Әлки районы кызы Гөлназ Сәгыйрова кырыкалдарлар бурычка батырганнар

Татар Борнаеда туып үскән, хәзер Казанда яшәүче Гөлназ Сәгыйрова күптән түгел бик авыр хәлгә юлыга – кызның телефонына шылтыратып кырыкалдарлар аны тәмам бурычка батыралар.
Моның ничек булганын Гөлназ үзе болай сөйли:
–9 декабрь иртәсендә телефоным чылтырады. Бе ир-ат үзен Саклык банкы хезмәткәре дип атады һәм кемнеңдер минем исемгә кредит алуларын, бу акчаны башка счетка күчерергә маташуларын әйтте. Шуннан соң ул мине Үзәк банк хезмәткәре белән тоташтырды (тел. 89197496452). Анысы акчаларым югалмасын өчен миңа 292 мең сумлык тагын бер кредит рәсмиләштереп, аны банктан акчалата алырга кушты. Әйткәннәрен үтәп, банкка бардым, акчаларны алдым. Боларны телефоннан сөйләшүне бер дә өзми эшләдем, чөнки шулай тиеш диделәр. Акчаны банкоматка барып, алар күрсәткән счетка салдым. Көне буе минем белән телефоннан сөйләшеп тордылар. Шуңа бер дә шикләнмәдем. Хәзер акчаларымның Саклык банкындагы исәп-хисап счетына күчәчәген әйттеләр. Билгеле, бусы ялган булып чыкты – акчаларымның счетка күчеп, алган кредитымны каплавын юкка көттем. Кич белән генә алданганлыгымны аңладым. Шунда ук полициягә барып гариза яздым. Анда кырыкалдарларның тотыласына шик белдерделәр.
Саклык банкына да мөрәҗәгать иттем, әмма анда “кредит алгансыз, хәзер берни эшләп булмый, түләргә тиешсез”, дип җавап бирделәр.
Хәзер минем өстә 21 процентлы 292 мең сумлык кредит. Андый акчаларым юк, хәзер ул бурычны ничек капларга белмим.
Гөлназга кредитны ничек тә 9 гыйнварга чаклы түләп бетерергә кирәк, юкса процентлар үсәчәк һәм банкка бурычы тагын да артачак. Дөрес авылдашлары аңа булышканнар – кем күпме булдыра, шулкадәр акча җыйганнар. Әмма сумма бик зур шул.
Газетабызда без мондый очраклар турында еш язабыз, укучыларыбызны уяу булырга чакырабыз. Әмма һәркем дә кеше хатасыннан сабак ала белми шул. Ә бит мондый очракларда сөйләшүне шунда ук өзәргә һәм озакка сузмый гына полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Алданмагыз, райондашлар, уяу булыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 май 2022 - 14:18Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйдылар.16600
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.17300
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.19700
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.17600
-
12 май 2022 - 15:55Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә 9 майда 15.35 сәгатьтә Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага барып бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә.22700
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккэнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.16900
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.12600
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.22300
-
13 май 2022 - 07:52Әлки районында Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре бара 10 июльдә безнең районда узачак Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре актив алып барыла. Ул эшләр белән махсус төзелгән республика һәм район комиссияләре җитәкчелек итә.25300
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз” Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.22300
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.19700
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.17600
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.17300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика