Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: Бари Гыйльмиев журналист хезмәтен төп профессиясе дип санады

Район газетасы тарихында якты эз калдырган күренекле шәхесләрнең берсе – Бөек Ватан сугышы ветераны Бари Илалетдин улы Гыйльмиев.  Узган гасырның 60 нчы-70 нче елларында “Коммунизм юлы” редакциясендә ул җәмгысе 16 ел хезмәт куя, шуның 15 елы – редактор вазыйфасында. 

Мин газетада эшли башлаганда Бари Илалович лаеклы ялда иде инде. Алай да без аның белән шактый аралашып яшәдек. Бари ага бик кызыклы шәхес иде. Тормышның кырыс җилләрен һәм авыр сынауларын лаеклы төстә җиңә белгән горур, үз принципларына тугры, башбирмәс  кеше иде ул. Гомергә туры сүзле булган, уйлаганын әйтергә курыкмыйча, хаклык өчен үз дигәнендә нык тора белгән Бари ага соңгы көннәренә кадәр шундый булып калды. Өлкән каләмдәшебез һәрчак безнең өчен югары профессиональлек һәм эшлеклелек үрнәге, абруйлы остаз һәм какшамас авторитет булып калды. 
Бари Гыйльмиев – катлаулы, авыр һәм бәхетле  тормыш юлы узган кеше. Ул 1925 елның 25 мартында Югары Әлки авылында дөньяга килә. Кечкенәдән бик зиһенле, тапкыр, үзен беркемгә дә рәнҗетергә бирми, башкаларны да яклый торган куркусыз малай була.Югары Әлкидә өч сыйныфны тәмамлагач, Казанда яшәүче туганнарында торып, бер ел шәһәрдә укый. Шунда русча иркен сөйләшергә өйрәнә, рус һәм чит ил язучылары әсәрләрен “су кебек эчә”. Түбән Әлки мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач, Бари Спасск шәһәре педучилищесына  укырга керә. Әмма шул елны уку өчен түләү кертәләр һәм үсмер бер курстан соң училищедан китәргә була. 
16 яшьлек малай Киров шәһәренә апалары янына китәргә тәвәккәлли. Бер атна пароходта барып, шәһәргә килеп төшүгә “Сугыш башланды!” дигән хәбәр тарала. 1941 елның 22 июне була бу. Биредә берничә ай эшләгәч, Бари мең нужа белән туган ягына әйләнеп кайта.
1943 елның 11 гыйнварында 18 яше дә тулмаган килеш аны армиягә алалар. Маньчжуриядә илнең көнчыгыш чикләрен       саклап хезмәт итә ул. Дошман әледән-әле һөҗүм итә, һаман бәрелешләр булып тора. Байтак сугышчан дусларын югалта Бари анда. Чиксез далалар, сопкалар иле  Маньчжуриядә ике елдан артык хезмәт итә Бари ага. Пулеметчы, снайпер була, сугышчан кораллар белән оста эш итәргә өйрәнә. Бәхеткә, язмыш аны айый, сугышлардан ул яраларсыз чыга. 
Фашистлар Германиясе өстеннән җиңү яулангач та әле Бари Гыйльмиев хәрби хезмәттә кала. Авиамеханик белгечлеген үзләштереп, ул Румыниядә, Кавказда хезмәт итә, бик күп хәрби очышларда катнаша, яшәү белән үлем арасында калган чаклары да була. 
1950 елда Бари Гыйльмиев демобилизацияләнә. Казандагы берничә предприятиегә эшкә чакырып торсалар да, туган ягында калырга була. ВЛКСМ өлкә комитеты тәкъдиме белән аны комсомолның район комитетына оештыру бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Авыллардан кайтып кермичә, ялкынланып эшли егет. Аннан КПСС райкомында инструктор, район газетасында җаваплы секретарь, редактор, “Актай” совхозында эшчеләр  комитеты рәисе, партия оешмасы секретаре, кабат редактор, аннан район кулланучылар җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе вазыйфалары... Кайда гына эшләсә дә, Бари ага эленке-салынкы йөрми, үзе дә алсыз-ялсыз хезмәт итә, бүтәннәрдән дә шуны таләп итә. “ Кырыс холык-лы”, диләр аның турында. Әйе, холкы корырак, әмма гадел була. 
– Миңа югары уку йортлары тәмамларга туры килмәде, – дигән иде яшьлеген сугыш өтәләгән Бари Илалович. – Максим Горький әйткәнчә, минем дә университетларым тормыш үзе булды.Зоотехник та булдым мин, агроном, ветеринар белемнәрен һәм күнекмәләрен дә үзләштердем. Шулай да минем төп профессиям- журналист. Бу эшне мин аеруча яратып һәм бирелеп башкардым. 
Район газетасында барысы 16 ел хезмәт куя ул, шуның 15 елы – редактор вазыйфасында. Бу чорда газета ялкауларны һәм намуссызларны, ялагайларны, күз буяучыларны кызганусыз тәнкыйть утына ала, райондагы күп тискәре күренешләрне фаш итә. Көчле сатира материаллары, фельетоннар газета битләреннән төшми. 
– Кемнең кем булуына карамастан, дөреслекне бәян итүне үземнең намус эшем санадым. Югары пост биләүчеләргә беркайчан баш имәдем, – ди өлкән журналист. 
Бервакыт ниндидер киңәшмәдә редактор Гыйльмиев үз фикерен яклап, райкомның беренче секретаре белән сүзгә килә. “Хәзер үк залдан чыгып кит!” – дип боера аңа “беренче“. “Юк, чыкмыйм, – дип каршы төшә Гыйльмиев. –Сезнең фатирда булсам мине куар идегез, ә бу райком бинасы ла”.
Байтак кешене утлы табага бастыра, шул ук вакытта бик күпләргә ярдәм итә, кешеләрнең ихлас рәхмәтен ишетә Бари ага. 
Гомер  буе шундый бәйсез һәм горур холыклы, принципиаль булып калды ул. Шул ук вакытта нечкә күңелле, шигъри җанлы (тирән фикерле бик күп матур шигырьләре газетабызда да дөнья күрде), кешеләргә карата игътибарлы, ярдәмчел, хәерхаһлы булды. Эшкә батыр иде, бернинди авыр хезмәттән курыкмады. 
Ул искитмәле матур бакча үстергән кеше. Берүзе кар базы казысынмы, мунча, абзар бурасынмы, койма тотсынмы... Йортында 12 метр тирәнлектә кое казып, бөтен тирә-юнь халкын суга кинәндерә ул. Терлек -туар асрады, балыкка йөрергә, гөмбә җыярга ярата иде.
Берсендә шулай сөйләшеп утырганда мин аңардан: “Сез тормышта күпне кичергәнсез.Күңел тынычлыгын нидән таба идегез ?”-дип сорадым.                        
“Хезмәттә,– дип җавап бирде Бари ага. – Физик хезмәтне бигрәк тә яраттым. Эшләү, табигатьтә булу күңелемә тынычлык, ял бирә”.
Авырлыкларны, ачы хәсрәтләрне күп кичерде шул ул. Гомер юлдашы, районның мактаулы педагогы Наилә апа белән 62 ел бер җан булып яшәп, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Имән баганаларыдай ике уллары гомер уртасына да җитми үлеп китте. Шул күтәргесез кайгыларны да алар сынмый- сыгылмый кичерә белделәр. 
Бари Гыйльмиев 2016 елның 25 октябрендә 92 яшендә вафат булды. Аралашырга, гамьле әңгәмәләр корырга үзе булмаса да, Бари Илаловичның якты хатирәсе һәрчак күңелләребездә сакланыр. Озын, катлаулы  һәм матур тормыш юлы узган ветеран каләмдәшебезнең акыллы сүзләрен, гыйбрәтле нәсыйхәтләрен беркайчан онытмабыз. Аның Ватанны ярату, эшкә бирелгәнлек, югары җаваплылык, үз принципларыңа тугрылык, намуслылык кебек асыл сыйфатлары бүген дә һәркемгә өлге итеп  алырлык.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев