Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында киек кошларны ауларга мөмкин

25 июльдә сазлык һәм болында яшәүче киек кошларны аулау сезоны ачылды. Аучылар күптән көткән рөхсәтләрен алып, үзләре белән дүрт аяклы дусларын да ияртеп, болыннарга, сазлыклы су буйларына юнәлгәндер. Ау чоры 5 декабрьгә кадәр дәвам итәр дип хәбәр ителә. 

Бу көннәрдә табигать кочагына, нигездә, аучылыкны үтә яратучылар гына юнәләдер. Биредә, беренчел максат – спорт уенындагы кебек үзеңне сынап караудыр. Чөнки табыш зур булмаячак. Ауның әлеге төрендә аеруча чыдамлылык, сабырлык, төз ата белү осталыгы таләп ителә. Чөнки кагыйдә буларак, сулы урында киек кошка тидерү авыр бирелә. Атарга рөхсәт ителгән вак кошларның һавага күтәрелгәч тә, төрле зиг-заг рәвешендә кинәт хәрәкәтләр ясавы, бөтерелүе турында язылган. Шуңа да аңа тидерү өчен билгеле бер алымнарны белү,  белем-күнекмә кирәк, тиз арада төз ату мөһим. Сазлыклы-сулы урыннарда йөрү өчен, яхшы физик әзерлек булырга да, тиешенчә киенү да зарур.  Табыш зур булмаса да, бик затлы икән. Белгечләр, киек кошларның ите аеруча тәмле булуы белән аерыла, майсыз булганга, деликатес  дип санала, ди.
Сазлык һәм болын киекләренә урман үрдәге, чуллык, корыхтан, тәкәрлек, вак шөлди, тартар, сазлык тавыклары кебек уннан артык кош керә. Шул ук вакытта көтүче кош, зур чуаркош, кызыл аяклы чуллык, зур саз шөлдие – Татарстанның, ә нәзек томшыклы шөлди Россиянең Кызыл китабына кертелгән, дип хәбәр ителә. Аларны аулау тыела.
Ау сезоны ачылу уңаеннан без Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Николаевич Еруслановка шалтыратттык. 
–     Әйе, менә күптән түгел ау сезоны башланды. Әмма аның шарты бар: киек кошларны ау токымындагы этләрне кулланып кына атарга ярый. Районыбызда аучылар күп – 400 ләр тирәсе. Әмма аларның бик азының – 5-10 процентының гына  эте бар. Менә шулар гына махсус рөхсәтне алып, ауга чыгарга хокуклы. Хәзерге вакытта аучы дүрт аяклы дустын үзе белән алып чыкмый икән, ул административ хокук бозу дип санала. Димәк, ул аучылык кагыйдәләрен үтәми. Инспектор ачыклаган очракта, андый кешегә 500 сумнан 4000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин, – диде ул.
“Үзегез ауга чыгасызмы соң?” – дигән сорауга җитәкче: “Минем этем юк. Шуңа да әлегә мылтыкка тотынмый торам.  Бу бит, беренче нәүбәттә, этләрне бераз соңрак башланган төп аучылык чорына өйрәтү булып тора. Үзем мин кыр үрдәкләре, кыр казларына ауга чыгам”, – ди.
Нәселебездә аучылар булмагач, хуҗалары белән бергә киек кошлар ауларга чыккан этләрнең нинди вазыйфа башкаруы минем өчен кызыклы булды. Алар кошны исе буенча таба һәм хуҗасы табышның кайда икәнлеген аңлаганчы, шунда кыймшанмыйча ята, өрми, бернинди тавыш чыгармый икән. Аннары аучы атканга кадәр тораташтай катып тора. Соңыннан ул атылган, яраланган кошны хуҗасына китереп бирергә тиеш. Шуңа да мондый этләрнең алдан өйрәтелүе, күнекмәләр булдыру мөһим. 
Аучылар белән төрле бәла-каза булуын да ишетеп торабыз. Алар корал белән эш иткәнгә, билгеле бер таләпләрне аеруча зур саклык  белән үтәргә тиеш. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев