Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлкилеләргә "БАРС" проектында катнашырга тәкъдим итәләр

    Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссариаты Россия Кораллы Көчләрендә чакырылыш буенча хезмәт итеп кайткан кешеләргә кызыклы тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Сүз резервта хезмәт итү турында.

    Өч еллык килешү төзедем

    Иске Чаллы егете Рәфис Гатауллин БАРС проектында катнаша да икән инде.
    –Мин 2008-2009 елларда армиядә хезмәт иттем. Ракета гаскәрләре составында Таҗикстанда уздым бу чыныгуны. Узган елда мобилизация резервына язылырга тәкъдим иттеләр. Уйлап карадым да, ризалаштым,–дип сөйли Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы укытучысы булып эшләүче егет.
    Рәфис инде хәрби өйрәнүләр узарга да өлгергән – үткән көздә 20 көн армиядә булып кайткан, элек белгәннәрен яңарткан. Казан югары танк училищесы белән 3 еллык килешү дә төзегән ул, чөнки армиядә сугышчан машина механигы-йөртүчесе сыйфатында хезмәт иткән булган.
    –Тормышымда берни дә үзгәрмәде, үз урынымда эшлим. Хезмәт хакына зур булмаган өстәмә алам. Шулай да резервта булып, көтелмәгән хәлләргә әзер торырга тиешлегебез җаваплылык өсти, билгеле,–ди резервтагы егет.

     

    Реклама

     

    Россия Кораллы Көчләренең мобилизация өчен кешеләр резервын булдыру турындагы Указны ил Президенты Владимир Путин моннан 7 ел элек имзалаган булган. Быелдан башлап Татарстан хәрби комиссариатлары шушы резервка 1200 чамасы кеше җыю буенча эш башлап җибәргәннәр. Шул исәптән бездә дә беренче резервистлар теркәлгән, һәм алар узган елның көзендә 20 көнлек өйрәнүләрдә булып кайтканнар.
    Теләге булганнарны резервка сайлап алалар икән. Бу очракта кешенең эш урыны да, хезмәт хакы да саклана. Резервта торучы солдат һәм офицерлар ай саен махсус дәресләрдә булырга, елга бер тапкыр әзерлек үтәргә, зур масштаблы маневрларда, өйрәнүләрдә, армия уеннарында катнашырга тиешләр. Моның өчен аларга акча түләп торачаклар.
    Мобилизацияләү резервы кемнәрне кызыксындыра ала соң?
    –Без Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайткан әлкилеләрне, хәрби исәптә торучы Саклану министрлыгы һәм көч структуралары пенсионерларын “БАРС” проектында катнашырга чакырабыз. Бу проект махсус сугышчан армия резервы дигәнне аңлата. Хәрби исәптә торучы, сәламәтлеге әйбәт булган кешеләргә “БАРС” үз максатларына ирешү, якташлар арасында абруен күтәрү, Ватанга файда китерү шансы гына түгел, өстәмә белем алу, финанс хәлен яхшырту, квалификацияле медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеге бирә,–дип аңлата яңалыкның асылын район хәрби комиссариатының бүлекчә начальнигы  Илнар Хәмәтҗанов. 
    Резервта торучыларга ел саен Саклану министрлыгына караган учреждениеләрдә медицина тикшерүе үтү мөмкинлеге бирелә. Аларның тормышы һәм сәламәтлеге федераль бюджет хисабыннан иминиятләштерелә. 
    –БАРС проектында катнашучылар физик яктан чыныгу алалар, уникаль корал төрләре, техника белән эш итәргә өйрәнәләр, Россия Саклану министрлыгының 35 вузында 159 белгечлек буенча укырга хокуклылар. Резервта торучыларга званиесенә карап ай саен 3 мең сум тирәсе акча түләнә,–дип дәвам итә Илнар Хәмәтҗанов.
    Билгеле, резервта торырга теләүчеләргә таләпләр дә куела. Беренче чиратта - А һәм Б категориясенә туры килерлек сәламәтлек. Икенчесе – сержант һәм солдатлар өчен 42 яшькәчә, кече офицерлар өчен – 52 яшькәчә чикләүләр. Шулай ук кандидатның закон каршында намусы чиста булу да таләп ителә.
    –Әгәр безнең тәкъдим кемнедер кызыксындыра икән, район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итсен иде. Алга таба нишләргә кирәклеген аңлатып бирәчәкбез,–диде Илнар Хәмәтҗанов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: