Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районда рәсми коену урыннары юк

Җәй ул – күңелле итеп ял итү вакыты. Кояшлы, эссе көннәрдә ничек итеп су коенмый каласың! Ул күңелгә рәхәтлек биреп кенә калмый, тәнгә сихәтлек тә өсти. Әмма билгеле бер кагыйдәләрне үтәгәндә генә, файда алырга мөмкин.

Яхшы йөзү белү – суда куркынычсыз ял итүнең төп таләбе. Әмма шуны исегездә тотыгыз: хәтта  суда бик яхшы йөзә белүче дә һәрвакыт саклык чаралары күрергә, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Су җылылыгының – 18 градустан, ә һава җылылыгының 25 градустан түбәнрәк булмавы мөһим. Көн дә аяз, кояшлы, җилсез булсын. Табиблар исә ашаганнан соң, кимендә, 1,5 сәгать үтәргә тиеш, дип кисәтә. Арыган булсагыз, тән артык кызган яисә тирләгәнсез икән, шулай ук суга кермәгез.  Начар йөзсәгез, кабартылган матрас һәм түгәрәкләргә ышанмагыз.

Куркуга төшү – суда булган һәлакәтләрнең төп сәбәбе. Беркайчан да куркуга бирелмәгез.

Түбәндәгеләрне исегездә тотыгыз:

  • рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга ярый;
  • таныш булмаган урыннарда баш белән чуммагыз – су төбендә бүрәнә, таш, тимер җайланма калдыклары һәм башкалар булырга мөмкин;
  • сазлыклы урыннарда, суүсемнәр булган яисә ләмле урыннарда коенмагыз;
  • кабыртылган өйзү әйберләрендә ярдан ерак йөзеп кермәгез – алар төзек бумаска мөмкин. Ә ул хәл хәтта яхшы йөзә белүчеләргә дә куркыныч тудыра;
  • көймәләргә ябышып йөзеп барырга ярамый;
  • көчле агымга килеп чыксагыз, аңа каршы йөзмәгез. Мондый очракта агым юнәлешендә, әмма акрын гына ярга якыная барып йөзәргә кирәк;
  • мускулларны көзән җыера башласа, аркагызгы ятып, ярга таба йөзегез, шул ук вакытта көзән җыерган урынны ышкырга тырышыгыз;
  • ялганлап ярдәм чакырмагыз.

Алда язылган сүзләр балаларга да кагыла, шулай да берничә киңәшне өстәп әйтәсе килә:

  • янәшәдә зурлар булганда гына коеныгыз;
  • суда егылу куркынычы булган урыннарда уйнамагыз;
  • суда бер-береңне батырыш уеннары уйнамагыз;
  • бүрәнә, такта, үзегез ясаган салда йөзмәгез;
  • көймәдә йөзгән очракта, аның төп кагыйдәләрен өйрәнегез;
  • үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяли белегез.

Суда батучы кешегә беренче ярдәм:

  • суда батучы кешегә йөзә торган әйбер ташлагыз, аңа үзен нык тотарга өндәгез, ярдәм чакырыгыз.

Суга батучыга якынлашканда, елга агымын исәпкә алыгыз. Аңа артыннан йөзеп килеп, башыннан, кулыннан, чәченнән тотыгыз һәм ярга таба йөзегез.

Ярда зыян күрүчегә беренчел ярдәм күрсәтергә кирәк. Әгәр дә сулыш юлларына су кергән икән, кешене шундук ян ягына яткызыгыз, аяклары тездән бөгелгән, ә башы гәүдәсеннән түбәнрәк булсын. Бармагыгызны кулъяулык яки берәр тукыма белән урап, зыян күрүченең авыз эчен чистартыгыз. Тын алуын да тикшереп алыгыз. Әгәр ул суламый икән, авызны авызга яки борынга куеп, ясалма сулыш һәм йөрәккә туры булмаган массаж ясагыз.

Реклама

Шуны онытмагыз: суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәү – фаҗигагә китергән төп сәбәп. Бәхеткә, быел Әлки районында суга бату очрагы юк. Әмма узган ел әлеге фаҗигане кичерергә туры килде – Кече Чирмешән елгасында 49 яшьлек ир-ат батып үлде.  Шуны әйтергә кирәк: безнең районда рәсми коену урыннары юк. Димәк, һәркемнең дә гамәле үз җаваплылыгында. Районыбыз башлыгы Александр Никошин бу хакта кисәтеп, авыл җирлекләре башлыкларына су буйларына ерактан ук күренерлек итеп, зур итеп “Биредә коену тыела” дигән такталар әзерләп урнаштырырга кирәклеген әйтте.

Татарстан буенча исә быелгы су коену чорында 25 кеше һәлак булган, шуларның 7 се – балалар. 36 батучыны коткарганнар, беренче ярдәм күрсәтелгән.

Бәхетсезлек туганда, “01” (кесә телефоныннан “112”) телефонына шалтыратырга кирәк. Урманда адашкан, янгын шаһите, юл һәлакәте, коткаручылар ярдәме кирәк булганда да, әлеге саннарны җыю мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев