Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хәнифулла Кәлимуллин: “Очучы булам дип хыялландым...”

    Руль артына  беренче тапкыр моннан 45 ел элек утырган, шул вакыт эчендә зур тәҗрибә туплап, үз эшенең остасына әйләнгән шофер Хәнифулла Кәлимуллинны бик күпләр белә.

     Әмма хикәябез героеның балачактан ук очучы булырга хыяллануы турында якыннарына гына мәгълүм. Улының теләгенә әтисе Сәмигулла ага каршы килгән. Ник шулай эшләгән – моны улы соңрак аңлаган.
    Хәнифулла Иске Үргәгар авылында гаиләдә бердәнбер малай булып туа. 
    –Минем биш кыз туганым бар. Күз алдына китерегез әле, нинди байлык! Апаларым укуымда да булыштылар, тәмле ашатырга, минем өчен әйбәтрәк ризык калдырырга тырыша иделәр. Шул ук вакытта алар мине пөхтәлеккә һәм тәртипкә өйрәттеләр. Әти исә йөк ташыды, Яңа һәм Иске Үргәгар кибетләрен халыкка кирәкле әйберләр белән тәэмин итте. Товарны ул район үзәгеннән һәм Иске Алпардан ат арбасына төяп ташый иде,– дип хәтер йомгагын сүтә башлады ир-ат. 
    Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, әнисе киңәшен тыңлап, Хәнифулла башка сыйныфташлары кебек Яңа Чаллы мәктәбенә түгел, рус телен яхшырак өйрәнер өчен Базарлы Матакка укырга китә. Аннары ДОСААФ юлламасы белән күрше Куйбышев районында шоферлар әзерли торган дүрт айлык курсларда укый, шунда ук тракторчы таныклыгы да ала. Хәнифулла кечкенәдән очучы булу турында хыяллана, очкычларның схемаларын ясый, агачтан самолет макетлары җыя. Әмма әтисе аны Саратовтагы авиация училищесына җибәрми. Ә Кәлимуллиннар гаиләсендә ата сүзе закон була. Яшь егетнең беренче эш урыны - Алпар совхозы: сабакташы Нәфигулла Әхмәтов белән бергәләп К-700 тракторында эшли алар.
    Аны армиягә дә шуннан алалар.
    –Хыялларның тормышка аша торган сәләте бар икән бит. Очучы була алмадым, әмма һәр көнне хәрби самолет һәм вертолетларның күккә омтылуларын күреп тордым. Мин Байкал аръягында хезмәт иттем, ЗИЛ-157 машинасында аэродромга очучыларны йөрттем,–дип бөтен йөзе белән елмаеп ул чакларда кичергән шатлыгы белән уртаклаша Хәнифулла абый.
    Армиядән кайткач, яшь егет “Актай” совхозында эшли, ГАЗ-52 машинасында савымчыларны фермага илтә. Аннары, район үзәгендә электриклар курсында укып, ике ел совхозның Үргәгар бүлекчәсендә электрик булып эшли. 
    –Бервакыт шулай авылдашым Сәетгали Гайнетдинов белән КБО каршында басып торабыз. Комбинаттан чыгып баручы бик матур кызларны күреп, ул шатлана-шатлана аларга таба атлады. Сыйныфташлары Хәдичә белән Наҗия икән бит (өлкән сыйныфларны минем дустым Яңа Чаллы мәктәбендә укыды). Кызларның берсе миңа бик ошады, артыннан йөри башладым, аннары өйләнеп тә куйдым. Моның өчен мин дустым Сәетгалигә һәм әлеге очракка рәхмәтле,–дип булачак хатыны белән ничек танышуы турында сөйли Хәнифулла абый. Шушы истәлекле көннән соң 41 ел үткән, Наҗиясе белән ике бала табып үстергәннәр. Инде өч оныкларына сөенеп яшиләр. 
    1983 елда Хәнифулла Кәлимуллин “Сельхозхимия” берләшмәсенә эшкә килә, кыска арбалы ЗИЛ-45-02 машинасын йөртә. Иптәшләре Таһир Зиннәтуллин, Рәим Гаязов, Әсхәт Нотфуллин, Дамир Борһанов һәм башкалар белән бергәләп ашлама ташый. Ул вакытларда ашламаны нигездә Тольятти һәм Нурлаттан алып кайтканнар, ә известь алырга Мурзиха кичүенә йөргәннәр. 
    –Автомобильләр һәм махсус техника өчен запас частьләр складлары Мәскәүдә, Тверьдә, Ижевскида урнашкан иде. Беренче тапкыр Мәскәүгә барганымны хәтерлим. Шәһәргә кергәндә башка машиналар шоферлары миңа сигнал бирәләр, фарларын бер сүндереп, бер яндырып алалар.  Тәҗрибәле шофер буларак эшнең нидә икәнен аңламыйм гына бит, юл бер якка алты буйлы, беркемгә комачауламыйм. Беренче очраган ягулык салу станциясендә туктап шоферлардан эшнең нидә икәнен белештем. Алар миңа тизлектә икәнен аңлаттылар: аны сәгатенә 80 километрдан киметергә ярамый икән бит, юл автобан икән,–дип искә төшерә героебыз үзенең беренче тапкыр ил башкаласына ничек барганын. Дөрес, аннары башкаладагы тәртипләргә бик тиз төшенә.
    –Ул заманнарның нинди тыныч булуын хәзер күз алдына да китереп булмый. Без, кабинаны ябып та тормыйча, ашханәгә керә, машинаны теләсә кайсы тыкрыкта калдыра ала идек. Беркем дә көзгеңне салдырмый, бактан бензинны агызып алмый, –Хәнифулла ага хәзер “торгынлык” еллары дип аталган ул заманны шулай тасвирлый.
    “Сельхозхимия” бер-ләшмәсеннән киткәч, ул торак төзү һәм ремонтлау участогында, урман хуҗалыгында (монда аңа районга килгән беренче КамАЗ-манипуляторны ышанып тапшыралар), “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә эшли. Соңгысында ул халык теленә “үзем төйим, үзем ташыйм” дип йөртелгән машина белән идарә итә. 
    Кайда гына эшләмәсен, Хәнифулла Кәлимуллин йөкләнгән хезмәтенә җаваплылыгы, техникага сакчыл карашы белән аерылып тора. Моны күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләк бирелү турында хезмәт кенәгәсенә теркәлгән язмалар раслый. 
    2010 елда Хәнифулла аганың йөрәгенә операция ясыйлар.
    –Мөгаен, мине барыбер очучы итеп алмаган булырлар иде, медицина комиссиясен үтмәс идем,–дип күзләрен кысып елмаеп сөйли әлеге җитди хәл турында әңгәмәдәшем. Һәм дәвам итә:
    –Ул вакытларда мин район газетасының һәр санын соңгы хәрефенә кадәр укып бара идем. Хәтта Наҗиям кирәк була-нитә калса дип җыеп куйган иске саннарны да укыдым. Өйдә утырасы килмәде, пенсиягә кадәр эшләргә иде әле. Менә шунда газетада басылган “Район финанс бүлегенә ашыгыч рәвештә машина йөртүче кирәк” дигән кечкенә генә белдерү ташланды күземә. Белдерүне тоттым да, вакансия бармы икән әле дип белешергә киттем. Бар икән, начальникны йөртергә кирәк,–дип сөйли Хәнифулла абый соңгы эш урынына ничек урнашуы хакында. 
    Ә район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллинның фикере мондый:
    –Беренче чиратта Хәнифулла җаваплылыгы белән аерылып тора, ул шәхси вакыты белән исәпләшмичә эшли. Кайчак шулай да була: бик соң кайтабыз, ә иртән тагын юлга чыгарга. Шофер исә күтәренке күңелле, йөзендә елмаю. Машина да һәрчак төзек, чиста. Бусы да миңа бик ошый. 
    Хәнифулла абый - кызыклы әңгәмәдәш, ачык күңелле кеше. Аның һәр нәрсәгә җаваплы каравы эшендә генә түгел, яшәү рәвешендә дә күренә. Ул әтисенең урман буенда буа төзү, шунда балыклар үрчетү турындагы хыялын да тормышка ашыра. Әтисенең тагын бер үтенечен – сугышта һәлак булган атасының каберен эзләп табуны Хәнифулла абый күптән түгел, интернет аша эзләнү мөмкинлеге барлыкка килгәч кенә үти. Ул каберне эзләп табып кына калмый, кече туганнары Илсур һәм Илнур белән шунда барып та кайта. Кәлимулла бабалары Ленинград өлкәсенең Синявино бистәсендәге туганнар каберлегендә җирләнгән икән. 
    –Энеләрем белән үлемсез полк рәтләрендә Санкт-Петербургның Нева проспектын үттем. Әллә ничә мең кешедән торган колоннада бабам рәсемен күтәреп атлаганда аның өчен шулкадәр горурландым!–дип илһамланып сөйли героебыз. 
    Хушлашканда Хәнифулла абый миңа башта сорау бирде, аннары аңа үзе үк җавабын да әйтте: “Аңладыгызмы инде, ни өчен әти мине очучылыкка укырга җибәрмәгән? Мин районнан китмәсен, туган нигезне ташламасын, үзе өлгермәгән хыялларын тормышка ашырсын, дигән ул. Мин бит аның бердәнбер малае. Боларны мин дә эшләмәсәм, кем эшләсен соң?”.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: