Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы умартачылары серләре белән уртаклашты

Район җитәкчелеге умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә зур игътибарын бирә, дип саныйбыз.

Лениза һәм Илнар Гариповлар, Базарлы Матак авылы:
–     Бүген безне Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Бар умартачылар каршында сәхнәгә чыгу күңелле булды. Без Казанда, Базарлы Матакта үткән ярминкәләрдә актив катнашабыз, үзебезнең татлы ризыгыбызны тәкъдим итәбез. Район җитәкчелеге умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә зур игътибарын бирә, дип саныйбыз.

 

Ольга Казакова, Ульяновск өлкәсе, Сабакаево авылы:
–     40 умарта оям бар. Аларны ирем Евгений белән карыйбыз. Әлеге шөгыль керем дә китерә. Кортларны 10 ел элек үрчетә башладык. Мондый чарада беренче тапкыр катнашабыз, ярминкә үткәрелү турында танышларыбыздан ишеттек. 20 литрлы 6 чиләк белән бал алып килдек, 3 литрлы банкадагы чәчәк балын – 1500, карабодайныкын – 1800, юкәнекен 2000 сумнан саттык. Барысын да сатып бетердек диярлек. Әлеге бәйрәм ел саен үткәрелер дип өметләнәбез.  

 

Юрий Грязин, Мари Иле, Тумьюмучаш авылы: 
–     Бал Спасына, биредә сату итү өчен, Иван Иванович чакыруы белән килдем.  Умартачылык белән лаеклы ялга чыкканнан соң шөгыльләнә башладым. Үз вакытында Куженерск районы комитетының беренче секретаре вазыйфасын биләдем.   Хәзер минем умарта оялары исәбе 200гә җитте. Бал лаборатор тикшерү үтә. Быел әлеге татлы ризыкны бирегә алып килү өчен дип кенә, әз генә аерттык. Төп уңышны алу эше әле башланмаган. Кырлыган (иван-чәй) чәчәге нектары да кушылган юкә балы сатабыз. Мари Илендә аны 1800 сумнан саткан идек, ә монда  1500 сумнан тәкъдим иттек. Умартачылар һәм сатучылар өчен иң борчулы мәсьәлә – ялган ризык тәкъдим ителү. Кешеләр моңа акчасын әрәм итә бит. Киңәш шул: аны сыналган җитештерүчеләрдән, таныш-белештән яисә ветеринар таныклыгы булучылардан гына сатып алырга. Менә мин үзем белән бар документларны да, умарталык паспорты, бал анализы нәтиҗәләрен алып килдем.

 

 

Реклама

Илдус, Илгизәр Гатауллиннар, Апак авылы:
–     Без кара төстәге бал сатабыз. Быел карабодай белән юкә бер үк вакытта чәчәк атты. Мондый балның бик файдалы булуын беләсездер. Күреп торасыз: соңгы берничә банка гына калды. Без аларның 3 литрын 1800 сумнан саттык. Умарталыгыбызда 70 оя бар. Без бөҗәкләрнең карпатка һәм карник токымындагыларын үрчетәбез. Алар тыныч холыклары белән аерыла, чакмыйлар. Җәй көннәрендә без умартачылык эше белән шөгыльләнәбез, бал сатып акча эшлибез, ә кыш айларында Димитровгардта фатирлар төзекләндерәбез. Бәйрәмне көтеп алдык. Әгәр дә мондый ярминкәләр үткәрсәләр, без умарта кортларын үрчетергә уйлыйбыз. Моның өчен тәҗрибәбез дә, көчебез дә, мөмкинлекләребез дә бар.

 

 Рушания Хәбибуллина, Иске Салман авылы:
–     Умарталыкны бакчада урнаштырдык, бәхеткә, ул безнең зур. Хәзер умарта ояларыбыз саны 60 ка җитте. Быел бал гадәттәгедән азрак, әмма ул бик тә баллы. Хуш исле, капканнан соң тамакны әчетә. Умарта кортларын ирем һәм улым Ленар карый. Мин, нигездә, әлеге татлы ризыкны урнаштыру ягын кайгыртам. Бәясен элеккечә калдырдык, банкасы өчен 1500 сум сорыйбыз. Бүген кәрәзле балны сатып алып бетерделәр. Һәр тәкъдим ителгән ризыкның үз сатып алучысы бар. Әлеге бәйрәмне ел саен үткәрсәләр иде. Шунысы да мөһим: биредә умартачылар бер-берсе белән очраша, уртак сораулар турында фикер алыша, серләрен ача, яңа белемнәр ала. 

 

 

Владимир Салеев, Юхмачы:
–     Умарта ояларын киметтем, яшь бара бит. Хәзер аларның саны 40 кына калды. Ә элек 60ны карарга да өлгерә идем. Биредә миңа төп ярдәмче – авылдашым Александр Колбасов. Умарта кортларым токымлы түгел. Билгеле, алар усал, чагалар, аның каравы, балны яхшы җыялар. Башкаларга караганда, арзанрак сатам. 1000 сумга да бирәм, әзрәк артыграк та сорыйм. Безнең якларда юкә балы сатам дип әйтүчеләргә шикләнебрәк карыйм. Чөнки быел юкә чәчәкләрен корт ашады, шуңа да әлеге балның күп булуы мөмкин түгел. Яшәү рәхәт һәм ул канәгатьлек тә бирсен. Кыскасы, тормышыгыз баллы булсын!

Алсу Сафина, Ташбилге авылы:
–     Апам 35 ел дәвамында умартачылык белән шөгыльләнә. Мин аңа ярдәм итәм. Балалар, туганнар, күршеләр дә булыша. Ә балны исә, нигездә, шәһәр кешеләре алып китә, дару урынына кулланалар. Аеруча вируслы авырулар таралганда ярдәм итә, дип саныйлар. Бал ул – витаминнар чыганагы бит. Үз хезмәтең җимешен сату мөмкинлеге булган бәйрәмне оештырулары бик әйбәт инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев