Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлкинен, Кулибин яраткан эшен бөтен гаиләсенә “йоктырган”, ә хәзер үзенең ютуб-каналын да булдырган

    Районда теләсә кайсы зур авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә “Акрос”, Нью-Холланд, К-740 кебек куәтле тракторлар белән беррәттән тыйнак, әмма горур булып җирле Кулибиннарның оста куллары ясаган машиналар, мотоблоклар, бүтән агрегатлар тора. Нәкъ менә шулар янында халык мәш килә, һәр детальне игътибар белән карарга тырышалар, хуҗаларына сорау яудыралар, алар белән истәлеккә фотога төшәләр. Шундый техниканы уйлап табучыларның берсе белән якыннанрак танышу өчен без иртүк Түбән Колчурино авылына юл тоттык.

    Реклама

    Мурзаковлар йортын бик тиз таптык – капка төбендә печән төягән стандарт булмаган йөк машинасы тора иде. Соңрак белдек, йөк машинасы түгел, трактор икән. Гаилә башлыгы Николай Александрович, хатыны һәм 13 яшьлек оныгы гадәти булмаган, кулдан эшләнгән өч япьле сәнәкләр белән болыннан алып кайткан кипкән печәнне бушаталар иде. 
    Бөтен тирә-юньгә билгеле Кулибин Коля дәдәй бик ачык, сүзгә маһир кеше булып чыкты – журналист өчен чын табылдык инде. Ул үз куллары белән ясалган барлык агрегатлар турында берни яшермичә сөйләп, күрсәтеп чыкты. Аларның һәркайсының үз тарихы.
    –1987 елда  җыйган кабиналы кар машинасы минем иң беренче зур хезмәтем булды. Аны мин иске инвалид-автомобильдән “Планета-5” мотоциклы моторы куеп ясадым,–дип сөйли әңгәмәдәшебез.
    –Мине кар машинасында 16 чакрымдагы Түбән Әлкигә стоматологка бер генә алып бармады. Бик тиз дә, уңайлы да,– дип өстәп куя уйлап табучының хатыны Зоя Михайловна. 
    Бер елдан мотоцикл моторы белән мотоблок “дөньяга килә”, тора-бара ул бәрәңге утырту, эшкәртү, алу һәм печән чабу өчен төрле җайланмалы кечкенә тракторга әверелә.
    –Мотоблок авылда нык кирәк, терлегең булса бигрәк тә. Әмма ул бик зур, җиңел хәрәкәтләнми. Шуңа кечерәк участокларда эшләү өчен культиватор ясарга булдым, моның өчен мотоборауның редукторын файдаландым. 
    Сүз уңаеннан, алар үз хуҗалыгында кәҗәләр, йорт куяннары, тавыклар асрый.
    Үзе уйлап тапкан иң зур техниканы  Николай Мурзаков чирек гасыр элек “ВАЗ” автомобиле двигателеннән, гамәлдән чыккан комбайннарның ике швеллеры рамыннан, “ВАЗ” һәм “ЗИЛ-130” автомобильләренең ике тапшыру тартмасыннан җыйган. 
    –Корабльне ничек атасаң, ул шулай йөзеп китә. Башта тракторга “Мустанг” исеме бирергә уйлаган идем. Әмма мустанг – йөгәнләп булмый торган ат ул. Минем техника да шулай тыңларга теләмәде, әледән-әле үзенең кыргый холкын күрсәтте. Ике айдан соң мин тракторны “Мурзтанк” дип атадым (Мурзаков танкы дигәннән кыскартып), шуннан бирле техника әйбәт хезмәт итә, аны теркәү турында таныклык алдым,–ди Коля дәдәй. 
    Авыл җирендә алтын куллы мондый оста каян килгән, аны кем өйрәткән, рухландырган?
    –Мин әле бөтенләй бала вакытта әти гаиләдән киткән. Әмма авылда аны белгән бөтен кеше әтинең бик оста куллы булуын әйтәләр. Күрәсең, геннар үзенекен иткән – мәктәпне тәмамлагач мин Тәтеш совхоз-техникумына механик һөнәренә укырга киттем,–дип, әтисе турындагы аз, әмма бик җылы хатирәләре белән уртаклашып, хәтер йомгагын сүтә әңгәмәдәшем. Армиядән соң әтисе янына Абаканга барырга җыенып та, аның фаҗигале үлеме аркасында хыялын тормышка ашыра алмый калган, бу хакта үкенеч белән сөйләгән Николай Александровичка карата күңелдә ихтирам хисләре уяна. 
    –Николай безнең районнан бердәнбер студент-механик иде, калганнар агрономлыкка укыды. Мин Тәтеш педагогика училищесында белем алдым. Николайның нигә бүтәннәр кебек агроном булырга теләмәве мине гел кызыксындырды. Менә инде 37 ел гаилә тормышыбызда ул бу сорауга сүз белән түгел, эше белән җавап бирә,–дип елмаеп әңгәмәгә кушыла сөйкемле ханым.
    Ул туйдан соң баштагы елларда каенанасының улы ярты төнгә кадәр “тимер-томырлары белән” утырмасын өчен гаражны бикләп куюы хакында да сөйләде. 
    Бер-бер артлы ике кызлары Настя һәм Тоня дөньяга килә. Уйлап табу белән мавыккан әти кеше кызларын да малайлар кебек тәрбияли. Ул аларга һәр техника, агрегатлар турында сөйли һәм күрсәтә, үзе механик булып эшләгән совхоз базасына экскурсиягә алып бара, кыс-касы, мәктәпне тәмамлаганда кызлар күзләрен йомып розетканы сүтеп-җыя, үтүкне төзәтә, кер машинасын ремонтлый алалар. 
    Җирле Кулибинның эшен дәвам иттерүчеләр дә бар. Хикәябез герое берничә ел мәктәптә эшләгән икән. Укыткан чорда авылның берничә дистә баласын кул астындагы материаллардан, иске механизмнардан төрле әйберләр ясау белән мавыктырган. Аларның кайберләре әлегә кадәр элекке укытучыларына шылтыратып торалар, гамәли механикада һәм башка эшләрдә киңәш яисә ярдәм сорыйлар. Тырыш укучысы, идеяләрен дәвам иттерүче Коленьканы Мурзаков үз улыдай ярата. Ул инде күптән Николай Егоров – үз эшенең остасы, ике контурлы пар казаннарына хезмәт күрсәтү буенча әйләнә-тирә районнарда мәгълүм белгеч. Дәвамчысы укытучысының схемалары һәм сызымнары буенча үзенең беренче кар машинасын да ясаган инде. 
    Иске техниканы яңарту, авыл тормышын җиңеләйтү омтылышын Николай хатынына да “йоктырган”, ул да ире өйдә булмаганда кыю рәвештә трактор руленә утыра һәм “Мурзтанк”та электрүткәргечтәге контакт-ны оста җайга сала. Оныгы Артем да дәү әтисенә охшаган. Ул безгә үзенең беренче иҗат җимешен – велосипедка тагылма җиһазны күрсәтте. Бәләкәй арба велосипед артындагы үзенчәлекле механизмга беркетелә. Шулай итеп, оныклары хәзер бер баруда чишмәдән 40 литр су алып кайта – дәү әнисенә көянтә-чиләк белән ерактагы чыганакка йөрисе юк.
    Авыл Кулибинының белем һәм күнекмәләренең гел кирәге чыгып тора. Чирек гасыр чамасы Николай мәктәптә кочегар булып эшли. Беренче мәлдә, ташкүмер күп тотылса да, бина начар җылынган. Революциягә кадәр төзелгән агач мәктәп бинасы иске инде, дип кул селтәр иде күпләр. Юк! Безнең оста бөтен җылылык системасын үзгәртеп кора, яңа пар казанын шундый итеп ясый, бинада суык көннәрдә дә җылы һәм рәхәт була. Соңрак мәктәп “зәңгәр” ягулык белән җылытыла башлый. Һәр елны кабул итү комиссиясе килешкә агартылырга тиешле биек морҗа да җирле оста өчен авыр мәсьәлә түгел. “ЗИЛ-130” ның тормоз камерасыннан ул буяу пульты ясаган. Хәзер торба санаулы минутлар эчендә агартыла,  әле эремә дә экономияләнә.
    Безнең җирле уйлап табучы ирешелгәннәр белән чикләнеп калмый, күптән түгел хәтта үзенең You Tube-каналын да ачкан, анда еллар буе тупланган тәҗрибәсен уртаклаша. Язылучылары әлегә күп түгел, әмма үз эше белән мавыккан кеше өчен бу мөһиммени?

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: