Юрий Худяков: Хезмәтебез җаваплы да, куркыныч та
27 мартта Россия гвардиясе милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте оешуга алты ел була. Әлеге хезмәтнең төбәк идарәләре Татарстанда да бар.
Бу – составына СОБР, ОМОН, лицензия – рөхсәт бирү эшләре подразделениеләре, ягулык-энергетика комплекслары объектлары өстеннән дәүләт контроле, ведомстводан тыш сак хезмәте кергән төбәк көч структурасы. Шушы елларда Росгвардия үзенең нәтиҗәле эшләвен күп тапкырлар раслады.
Росгвардиянең Татарстандагы идарәсенең күпсанлы структураларның берсе – ведомстводан тыш сак. Ул 70 елга якын инде гражданнар милкен саклый. Әлеге хезмәт подразделениесе Әлки районында да бар. Аның хезмәткәрләре килешүләр буенча физик һәм юридик затлар милкен саклыйлар, тормыш эшчәнлеге объектларын һәм кешеләр күпләп була торган урыннарны террорчылыктан саклау белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш, подразделение үзәкләштерелгән күзәтү пультына тоташтырылган объектлардан алынган сигналлар буенча тиз арада тиешле гамәлләр кыла. Һәр көнне тәүлек әйләнәсе ике күчмә тоткарлау төркеме эшли.
Ведомстводан тыш сак астында бүген Әлки районының йөздән артык объекты бар. Болар – мәгариф учреждениеләре, кайбер мәдәният объектлары, оешмалар офислары. Заманча технологияләр куллану, экипаж өчен маршрутларны төгәл төзү нәтиҗәсендә ведомстводан тыш сак экипажлары сигнал алынган урынга санаулы минутларда килеп җитәләр.
Безнең ике якташыбыз ведомстводан тыш сак подразделениесендә Әлки районында хезмәт итә. Болар – Чуаш Шәпкәсеннән Алексей Курзаев һәм Юрий Худяков.
Без өлкән полицейский Юри Худяков белән сөйләштек. Ул бу хезмәткә 2005 елда килгән икән. Вакытында Оренбург янындагы частьтә хезмәт иткән, үз авылларындагы хуҗалыкта эшләгән.
–Якташым Алексей Курзаев бу вакытта ведомстводан тыш сак бүлегендә хезмәт итә иде. Ул мине үзләренә чакырды, әлеге хезмәтнең өстенлекләре турында сөйләде. Шуны әйтим әле, хәзер безнең подразделение Россия милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәтенә карый. Шунлыктан безгә кайбер өстенлекләр дә бирелә. Хезмәтебез җаваплы, үзегез аңлыйсыз, куркыныч та. Әмма без лаеклы хезмәт хакы алабыз, өстәмә ялларыбыз да бар. Елдан-ел объектларны саклауга бәйле вәзгыять уңай якка үзгәрә, кеше милкенә кул сузу очраклары азая. Болар төбәгебездә тотрыклылык хөкем итүне раслый. Инде берәр хәл килеп чыкса, безнең егетләр куркыныч сигналын алуга урынга килеп җитәләр һәм гадәттә каракларны җинаять урынында эләктереп тә алалар,–дип хезмәтенең кайбер серләрен ачып сала Юрий Михайлович.
Сүз уңаеннан: ул армия хезмәтен тәмамлап кайтучыларны үзләренә эшкә дә чакырды әле. Аннары авылдашы һәм дусты Алексей Курзаевның батырлыгы турында горурланып сөйләде. Алексей хезмәттәше белән бергәләп суга батучы хатынны коткарган, аны тиз арада аңына китергән.
“Әлки районы егетләре алларына куелган бурычларны намус белән үтиләр, хезмәттәшләре өчен үрнәк булып торалар. Без аларга яшь хезмәткәрләрне өйрәтүне дә йөклибез әле”,–дип хәбәр итте ведомстводан тыш сакның Әлки район бүлекчәсе начальнигы майор Айдар Гатин. Якташлар турында шундый сүзләр ишетү күңелле, билгеле.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Росгвардиянең барлык хезмәткәрләрен котлап, аларга уңышлар, иминлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев