Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 718 нче Базарлы Матак сайлау округында иртәдән үк утызлап кеше сайлап өлгерде

    718 нче Базарлы Матак сайлау округында ишекләр иртән 8 дә ук ачык иде. шул арада беренче сайлаучылар да килеп җитте. Сәгать тугызлар тирәсендә инде 30 лап кеше сайлап та өлгерде. Аларның күпчелеге сайлау участогына эшкә барыр алдыннан кереп чыгарга уйлаган.

     

    Реклама

    Әсхәт Сәгетдинов та сайлау участогына иртәдән килгән. Башкаларны кебек үк аны да башта металл эзләү приборы белән тикшерделәр, аннары тән температурасын үлчәделәр, кулларына антисептик сиптерделәр һәм бер тапкыр киешле перчаткалар бирделәр. Участоккка шулай иртә килүен ул эшкә киткәнче үк сайлап өлгерергә теләве белән аңлатты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: