Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында халыкның яртысыннан артыгы җир, мөлкәт, транспорт салымнарын түләгән

Җир, мөлкәт, транспорт салымнарын түләү районда җанлана төшкән. Район халкының яртысыннан артыгы 2015 ел өчен әлеге салымнарны инде түләп куйган. Дөрес, ни сәбәптәндер кайберәүләргә салым түләү квитанцияләре килмәгән. Андыйлар турыдан-туры район салым участогына мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук әлеге квитанцияләрне Федераль салым хезмәте сайтына (www.nalog.ru) кереп тә алырга мөмкин. Бу...

Җир, мөлкәт, транспорт салымнарын түләү районда җанлана төшкән.

Район халкының яртысыннан артыгы 2015 ел өчен әлеге салымнарны инде түләп куйган. Дөрес, ни сәбәптәндер кайберәүләргә салым түләү квитанцияләре килмәгән. Андыйлар турыдан-туры район салым участогына мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук әлеге квитанцияләрне Федераль салым хезмәте сайтына (www.nalog.ru) кереп тә алырга мөмкин. Бу мәсьәлә белән авыл җирлекләре советларына мөрәҗәгать итсәгез дә сезгә ярдәм итәчәкләр.

Реклама

Район салым участогы ноябрь аенда шимбә көннәрендә дә эшли. ә 18 ноябрьдә алар "ачык ишекләр көне" үткәрәләр. Бу көнне сез үзегезне кызыксындырган теләсә нинди сорау белән салым участогы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә аласыз. "Ачык ишекләр" көнендә участок иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев