Әлки районы әләме Эльбруста булып кайтты

Районыбыз әләме шушы көннәрдә диңгез өслегеннән 5642 метр биеклектә җилфердәде.
Муниципалитет символын Эльбрус тавына экспедициягә райондашыбыз Роман Леонтьев алып барды. Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлагач Роман Санкт-Петербург шәһәрендәге Хәрби физик культура институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач егеткә шушы вузда “тау хезмәте” белгечлеге буенча укытучы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Роман беренче тапкыр Эльбруска 2019 елда күтәрелә. Аннан соң ул ел саен үзенең студентлары өчен тауга менү экспедицияләре оештыра.
–Үзебезнең район символын Россиянең һәм Европаның иң биек тавы түбәсенә алып менү хакында күптәннән хыяллана идем. Район җитәкчелеге бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Миңа флагны бүләк иттеләр. Хәзер әлеге әләм С.М.Лисенков исемендәге район музеенда сакланачак,–дип сөйләде безгә Роман.
Егет туган ягы өчен җан ата, аның казанышларына ихластан сөенә. Әлкилеләр үз чиратында якташлары белән горурланалар.
Сүз дә юк, улларын тәрбияләүдә әти-әниләре Александр Леонидович һәм Мария Ильиничнаның роле бик зур. Гаилә башлыгы – күпьеллык эш тәҗрибәсе булган шофер, аны районда хөрмәт итәләр. Өлкән яшьтәгеләр Александрга аеруча рәхмәтле, социаль яклау бүлегендә эшләүче ир-егет әбиләрне һәм бабайларны хастаханәгә, бүтән социаль объектларга йөртә бит.
Мария исә гомер буе фармацевт булып эшли. Ул даруханәгә килүчеләргә игътибарлы мөнәсәбәте, хезмәтен яхшы белүе белән аерылып тора.
Леонтьевлар гаиләсендә ике малай үсте. Кечесе Кирилл Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетын тәмамлый. Педагогика техникумында укыганда ук инде ул балалар савыктыру лагерьларында әйдәман булып эшләргә өлгергән, балалар һәм җитәкчелек алдында абруй казанган. Кирилл “Артек” Бөтенроссия лагеренда балалар ялын оештыруда катнашкан, ә Төркиядә җәйге сменада эшләү өчен инглиз теле буенча белемнәрен дә арттырган. Бу җәйдә ул “Яшь имәннәр” лагеренда әйдәман булып эшләячәк.
Сүз дә юк, Әлки төбәге сәләтле, иҗади, максатчан, туган ягын ихластан яратучы актив кешеләргә бик бай.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 13:32Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасын кулланырга мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының института яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.1400
-
19 август 2022 - 13:32Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының института яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.1200
-
19 август 2022 - 11:01Әлки районы умартачылары серләре белән уртаклашты Район җитәкчелеге умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә зур игътибарын бирә, дип саныйбыз.4200
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән19400
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.21500
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
19 август 2022 - 10:48Сихтермә-Хузангай авылында беренче тапкыр бал белән сыйладылар14 августта православие динендәге әлкилеләр күптәнге гадәт буенча Бал Спасын билгеләп үтә. Хәер, бу Андрей Зиньков сүзләренә караганда, ул күбрәк тамырлары мәҗүсилеккә барып тоташкан халык бәйрәме.4800
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә”Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.28900
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдыларТатарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.40100
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә” Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.28900
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.21500
-
16 август 2022 - 14:40Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде 16 августта Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде.20800
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән19400
-
16 август 2022 - 16:41Иске Тахталы авылында җирле зиратка бару юлы төзелә Иске Тахталы авылы кешеләре узган ел ахырында үткәрелгән җыелышта үзсалым акчасының яртысын җирле зиратка бару юлын салу өчен тотарга булган.18700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика