Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки район башлыгы Александр Никошин медальгә лаек булган 12 чыгарылыш сыйныфы укучысын котлады

    ​​​​​​​4 июльдә эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Александр Никошин медальгә лаек булган 12 чыгарылыш сыйныфы укучысына Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

     

    Шулай итеп, 2022 елда алтын медальгә Базарлы Матак урта мәктәбеннән: Ирина Идамкина, Ильяс Садыйков, Лиана Мәрдегалләмова, Эльвира Шәйхетдинова, Арина Кузнецова;

    Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясеннән: Алия Мөхәммәткәримова, Лилия Хәлиуллина, Илзирә Мәрдегалләмова;

    Юхмачы урта мәктәбеннән - Энҗе Кәримова;

    Реклама

    Борисково урта мәктәбеннән - Артем Свежов;

    Чуаш Кичүе урта мәктәбеннән – Гадел Зәйдуллин;

    Яңа Салман урта мәктәбеннән – Динар Насыйбуллин лаек булды.

    Район җитәкчесе аларга: “Тормыштан кыю, ышанычлы адымнар белән атлагыз, авырлыклардан курыкмагыз, үз көчеңә ышаныгыз”, - дип теләде.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: