларында күчмә флюорография җайланмасы эшли башлады.

    Автомобильгә урнаштырылган күчмә пунктларда булып, Апак, Каракүл, Югары һәм Түбән Әлморза, Юхмачы, Чиябаш авыллары халкы сәламәтлекләрен тикшертеп өлгерде инде. Алдагы көннәрдә күчмә флюорография пункты Әхмәт, Чуаш Кичүе, Иске Әнҗерә, Борискино, Карамалы авылларында эшләячәк. Флюорографияне 15 яшьтән өлкәнрәк һәркем даими үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез һәм башка үпкә чирләрен башлангыч чорда ук ачыкларга ярдәм итә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: