Әлки районы Абдул Салман авылы турында китап чыкты
1329
0
Әлки районының шәрәфле гражданы, туган як тарихын өйрәнүче Мансур Ганиевның “Абдул Салман морзалары” дигән күләмле китабы дөнья күрде.
400 битле әлеге басмада якташыбыз үзе туып-үскән Абдул Салман (Морзалар Салманы) авылының 17 нче гасыр башыннан хәзерге көннәргә кадәрге тарихын бәян итә. Гыйбрәтле үткәнебез, Абдул Салман һәм аның янәшәсендә урнашкан салалар тарихы, нәсел-шәҗәрәләребез белән кызыксынучы замандашлар игътибарына тәкъдим ителүче әлеге китап туган як тарихын өйрәнүчеләр өчен алыштыргысыз чыганак булыр.
Мансур Ганиев китабын район үзәк китапханәсенә, С.Лисенков исемендәге музейга, район газетасы редакциясенә бүләк итеп калдырды. Бу соңгы елларда районыбыз авылларына багышлап чыгарылган дүртенче китап. Моңа кадәр Карга, Карамалы, Алпар авыллары тарихы турында басмалар дөнья күргән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев