Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чуаш бәйрәме Уявта нинди чаралар үткәреләчәк

    Чуаш бәйрәме Уявта түбәндәге чаралар булуы көтелә:

    - имин тормыш һәм мул уңыш җыеп алуны сорап, гыйбадәт кылу, йорт ишегалдында йола боткасы пешерү;
    - совет чоры авыл мәктәбе;
    - хәрби хезмәткә озату;
    - чуашча аулак өй;
    - чуашча туй йоласы;
    - өмә белән йорт салу тамашасы;
    - күпбалалы гаилә мисалында чуашларның авыл көнкүреше;
    - Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның “СССРга 100 ел парк”ын ачуы;
     - төп мәйданда сәхнәләштерелгән тамаша;
    - иҗадый төркемнәр һәм бәйрәм кунаклары белән әйлән-бәйлән;
    - юртаклар һәм авыл атлары чабышы;
    - көрәш, спорт ярышлары, уеннар, күңелле чаралар;
    - чуаш милли мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертүчеләрне олылау;
    - чуаш эстрадасы йолдызлары һәм бөтен Россия буенча җыелган фольклор төркемнәре чыгышы;
    Балалар өчен батут, карусель һәм башка күңелле аттракционнар булачак. Җәмәгатьчелек туклануы пунктлары эшләячәк. Бәйрәмнән истәлекле бүләк сатып алу мөмкинлеге булдырылачак.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: