“Җәннәттә яшибез, шуны белегез”, ди 90 яшен тутырган Анастасия Скрипачева
Шат күңелле, җитез хәрәкәтле, очкын карашлы Анастасия әбигә әлерәк кенә 90 яшь тулды.
Һәм Россия Президенты аны туган көне белән котлап открытка җибәрде. Әбекәй шат, чөнки Президент сәламен һәм район башлыгы котлавын тапшырырга дип аның өенә кунаклар килде бит!
Рәсемдә: Анастасия Скрипачеваны юбилее белән район башлыгы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев, Иске Кората авыл җирлеге советы секретаре Татьяна Муллина котладылар.
Анастасия Никифоровна Скрипачева Иске Коратада туып үскән һәм озын гомеренең буеннан-буена шунда яшьлеген үткәргән, авыр хезмәт башкарган. Гаилә корып биш бала тапкан, ире белән бергәләр аларны үстергәннәр. Билгеле, ил белән бергә колхозлашу чорын, Бөек Ватан сугышы михнәтләрен дә кичергән ул.
-Әтиемнең гаиләсе таза тамырдан булып, без яхшы яшәгәнбез. Мал-мөлкәтебез, терлек-туарыбыз да җитеш тормыш итәрлек булган. Тик миңа 7 яшь вакытта гаиләбезне бернәрсәсез калдырып раскулачивать иттеләр. Әтине, чиркәүдә хезмәт итәсең дип, бөтенләй Себергә үк сөрмәкче иделәр. Шөкер, анысыннан Ходай саклады,-ди Настя түтәй, ишек башындагы аклы-каралы фоторәсемнән карап торган әти-әнисенә күрсәтеп.
Менә озын гомерлелекнең серен эзлиләр, яшәү шартлары әйбәт булганда кеше йөз яшьтән ким яшәмәячәк, диючеләр бар. Ә соң Настя түтәйләр буынына ул әйбәт шартлар эләккәнме? Киресенчә, ат урынына эшләдем, ди ул әнә. Ашап тамак туймый, кияргә кием юк…
-Сугыш елларында унөч-ундүрт яшьлек кыз балалар үгез җигеп йөк ташыдык. Сугыштан соң кияүгә чыгарга җыендым, ә аякка кияргә бернәрсәм юк. Тәки чабата киеп чыгарга туры килде. Аннары корсак күтәрә-күтәрә ир-атлар белән беррәттән Тумба урманыннан агач ташуда эшләдем. Ирем комбайнчы булды, шуңа йорт эше дә үземә эләкте. Ник мин шулай озак яшимдер, уйлап таба алмыйм,-ди әбекәй үзе дә аптырап.
Ә кызы Валентина болай дип әйтә:
-Тормыш ничек кенә авыр булмасын, алар шатлыкта яшәгәннәр. Эшкә җырлап барганнар, кыска ялга туктаганда тагын җырлаганнар. Күмәк булган халык. Сугыш чорында берсенә "похоронка" килсә, авыл белән җир тырнап елаганнар, бер-берсенең хәсрәтен күтәрешкәннәр. Шуңа да нык әниләр буыны. Аларны бит авыр хезмәт тә, кайгы-хәсрәт тә сыгылдыра алмаган, чыныктырган гына. Әни әле дә гел хәрәкәттә, җәен бакчадан керми. Авылдашлар белән сөйләшергә ярата. Күңеле әйбәт аның.
Монысына без дә инандык. Настя түти, кунаклар килә дип, иртүк торып тәмле аш пешергән. Әйтергә кирәк, үз гомерендә бик күпләрне ашаткан ул, колхозга килгән-киткән кунакны сыйлауны гел аңа йөкли булганнар.
-Бигрәк тә пилмәннәремне яратып ашый иделәр. Без бит татарлар белән янәшә яшәп эшләдек. Настя апа, безнең хатыннарның пилмәне корырак була, синеке тәмле, ди иделәр тикшерергәме, командировкагамы килүчеләр. Ә мин беләм, татарлар сыер итеннән геә ясый пилмәнне, мин исә дуңгыз ите дә кушам,-ди ул эчкерсез җан.
Анастасия Никифоровнаның авылдашларына тагын бер игелеге төшкән - ул утыз ел мәетләрне елап озаткан, "елаучы" булган. Бусы инде христианнар гадәте санала - "әй, газизебез, кемнәргә генә ташлап киттең соң син безне?" дип өзгәләнеп елап хушлашалар алар гомерләре беткән якыннары белән. Шушы утыз елда Настя түти күпме авылдашының хәсрәтен йөрәге аша үткәргән! Әле дә чыдаган диген.
Бүгенге тормышка сөенеп туймый Анастасия Никифоровна. Сугышта катнашкан солдат толы буларак, Казаннан фатир алган ул. Торыр өе дә әйбәт, кызы Валентина, оныгы белән яши. Шәһәргә балаларына кунакка гына бара - күңелсез аңа шәһәрдә.
-Әй, шуны белмисез сез, җәннәттә яшибез бит хәзер! Авыр хезмәт бетте, ашау-эчүне әйткән дә юк, тәмледән-тәмле. Пенсия килеп тора. Әле менә туган көнемне дә онытмагансыз, рәхмәт барыгызга да!-дип шөкер итүдән туктамый ул. Ә без аның 90 яшен тутыруына ышана алмыйбыз - Настя түти әле яшь, матур, җитез. Шулай булгач, 100 яше белән дә котларбыз әле үзен, Ходай кушса!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев