Яңа Чаллы авылыннан Гөлназ Галәветдинованың беренче китабы дөнья күрде (видео)
Яңа Чаллы кызы Гөлназ Галәветдинованың беренче китабы дөнья күрү уңаеннан Лаештагы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбендә тәкъдим итү кичәсе булды.
Гөлназ – бик сәләтле, талантлы кыз, ул шигырьләрен татар һәм рус телләрендә яза. Аның “Первоцвет” дип аталган беренче китабы интернат-мәктәп коллективы башлангычы һәм ярдәме, исемен фаш итәргә теләмәгән хәйрияченең матди булышлыгы нәтиҗәсе буларак басылып чыкты. Яшь шагыйрәнең 32 шигыре кергән җыентыкны тәкъдим итүдә мәктәпнең укучылары да, укытучылар да катнашты. Балалар сабакташларының шигырьләрен күңелдән өйрәнеп сәхнәдән укыдылар.
Гөлназ үзе дә күп кенә шигырьләрен сөйләде. Аның 100 битле китабы 100 данә тираж белән чыкты. Китапның соңгы битендә автор үзе, туган ягы турында язган, Әлки районынннан чыккан мәшһүр якташларын атаган.
Укучыларыбызга Гөлназ Галәветдинованың балачактан күзләре күрмәвен искәртәбез. Кыз Брайль системасы буенча укый һәм яза. Ул бигрәк тә тарих һәм җәмгыять белеме буенча яхшы укый. Хәзерге вакытта 10 нчы класста укучы кызыбыз Мәскәүдә үтәчәк “Абилимпикс” ярышларында катнашырга әзерләнә. Ул анда социаль хезмәт номинациясендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак.
Гөлназның беренче китабы – аның беренче җиңүе дә. Мондый китаплар, җиңүләр күп булсын, Яңа Чаллы кызының исеме шигырь яратучылар арасында танылсын иде. уңышлар сиңа, Гөлназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев