Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Югары Кәчи авыл клубы 100 мең сумлык грант отып алган

    Югары Кәчи авыл клубы 100 мең сумлык грант отып алган.

     Клуб мөдире Алена Миндрюкова әйтүенчә, мәдәният хезмәткәрләре иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе бәйгесендә катнашып, шушы бүләкне алганнар. 
    Әлеге клубта “Шанкрав” фольклор коллективы уңышлы эшләп килә, төрле яшьтәге авылдашлары өчен түгәрәкләр оештырылган. Клубта  чуаш хатын-кызлары баш киемнәре (тухья, масмани, хушпу) ясау буенча секция бар. Болар белән Югары Кәчи осталары барлык чуаш фольклор коллективларын тәэмин итәләр. 
    Отып алган грант акчаларына яңа чуаш милли киемнәре сатып алырга уйлыйлар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: