Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел

    Базарлы Матакның “Каенкай” бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика бәйгесе җиңүчесе булды. Алар бәйгедә катнашкан 47 бакча арасында иң яхшы унлыкка кереп, 500 мең сум грант оттылар.

    “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесе республикада 2013 елдан башлап ел саен уздырыла. Ул Татарстанның ике дәүләт телен – татар һәм рус теллләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән бакчаларны ачыклау һәм бүләкләүне күздә тота. Берничә ел элек “Каенкай” әлеге бәйгедә үзен күрсәтеп, бер миллион сум акча откан иде инде. Ул бакчада балаларга ике телне өйрәтергә уңайлы шартлар тудыру өчен кирәкле җиһазлар алуга тотылган. 

    Һәм менә бу юлы да “Каенкай”га бәхет елмайды. Билгеле, бу уңыш бакча коллективының сабыйларга телләр өйрәтү буенча даими, эзлек-ле рәвештә алып бара торган зур хезмәте нәтиҗәсе.
    –Безнең бакчага 175 бала йөри. Бакчабызда тәрбия рус телендә алып барыла. Сигез төркемнең барысы да – рус төркемнәре. Дөрес, сабыйларның 70 проценттан артыгы – татарлар. Әмма аларның күпчелеге туган телен бик начар белә яисә бөтенләй белми. Без аларга татар телен рус һәм башка милләт балалары белән беррәттән өйрәтәбез,–дип сөйли “Каенкай” бакчасы мөдире Гөлназ Латыйпова. 
    Район үзәгендәге бу бакчага Түбән Әлки, Карга, Ташбилге, Иске Салман кебек авыллардан йөрүче балалар да бар. Татарчаны нигездә әнә шулар әйбәт белә икән.

    Балалар белән татар теле дәресләрен тәҗрибәле белгеч Гүзәл Насыйбуллина алып бара. Сабыйларга телне ул уеннар аша өйрәтә. Кибетче, табиб булып уйныйлар. “Өйдә кемнәр яши?”, “Командир”, “Кафеда”, “Зоопарк-та” уеннарын бик яраталар. Татарча мультфильмнар, интерактив уеннар да эшкә җигелә.
    – Балалар татар теле дәресләрен бик яраталар, мондый дәресләргә барырга атлыгып торалар. Татарча сүзләрне бик тиз отып алалар, үзара кыска җөмләләр төзеп сөйләшәләр, сорауларга җавап бирәләр. Шуңа игътибар итәм: башка милләт балалары татар телен кызыксыныбрак, теләбрәк тә өйрәнәләр әле,– ди педагог Гүзәл Насыйбуллина.
    Аның әйтүенчә, әти-әниләр дә балаларының бакчада телне өйрәнүенә бик канәгать икән. Татар теле кирәкми, дип бер генә ата-ананың да әйткәне юк, ди.

    Реклама

    Сүз дә юк, атнага ике-өч дәрестә генә татар телен өйрәтеп булмас иде. Бу эшкә бөтен коллектив үз өлешен кертә. 
    –Бакчабызда 16 тәрбияче эшли. Алар төрле милләттән, әмма барысы да махсус курслар үттеләр, сабыйларга телне өйрәтү өчен зарур булган сүзләр минимумын беләләр. Татар теле дәресләрендә өйрәнгәннәрне төркемнәрдә кабатлыйлар, ныгыталар, әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торалар, татар телен өйрәтүгә аларны да җәлеп итәләр,–дип уртаклаша Гөлназ Латыйпова. 
    “Каенкай”да “Без төрле, әмма без бергә” дигән проект уңышлы эшләп килә. Балаларны төрле милләтләр, аларның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыралар. Сабан туе, Уяв кебек милли бәйрәмнәрне үзләрендә дә үткәрәләр. Аларны әзерләүдә, оештыруда әти-әниләр дә бик теләп ярдәм итә. Сабыйлар өчен төрле милләт  халыклары костюмнарын тектереп алганнар. Малайлар да, кызлар да аларны киеп чыгыш ясарга яраталар икән. 
    Ә бәйгедә җиңеп откан 500 мең сум грант акчасына телләр өйрәнүгә ярдәм итә торган  җиһазлар сатып алырга планлаштыралар.

     

    Рәсимә Гыйләҗева, тәрбияче:
    –Балаларга  татар һәм рус телләрен өйрәтү өчен барлык шартлар бар бездә. Уеннарны, җырларны киң кулланабыз. Нинди генә уеннар уйлап чыгармыйбыз. Бигрәк тә кибетче, табиб, пешекче булып уйнарга яраталар. Шул рәвешле аеруча киң кулланыла торган татар сүзләрен, саннарны, төсләрне, фигыльләрне өйрәнәләр. Кайчагында үзара да татарча сөйләшеп китәләр. Татар теле дәресләрендә педагог өйрәткәнне без төркемдә көн дә шөгыльләнеп ныгытабыз. Әти-әниләр телләрне өйрәтүгә шатланалар гына. Алар өйдә үзләре дә балаларына телләрне үзләштерергә ярдәм итә алсын өчен төрле проектлар эшлибез. Әйтик, таныш булмаган теләсә кайсы сүзнең тәрҗемәсен алар QR-код ярдәмендә белә алалар. 

    Инна Вильдеева, район мәдәният бүлегенең әйдәүче бухгалтеры:
    –Без чуаш гаиләсе. Татарлар арасында яшәсәк тә, телләрен белмибез шул. Ә менә балаларыбыз бакчада ук татар телен өйрәнә. Дөрес, олы улыбыз Дима бу җәһәттән әллә ни мактанырлык уңышка ирешә алмады. “Каенкай”га йөрүче биш яшьлек Романың исә татарчаны тиз өйрәнүенә үзебезнең дә исебез китә. Ул өйгә кайткач безгә татарча сүзләр өйрәтә, хәтта тулы җөмләләр әйтә. Үзенең дә  хирыслыгы бардыр, бакчада телләр өйрәтү программалары да камилләшкәндер, дип уйлыйбыз. Балабызның татар телен теләп өйрәнүенә без сөенәбез генә. Күп телләр белү кешегә беркайчан да зыянга түгел. Аннан соң, телләр өйрәнү баланың баш мие үсешенә, хәтерен яхшыртуга ярдәм итә бит. “Каенкай”ның республика бәйгесендә грант отуына да бик куандык. Бакча коллективына бу эштә алга таба да уңышлар телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: