Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зәйтүнә Сәгыйрова Иске Камка авыл җирлеге башкарма ко­митеты секретаре бу­лып 1990 елдан бирле эшли

    Шулай килеп чыккан инде – райондагы авыл җирлекләре башкарма комитетларының барысында да секретарь вазыйфаларын хатын-кыз башкара.

    Аларга гаять җаваплы һәм катлаулы, зур осталык, авыл проблемаларыннан хәбәрдарлык һәм аларны хәл итә белүне, моның өстенә түземлелек, сизгерлек һәм оптимистлык, үз көчләреңә ышанганлык кебек сыйфатлар таләп итүче эш йөкләнгән. Һәм, әйтергә кирәк, секретарьларыбызның барысы да үз эшләренә бирелгән, уңган-булган ханымнар алар.

      . Бу урында шуны әйтеп үтәргә кирәк: әлеге вазыйфа үз исе­мен берничә тапкыр үзгәртте, әмма асы­лы һәрчак шул калды. Дөресен генә әйткәндә, секретарь – җирлек башлыгының мең төрле мәсьәләләр буенча бердәнбер урынбасары ул. Зәйтүнә Әгъзам кызы да нәкъ шундый белгеч.

    – Иске Камка җирлек халкы гомер-гомергә сусызлыктан һәм яхшы юллар булмаудан җәфа чикте. Бәхетебезгә, ул проблемалар инде артта калды. 1997 елда барлык 165 йортка газ керде. Хәзер инде бу тормышы­бызны газдан башка күз алдына китерә алмый­быз. Ә бит, өегезне газла­штырыгыз, дип үгетләп, авыл халкы белән күп тапкырлар сөйләшергә туры килде, – дип соңгы ике дистәдән артык ел эчендә башкарылган зур эшләрне хәтерендә барлый Зәйтүнә Әгъзам кызы.

    Авыл кешесенең ту­ганнан башлап бөтен гомере җирлекнең баш­карма комитеты белән бәйле дип әйтергә була. Яңа туган балага “ме­трика” рәсмиләштерү, өй төзергә җир, суб­сидия алу өчен доку­ментлар әзерләү, хәрби исәпкә кую, күп төрле белешмәләр бирү... Моның өстенә секретарь утырыш һәм җыеннар уздыруны әзерли, элек­трон хуҗалык кенәгәсен тутыра, сайтны алып бара. Шуңадыр, Зәйтүнә апа (авыл халкы аны хөрмәт белән шулай дип атый) Иске һәм Яңа Камкада, Карамалыда, хәтта бушап калган Рус Суыксуында яшәгән һәм яшәүче һәркемне бик яхшы белә. Аңа барысы

    Аларга гаять җаваплы һәм катлаулы, зур осталык, авыл проблемаларыннан хәбәрдарлык һәм аларны хәл итә белүне, моның өстенә түземлелек, сизгерлек һәм оптимистлык, үз көчләреңә ышанганлык кебек сыйфатлар таләп итүче эш йөкләнгән. Һәм, әйтергә кирәк, секретарьларыбызның барысы да үз эшләренә бирелгән, уңган-булган ханымнар алар.

      . Бу урында шуны әйтеп үтәргә кирәк: әлеге вазыйфа үз исе­мен берничә тапкыр үзгәртте, әмма асы­лы һәрчак шул калды. Дөресен генә әйткәндә, секретарь – җирлек башлыгының мең төрле мәсьәләләр буенча бердәнбер урынбасары ул. Зәйтүнә Әгъзам кызы да нәкъ шундый белгеч.

    – Иске Камка җирлек халкы гомер-гомергә сусызлыктан һәм яхшы юллар булмаудан җәфа чикте. Бәхетебезгә, ул проблемалар инде артта калды. 1997 елда барлык 165 йортка газ керде. Хәзер инде бу тормышы­бызны газдан башка күз алдына китерә алмый­быз. Ә бит, өегезне газла­штырыгыз, дип үгетләп, авыл халкы белән күп тапкырлар сөйләшергә туры килде, – дип соңгы ике дистәдән артык ел эчендә башкарылган зур эшләрне хәтерендә барлый Зәйтүнә Әгъзам кызы.

    Авыл кешесенең ту­ганнан башлап бөтен гомере җирлекнең баш­карма комитеты белән бәйле дип әйтергә була. Яңа туган балага “ме­трика” рәсмиләштерү, өй төзергә җир, суб­сидия алу өчен доку­ментлар әзерләү, хәрби исәпкә кую, күп төрле белешмәләр бирү... Моның өстенә секретарь утырыш һәм җыеннар уздыруны әзерли, элек­трон хуҗалык кенәгәсен тутыра, сайтны алып бара. Шуңадыр, Зәйтүнә апа (авыл халкы аны хөрмәт белән шулай дип атый) Иске һәм Яңа Камкада, Карамалыда, хәтта бушап калган Рус Суыксуында яшәгән һәм яшәүче һәркемне бик яхшы белә. Аңа барысы да якын, кадерле.

    Ә бит Зәйтүнә Иске Әнҗерә кызы. Кечкенәдән мөстәкыйль, үз-үзенә нык ышанган бала була ул. Шуңадыр, әти-әнисе аны иптәш булсын дип тол калган дәү әнисенә кунарга йөртәләр.

    – Әбием белән үскәнгәдер, олыларны аеруча якын итәм, алар белән аралашырга яра­там, – ди ул.

    Мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлагач, Зәйтүнә авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында укый, белгечлек алып районга кайта һәм “Мир” сов­хозында эшли башлый. Яшьлегенең гөрләп тор­ган чагы бит, мәхәббәте дә туган якта көткән икән – Камка егете Фәргать яулый уңган кызның күңелен. Шулай итеп Иске Камкага ки­лен булып төшә ул. Ә бе­раздан Зәйтүнәне авыл советы секретаре итеп сайлыйлар. Әйтергә кирәк, аның каенанасы, Ленин ордены кавалеры Зәйнәп апа Вафина 14 ел авыл советы рәисе булып эшләгән кабатланмас шәхес. Дөрес, Зәйтүнә бу йортка килгәндә ул инде гүр иясе була.

    – Мине секретарь итеп куйгач, кешеләр Зәйнәп урынына килдең, диделәр. Билгеле, шун­дый зур ышанычны аклыйсым килде, ты­рыштым. Ирем Фәргать һәрьяклап булыш­ты, соң кайтасың, аш пешермәгәнсең, димәде, гомер буе терәгем итеп тойдым аны. Әгәр ул шулай ярдәм итмәсә, билгеле инде, мин бу урында озак эшли алмас идем, - ди Зәйтүнә ха­ным.

    Әйе, ул елларда нин­ди генә мәсьәләләр хәл итәргә, нәрсә генә эшләргә туры килми аңа! Хәтта ялга я “боль­ничныйга” киткән сыер савучыларны да алыш­тыра ул.

    – Әле дә исемдә, фер­мага киеп барырлык эш киемем юк иде. Склад мөдире Гали Әхмәтов искереп беткән фуфайка табып бирде,- дип искә төшерә Зәйтүнә апа.

    Ул вакыттан бир­ле 28 ел узган. Зәйтүнә Сәгыйрова авыл сове­ты рәисләре Әсхәт Ва­хитов (инде мәрхүм), Талибулла Әһлиуллин җ и т ә к ч е л е г е н д ә җидешәр ел секретарь булып эшли. Һәм менә 14 ел инде җирлек башлыгы Фәргать Әкбәровның уң кулы ул.

    – Безнең як җитәкчеләрдән уңды: рәис-башлыкларыбыз һәм депутатлар тырыш­лыгы белән һәрчак ал­дынгы урыннарда бул­дык. Әйтик, быел гына да шәхси хуҗалыкларга 720 мең сум субсидия та­раттык, үзара йөкләнгән салымны тулысы белән җыеп алдык, су басу кур­кынычы турында халык­ны кисәттек, инструктаж үткәрдек. Инде авылла­рыбызны чистартуга ке­рештек, – дип санап китә Зәйтүнә Әгъзамовна.

    Моңа өстәп, аның үзешчән сәнгатьтә ак­тив катнашуын да әйтеп үтик. Бер генә концерт та аның җырлавыннан башка үтми. Ә бит ул әле өч кыз табып, алар­ны эшкә, тыйнаклыкка өйрәтеп үстергән әни дә, инде өч оныкка сөекле әби дә.

    – Кызларымнан канәгатьмен. Улыбыз булмады бит, әмма әтиебез беркайчан ул хакта сүз кузгатмады. Бәлки, кызларыбызның кечкенәдән аңа бу­лышып, кирәк икән, печән, утын хәзерләшеп, башка йорт эшләрен башкарып үсүләрен яраткандыр, ул кызла­рыбыз белән һәрчак го­рурланды, хәзер дә шу­лай, – ди Зәйтүнә апа.

    Хатын-кыз булдыр­маган эш юктыр ул. Зәйтүнә Әгъзам кызына карыйсың да, моңа ка­бат инанасың. Булдыра ул, барысына да өлгерә. Әнә бит, инде яше лаеклы ялга хокук бирсә дә, һаман җибәрмиләр үзен. Димәк, ул әле авыл­дашларына бик кирәк.

    да якын, кадерле.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: