Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Тахтала авылыннан Ферапонтовлар үз галәләренә ике малайны да сыендырганнар

    Ферапонтовларның капкаларын ачып керүгә үзеңне Кырым якларына баргандай хис итәсең: йортны кояштан һәм яңгырлардан өскорма саклый, аяк асларында бетон җәеп ясалган плитә.

      Ишек төбендә кечкенә генә диван, башка берни дә юк. Бөтен җирдән пөхтәлек бөркелә. Нәкъ шундагыдай тәртип өйдә дә күзәтелә. Хуҗабикәсе нинди, өе дә шундый дип белми генә әйтмәгәннәр шул.

    Хуҗасының кемлеге капкасыннан билгеле 
    Хуҗалар белән әңгәмә башланганчы ук үзең өчен нәтиҗә ясап өлгерәсең: биредә тәртипле, чисталыкны яратучы, тырыш һәм намуслы кешеләр яши. 
    Без Ферапонтовларга алдан кисәтеп тормый гына килеп төштек. Дөрес, шылтыратып карадык, әмма телефонны алучы булмады. Килгәч кенә белдек – элемтә юк икән. Әмма безне биредә әйтерсең көтеп торганнар! Исемнәребезне атарга да туры килмәде хәтта. Зур кәстрүлдә төшке аш пешерүче киң күңелле хуҗабикә Елена болай диде: “Ә мин сезне беләм, интернетта күргәнем бар, редакциядә эшлисез”. Шулай ачык итеп каршылаулары бик күңелле булды. Аякларыбыз җиңел икән, шул арада “Таттелеком” осталары да килеп җитте һәм берничә минутта элемтәне җайга да салдылар. 
    Без кунак бүлмәсенә кердек. Стенада олы уллары Павелның хәрби киемнән төшкән фоторәсеме күзгә ташланды. 
    –Декабрьдә кайта инде, бик көтәбез үзен, бигрәк тә малайлар абыйларын сагына,–диде Елена, улы Диманы кочаклап. Анысы бераз авырып киткән икән, берничә көнгә мәктәпкә җибәрми торырга булганнар. 

    Бию кичәсе таныштырган
    Григорий белән Елена Ферапонтовларның танышу тарихы бик гади, башка авыл егет-кызларыныкы төсле. Иске Тахталы егетләре Түбән Колчуринога бию кичәсенә барганнар. Анда Григорий чибәр кыз Еленаны күреп алган, гашыйк та булган һәм тиз арада өйләнергә карар кылган. Чөнки берничә көннән егетне армиягә алырга тиеш булганнар бит.
    –Гриша Хабаровск ягында хезмәт итте. Ә мин аның әти-әниләре йортында калдым. Антонина Павловна белән Петр Дмитриевич мине үз кызларыдай күрделәр, рәхмәт, ник бер каты сүз ишетим үзләреннән! Ирем армиядән кайтып төшкән җиргә улыбыз Павлик икенче яшьтә иде инде,– дип күз кырыйлары белән генә елмаеп сөйли башлады әңгәмәдәшем. Ул беренче баласын бик авыр тапканлыктан кызын бары җиде елдан соң гына дөньяга китерүен әйтте. Анысына Эвелина дигән бик матур исем кушканнар. 

    Реклама

    Зур гаилә турында хыялланганнар
    –Кызымны тапкач каты авырдым, табиблар хаталанган, диделәр. Әмма зур гаилә кору турындагы уртак хыялыбыз күңелгә тынгы бирмәде. Ирем белән киңәшләштек тә, тәрбиягә ятим бала алырга булдык. Махсус курсларда укыгач, Яр Чаллыдагы балалар йортына киттек. Алдан ук беркемне дә сайламаска, кемне бирәләр, шуны алырга килештек. Каршыбызга дүрт яше дә тулмаган малай йөгереп чыкты. Танышып, аның Дима икәнлеген белдек. Ул Әгерҗедән, әти-әнисен балага хокукларыннан мәхрүм иткәннәр, малай ятим калган,–дип сөйләде Елена, Димага яратып карап, әледән-әле аның башыннан сыйпап. 
    Малайга чынлап та ул вакытта 3 яшь 8 ай гына булган. Әле аның 1 яшь тә 10 айлык энесе Денис та балалр йортында икән бит. Ферапонтовлар малайлар янына биш тапкыр киләләр, күчтәнәчләр китерәләр. Авылдан килүче абый белән апага малайлар тиз ияләшә, сагына башлыйлар, аерылышканда елыйлар. Алтынчы тапкыр килүләрендә кирәкле барлык документларны рәсмиләштергәч, Овчаровларны Әлки районына алып кайтып китәләр Елена белән Григорий.
    –Дениска ике яшь тулып килә, әмма әле йөрергә өйрәнмәгән иде. Яратып һәм ышанып, иркәләп һәм кайгыртып шөгыльләнә торгач, улыбыз йөреп китте. Малайларның безне баштан ук әти һәм әни дип атауларын әйтмәдем бугай әле. Бәлки, балалар йортында өйрәтеп куйганнардыр, бәлки, безнекеләрдән үрнәк алганнардыр,–дип дәвам итте хикәясен Елена һәм болай дип өстәде:–Эвелина һәм Дима бер елгылар, мәктәпкә бергә йөриләр. Дмитрий математикада, рәсемдә көчлерәк, Эвелинага тел белемнәре җиңел бирелә. Дәресләрне аерым әзерлиләр, мин аларны төрле җиргә утыртам, юкса, бер үк хаталар ясыйлар. Әлегә кадәр мәктәптә бер генә балам өчен дә кызарырга туры килгәне юк.
    Денис Иске Тахтала мәктәбендә махсус программа буенча укый, физкультурадан уңышлары зур, уку һәм технология дәресләрен ярата. 

    Гаилә башлыгы
    Бу гаиләнең башлыгы белән үзем юл төзү участогында эшләгән вакыттан бирле таныш без. Коллективта аны тырыш, эшенә җаваплы караганы өчен һәрвакыт хөрмәт итеп килделәр. “ДНК” телевизион тапшыруыннан соң Григорий Ферапонтовны урамда да таный башладылар. Хәтерләсәгез, шушы тапшыру барышында аның тагын бер кыз туганы арткан иде. тапшыруны төшерү мәйданчыгында бергәләп фотога төшкәннәр, анысы сервантларында, бөтен кешегә күренеп торган җирдә саклана. Хәзер Григорий “Хузангай” җәмгыятендә эшли.
    –Иртәнге бишенче яртыда өйдән чыгып китә инде ул. Үзе белән тагын ике авылдашыбызны ала, аннары күрше Спас районының Ямбакты авылыннан, Анино Салманнан, Каргадан эшчеләрне утырта,–дип иренең вахта автомобилендә ни рәвешле хезмәт куюы турында аңлата хатын.
    Ә кичен әтиләре сәгать сигезенчеләр киткәч кенә кайтып керә. Шуңа күрә йорт эшләрен Елена балалар белән бергәләп тәмамлап куярга тырыша. Хайваннарны карау бигрәк тә Димага ошый. 

    Табыннары мул
    –Бакчада күп итеп бәрәңге, яшелчәләр, тәмләткечләр үстерәбез, гаиләбез зур бит. Сыер, дуңгыз балалары, бозау асрыйбыз. Узган атнада тана суйдык. Итсез нәрсә пешерәсең? Безнең гаиләдә милли ризыкларны яраталар. Мин чуаш ризыкларын да әзерлим, татарныкын да. Балаларга хуплу да ошый, манты белән өчпочмаклар да. Әле кичә генә кишер белән сумсалар пешердем, бик яраттылар, тагын сорыйлар,–дип кайбер серләрен ачты хуҗабикә. 
    Ул әле улларының полиция хезмәткәрләре булырга хыяллануларын да сөйләде. Балаларда мондый теләк каян килгәндер, әти-әниләре белми. Бәлки, үзләре кебек авыр хәлгә тарганнарны коткару, яклау теләге көчледер аларда?.. Хыялларның тормышка аша торган үзлекләре бар. Шулай булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: