Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Әхмәт егете умартачылык булдырган, шунда җәйлеккә ике катлы йорт та салып куйган

    Әхмәт егете Рифкать Билданов Яр Чаллы шәһәрендә 40 елга якын яши. Сүз башында ук шуны әйтергә кирәк: Рифкать – ата-бабалары умартачылык белән шөгыльләнгән гаиләдә үскән егет. Кечкенәдән бал кортлары белән таныш, аларның гадәтләрен кызыксынып күзәткән, исендә калдырган малай ул. Язмышы кала белән бәйләнсә дә, гомер буе умартачылык белән шөгыльләнү турында хыяллана Рифкать. Хыялланып кына калмый, моннан 5-6 ел элек туган авылы Әхмәттән ерак түгел урман аланында үз умарталыгын оештырып җибәрә. Хәзер инде татлы бал җитештерүче умарта гаиләләре саны аның кечкенә хуҗалыгында 100 баш тирәсе. Җәй коры һәм гаять эссе килгәнлектән, күпләр быел бал булырмы дип шикләнгән иде. Бу шикләр урынсыз булган икән – файдалы һәм татлы бал уңышын начар дип булмый. Умартачылар хәзер  алынган балны урнаштыру белән мәшгуль.

    Балның ниндие яхшырак?
    Бу сорауга бер төрле генә җавап бирүе дә кыен. Кемнәрдер юкә яисә карабодай балына өстенлек бирә. Икенчеләр болын чәчәкләреннән җыелган балны сайлый... Сүз дә юк, кортлар төрле чәчәктән җыйган бал башкалар белән чагыштырганда һәрчак бер башка өстен йөри. Шуңа күрә умарта хуҗалыгы өчен урын сайлаганда Рифкать Билданов бары урманны күз алдында тота. 
    Урман аланнарын рәсмиләштерү мәшәкате белән Яр Чаллыдан үзебезнең районга күп тапкырлар кайтырга туры килә аңа. Әлеге кәсепкә керешүен бездә хуплыйлар, үзе теләгән җир мәйданнарына тиешле документларны тоткарлыксыз ала егет. 
    Вакыт-вакыт Рифкатькә карыйм да, аптырап куям: бер кешегә шулкадәр энергия каян килә икән?! Ул бит Яр Чаллы шәһәренең бер бюджет оешмасында җитәкче. Шуның өстенә шәхси төзелеш компаниясе оештырып, зур күләмле төзү-ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Һәм, боларга өстәп, 200 чакрым ераклыктагы туган авылы Әхмәткә кайтып яңа эшкә нигез сала. 

    Нәкъ урман уртасында бардыр бер йорт...
    –Мин табигатьтән, бигрәк тә урманнан башка яши алмыйм. Аланлыктагы умарталыкка кайткач, җан рәхәтенә чумам,–дип хисләре белән уртаклаша Рифкать. Әйе, егетнең тырышлыгы күңелне иркәләрлек нәтиҗәләргә китергән – аның умарталыгы хәзер бөтен яктан төзек хуҗалык халәтендә. Башта ул аланда зур булмаган өй төзеп куя. Өйнең бер өлешен сауна (безнеңчә әйтсәк, мунча була инде ул) алып тора. Уртарак җирендә йокы урыннары. Караватлар поезд купесындагы кебек күтәрелә-төшерелә. Икенче башта аш-су әзерләү урыны. Һәр нәрсәне сары нарат такталарын кулланып үз куллары белән матур итеп ясый Рифкать. Ике ел элек 100 умарта оясы сыярлык бина – кортлар өчен җылы өй төзеп куя. Аның икенче катын таштан өеп, яшәү өчен уңайлы, иркен өй кора. Анда да ял итү, йокы, аш-су, юыну бүлмәләре бар. Электр энергиясен кояш батареялары ярдәмендә алуны җайлаган. Хуҗаның әйтүенчә, кояшлы ике көндә ике атнага җитәрлек электр энергиясе туплана икән. Өй балонлы газ ягып җылытыла. Зәңгәр ягулык та экономияле тотыла. Җылылык системасына туңмый торган сыекча салынган, шуңа күрә өйдә кеше булмаганда система эшләтелми. 
    Әлмәт шәһәреннән нефтьчеләр чакырып су коесы казыткан. Хәзер ел дәвамында чиста судан өзелми ул. 

    Реклама

    “Шулай кирәк!”– дигәннәр Рифкатькә
    Җир мәйданнарын рәсмиләштереп йөргәндә егеткә 50 гектардан артык мәйданлы участок тәкъдим итәләр. Ул кадәр үк кирәкми аңа җир, әмма шулай эшләгәндә документларны рәсмиләштерү ансатрак, диләр Рифкатькә. Ул ризалаша. Һәм, җирне буш тотмас өчен, кабат җиң сызгана. Шулай итеп янәшәдә алмагач, җиләк-җимеш бакчасы булдыра. Җир комлы булганга агач утырту өчен бер метр тирәнлектәге чокырлар казып, туфрак белән ат черемәсе катнашмасы сала, шунда алмагач үсентеләрен утырта. Хәзер биредә берничә дистә алмагач үсеп килә. Карлыган, кура җиләге, виноград та бар монда. Яшелчәгә дә урын табылган – помидор, кыяр һәм башкалар да уңыш белән сөендергән. Кайберәүләр хәтта өйләре янындагы бакчадан да шундый уңыш ала алмый. 
    Аңлашыла ки, Рифкать берүзе генә шулкадәр эшне башкара алмаган булыр иде. Аңа еш кына дус-туганнары булыша.

    Яллары урманда үтә
    Умарталыкта без дә булдык, барысын да күреп кайтасы килде. Бу көнне биредә бал суырта иделәр. Рифкатькә ярдәмгә әлеге эшнең чын осталары  Илдус Шәмсиев һәм Илдар Хәйруллин килгәннәр. Әхмәттән алар, авылдашлар. Икесе дә ак төстәге махсус киемнәрдән, битлектән. Илдус оялардан бал белән шыплап тулган кәрәзләрне ташып тора, Илдар аларны чистартып бал кудыру җайланмасына урнаштыра. Аларның ярдәмчеләре тагын бар әле, осталар кушканны йөгереп кенә үтиләр. Бал кудырганны күзәтеп тору шулкадәр рәхәт! Тирә-якка кәрәз, бал исе тарала.
    Элеккеге елларда умартачылар аз иде авылда. Бик хөрмәтле кешеләр булыр иде алар. Чөнки бу һөнәрнең серләре һәркемгә дә ачылмый, ул бик четерекле, мәшәкатьле, тырышлык сорый. Умартачылык – борынгы һөнәр, аның үз гыйлеме бар, шунысын да яхшы белергә кирәк. 
    Бу урында бер кыйссаны искә төшерү урынлы булыр, шәт. Әхмәттә яшәүче бер байның умарталары күп булган. Шуның өстенә ул әле җил тегермәне дә тоткан. Халык әйтә торган булган:
    –Безнең байга яхшы. Җиле булса, тегермәне эшли, җил тынса, умарталары эшкә керешә. 
    Әмма, умарталар ничек кенә яхшы эшләсә дә, алар янында үзеңә дә бал кортлары кебек тырышырга кирәк. Шулкадәр хезмәт куйган балыңны яхшырак бәядән урнаштырсаң бер хәл әле...Тик соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күбәйде, базарда бал да артты. Хәзерге вакытта татлы балны банкалап кайда гына сатмыйлар!
    Ә менә Рифкать умартачылык белән табыш өчен түгел, күңел өчен шөгыльләнәм, дип раслый. Әмма күңелеңә ләззәт биргән шөгыль-хезмәт табыш та китерсә, икеләтә шәп бит. 
    Сер соңрак ачылды – Рифкать Билдановның урман балын күмәртәләп сатып алалар икән бит.

    Игелекле гамәлләре күп
    Рифкать Билданов заманында Чуаш Кичүе мәктәбендә укыган. Үзенә төпле белем, олы тормышка юллама биргән мәктәпкә карата күңелендә рәхмәт хисләре саклый ул. Һәм мәктәпкә төрлечә ярдәм итү җаен таба.  Аның юмартлыгын, иганәчелек белән даими шөгыльләнүен югары бәяләп, район башлыгы Александр Никошин үзенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үткән иде. Бусы Әлки төбәгеннән чыккан якташларыбыз белән очрашуда булды.
    Рифкать Билданов Кече Чирмешәннең аръягындагы чишмәне дә төзекләндерде – су чыганагын чистартып, бетон алкалар төшертте, сукмак салдырды, ял итү өчен корылма ясатты. 
    Бик тә авыл җанлы кеше Рифкать. Беренче тапкыр Әхмәттә авыл көнен ул оештырды. Әле районда да мондый бәйрәмнәр үткәрүчеләр юк дәрәҗәсендә иде. Хәзер инде якташыбыз үткәргән авыл көннәре елдан-ел эчтәлеклерәк, мәгънәлерәк, купшырак була. Бу бәйрәмгә республиканың күренекле артистлары да чакырыла. Билгеле, авыл көнендә алга таба ниләр эшләргә кирәклеге хакында уртага салып сөйләшәләр әхмәтлеләр. Һәм күмәк көч белән күп нәрсә эшләнә авылда. 
    Быел Рифкать Бильданов барыбызны да тагын бер тапкыр шаккатырды. Туган Әхмәтен бөтен республикага, хәтта дөньяга таныту йөзеннән авылда кино төшерү тәкъдиме белән чыга ул. “Татаркино” җитәкчесе Миләүшә Айтуганованы Галимҗан Ибрагимовның “Алмачуар” әсәре буенча “Тарлан” дигән нәфис фильмны төшерү өчен барлык шартларның нәкъ менә Әхмәттә булуына ышандыра Рифкать. Кино өстендә эшләүче Казахстан һәм Татарстан иҗат коллективлары җәйнең берничә көнен Әхмәттә үткәрәләр. Нәтиҗәдә Әхмәт авылы матур табигате белән тарихи нәфис фильм-га кереп кала. Ә Рифкать бу эшнең төп оештыручысына әйләнә. 
    Шушы көннәрдә якташыбыз юбилеен билгеләп үтте – аңа 60 яшь тулды. Гаиләсен – тормыш иптәшен, улын һәм кызын, якыннарын туган ягына алып кайтып юбилеен үткәрде Рифкать. Бер сөйләшүебездә ул:
    –Олыгайган көндә үземне туган авылымда күрәм,–дип әйтеп куйган иде. 
    Әлегә исә Рифкать шәһәрдә яши. Әмма, читтә торып та, туган авылын кайгырта, шунда яшәүчеләр тормышы эчендә кайный. 
    Якташыбызны юбилее белән котлап, аңа озын гомер, нык сәламәтлек телик. Алда әле аны зур эшләр, сөендерерлек уңышлар көтсен.
    Азат Низамиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: