Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: “Кояш кына өстисе”...

Быел җәй бик үзенчәлекле. Ел да шулай ул, дияр, бәлки, кайберәүләр. Юк, биредә бәхәсләшергә мөмкин. 

Июльнең соңгы көннәре, ә җылыга туена гына башладык. Май ае гына түгел, хәтта июне дә яңгырын кызганмады, иртәләрен хәтта колак өшетерлек салкын җиле белән безне җылы итеп киенергә мәҗбүр итте. Ш.Галиевның “Кояш кына өстисе, шушы булыр җәй төсе”  дигән шигырь юлларын да күргәч, шагыйрь нәкъ менә быелгы җәй турында язган бит, әй, дип куясың. Шулай да соңгы көннәрдә болыт астыннан күренгән кояш, әллә коеп яуган яңгырдан соң җыелган күлләвекләрне бетерергә теләп, әллә инде бакчада җимешләрне пешерергә ашыгып, бик нык кыздыра башлады. Без, аеруча авыл кешеләре, кояш нурларын кызганмый сипкән вакытта нәрсә эшләргә кирәклеген беләбезме, сәламәтлегебезне саклый алабызмы соң? Табиб биргән киңәшләрне үтибезме? Эссе көннәрдә табибларның суны күп эчәргә, юеш тастымал белән сөртенергә, салкынча су белән ешрак коенырга, көндезге сәгать дүрткә кадәр кояшның туры нурлары астында урамда булмаска, бакча эшләрен эшләмәскә кирәк дигән сүзләрен күптапкыр ишеткәнебез бар. Әйе, аларны үтәү зорур. Фәнни яктан расланган, тагын берничә кагыйдә бар икән, бәлки, алар сезгә дә кызыклы булыр һәм кирәге дә чыгар. 
 Әче ризыклар ашарга. Күпчелек эссе илләрдә кызудан нәкъ менә эче ризыклар ашау юлы белән сакланалар икән. Мондый тәмләткечләрдән соң, кан әйләнеше көчәя, җылы бүленә һәм тирләү юлы белән безнең тән суына.
Тозлы ризыклар ашамагыз! Тозлы һәм итле ризыклар эшкәртелү өчен, өстәмә җылылык таләп итә, тәннән суны ала. Тоз тәндәге суны тоткарлый, тир бүленми, нәтиҗәдә, тән суынмый. 
 С витамины кирәк! Эссегә тизрәк ияләшергә ярдәм итә. Чөнки ул тир бизләренең яхшырак эшләвен булдыра. Җир җиләге, әфлисун һәм башка җиләкләрдә С витаминыннан тыш, су да күп. 
Кара чәй эчмәгез! Кофеин кан тамырларын кыса, нәтиҗәдә, кан, димәк, бар тән җылына дигән сүз. Һәм кара чәйдә кофеинның кәһвәгә караганда да күбрәк булуын онытмагыз. Шуңа да үлән чәйләре яисә яшел чәй эчегез. 
Кайнар эчемлекләр эчегез!  Эсседә кайнар эчемлекләр эчү бер караганда сәер тоела. Әмма ул әлеге дә баягы, тир бүленешенә китерә. Димәк, тән суына.
Салкын әйбер куегыз. Кан тибеше урыннары температура үзгәрешенә аеруча сизгер икән. Ул урыннар тирегә якын, шуңа да эсселектән ни эшләргә белми аптырасагыз, беләзек, чигә яисә муенга салкын әйбер куегыз. Шулай ук аякларга да салкын кирәк. Аяк табаннарында да кан тамырлары тирегә бик якын, шуңа аларны җылытырга яисә суытырга мөмкин. Кыш көне без аякларны җылытырга тырышсак, җәй көне мөмкин кадәр ачыграк аяк киеме сайлыйбыз.
Билгеле, болар җәйге эсселекне кичерүнең бар ысуллары да түгел. Ә авыл кешеләренең күбесе кызу көннәргә чыдамлы яисә аңа, гомумән дә, игътибар итми төсле, ә кайбер очракларда, бәлки, файдалыдыр да. Шул уңайдан без табиб-фтизиатр Румия Рәфкать кызы Шәйхетдиновага мөрәҗәгать иттек һәм табигатьнең нинди көне булуына карамастан, алны-ялны белми тир түккән тракторчы Әмир Хафизовка шалтыратып, эссе көннәрне ничек кичерүен сораштык.
–     Әйе, күп очракта салкыннан соң кинәт җылытып җибәрү, гомумән, артык нык эссе һава кешегә начар йогынты ясый. Һава торышына аеруча сизгер кешеләр кан басымы уйнаудан, хәл булмаудан зарлана. Шуңа да йөрәк-кантамырлар авырулары белән интегүчеләргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ул сүзләр, беренче нәүбәттә, өлкән буын кешеләренә кагыла. Шуңа гомуми киңәшләрне үтәү мөһим. Сәламәт кешеләргә дә бик эссе вакытта авыр физик хезмәт белән шөгыльләнмәскә кирәк. Әмма мин туберкулез чирен эләктерүчеләр белән эш итәм. Андый авыруларга, савыгу өчен, көннәрнең эссе һәм коры булуы әйбәт кенә. Без әле аларга үзебез җылы якларга шифаханәгә барып дәваланырга киңәш итәбез, – ди Румия Рәфкать кызы Шәйхетдинова.
– Мин Алексеевск юл төзелеше оешмасының Әлки бүлегендә тракторда 28 ел эшлим инде. Кыш көннәрендә юлларны кардан чистартам, җәй айларында юл кырыйларын чаптык. Бүгенге кәндә Алексеевскида юл салабыз, төнлә эшлибез. Эшемне бик яратам, шуңа да эссе булсынмы, салкынмы,  тракторыма утырам. Быел җәй салкынча булды, кызу көннәре белән аптыратмады. Билгеле, элек бик эссе көннәрдә дә эшләргә туры килде. Җитәкчеләр дә безне кайгыртып, кояш кыздырганда ешрак ял итеп алырга, техниканы суытып алырга өнди иде. Янымда һәрвакыт хатыным төрле үләннәр салып, җимешләп әзерләгән чәй була. Ул тәнгә көч тә бирә, сусауны да баса, – ди Әмир Хафизов. 
Сүзебез ахырында барыгызга да саулык-сәламәтлек теләп, алда язылганнарны игътибарсыз калдырмагыз дип, тагын бер тапкыр әйтәсебез килә. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев