Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында исерек шофер җаваплылыкка тартылган

    Август башында Әлки юл инспекторлары исерек хәлдә машина белән идарә иткән берәүне тоткарлыйлар.

    Аракы эчеп руль артына утырган бу бәндә үзен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашкан бик күпләрне куркыныч астына куйган. Әмма, күрәмсең, бу турыда уйлап та карамаган.

    20 сентябрьдә суд аны административ хокук бозуда гаепле итеп таныды һәм 30 мең сум штраф түләүгә хөкем итте. Шуның өстенә исерек шоферны 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

    Хәзер беркайда даими эшләмәгән бу ир-атның “права”сы да юк. Ул үзе кылган бу җавапсыз гамәлдән сабак булса да алыр, шәт.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: