Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккән

    Гадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.

      Борискино авыл клубы директоры кабинетының ишеген ачуга иркен остаханәгә килеп керәсең. Биредә тукымалардан өлге кисү өстәле, өч аяклы элгечләр, тегү машиналары, үтүкләр һәм, билгеле, әзер киемнәр бар. 
    –Без боларны конкурста отып алдык,–дип сораганымны да көтмичә үзенә хас кунакчыллык, киң күңеллелек белән аңлатып бирде миңа клуб хуҗасы Анастасия Дмитриева. 
    Борискино авыл мәдәният йорты «Нарспи мирасы» конкурсында катнашып грант рәвешендә отып алган акчаларга күптән хыялланган җиһазлар сатып алган икән бит. Әнә шул тегү машиналарын, тукыма читен бөгү җайланмасын алып мәдәният учагының иң якты бүлмәсендә урнаштырганнар, моңа тагын тукымалар, сәйләннәр, тасмалар, төймәләр алып өстәгәннәр. Болар барысы да милли киемнәр тегү өчен кирәк. 
    –Хыялларның тормышка ашу үзлеге бар бит. Менә минем хыялым да тормышка ашты. Матур күлмәкләрсез концерт концертмыни ул?! Сәхнәгә чыгучыларның киемнәренә тамашачы тиз күнегә, аның яңалык күрәсе килә. Ә без кул эшләре түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергәләп чуаш милли киемнәре тегәбез биредә,–диде Анастасия Николаевна, җете кызыл чигешле ап-ак кепеләрне (маңгай тасмаларын) күрсәтеп. Беренче һөнәре буенча Анастасия тегүче, Тольятти тегү училищесында бик яхшы укыганы өчен заманында Германия Демократик Республикасына юллама белән бүләкләнгән булган. Берара шәһәрдә эшләп алган. Туган авылына кайткач, банкка бухгалтер-кассир булып урнашкан. Шуның өстенә тормышны сөючән, актив кыз яшьтәшләрен оештыручы буларак танылган, үзләренең “Мир” хуҗалыгында бер генә чара да аның катнашыннан башка узмаган. 
    –2000 елның 25 декабрендә мине совхоз директоры Әвгать Локманов үзенә чакырды да, халыкны Яңа ел бәйрәменнән мәхрүм итәргә ярамаганлыкны бик тә үтемле итеп аңлатты. Ягъни мәсәлән, тиз арада чыршы алып кайтып бизәргә, лотерея билетлары ясап сатырга, бүләкләр алырга, каяндыр Кыш бабай белән Кар кызын, башка әкият геройларын табарга, авылдашларны чакырып, бал-маскарад оештырырга кирәк. Директор ул кушканны намус белән үтәячәгемә бик ышанган иде, ул барлык оештыру мәсьәләләрендә булышырга, бүләкләр алыр өчен акча бирергә вәгъдә итте,–дип үзенең шушы эшкә ничек керешүен сөйләде Анастасия. 
    Хезмәт хакы бик түбән булганлыктан, авыл клубы дүрт ай җитәкчесез торган икән бит: моңарчы эшләгәне китеп барган, яңасы килмәгән. Элеккеге балалар бакчасында урнашкан клуб мәдәният учреждениесеннән битәр зур сарайны хәтерләтә булган: идәннәр күптән черек, тәрәзәләрне тәртипсез малайлар ватып бетергән, җылылык турында әйтәсе дә юк.
    – Яңа елга кадәр бер атна калып бара иде. Аңлыйсызмы, нибары җиде көн бит?! Ничек итеп авылдашлар өчен бәйрәмне тиешенчә үткәрергә, барысына да ничек ярарга, сынатмаска?! Бу көннәрдә бөтенләй диярлек йокламадым, бик борчылдым. Әмма җитәкчебез сүзендә торды – идән һәм түшәмнәрне төзәтү өчен бригада җибәрде, миңа чәчәк рәсеме төшерелгән ун төргәк обой сатып алды, бүләкләр һәм Кыш бабай капчыгына салу өчен тәм-том алырга дип акча бирде. Бу эштән авыл яшьләре дә читтә калмады – егетләр һәм кызлар көндез клуб ремонтлашты, кичләрен репетициягә йөрделәр. Гаиләм, әти-әни белән ирем Андрей да булышты. Нәтиҗәдә бәйрәмебез бик шәп килеп чыкты,–дип искә төшерә күптән булган ул хәлләрне Анастасия Дмитриева.
    Шушы бәйрәмнән соң клуб директоры вазыйфасына Настядан да яхшырак кеше табып булмасын аңлыйлар һәм аны әлеге урынга “кодалыйлар”. Ул заманнардан соң ике дистә елдан артык вакыт узган. Анастасия Алабуга мәдәният училищесында укып кирәкле белем ала. Шушы еллар эчендә никадәр зур һәм кечкенә чаралар оештыра ул, күпме баланың сәхнә турындагы хыялларын тормышка ашыруда ярдәм итә, күпме ветераннарның ял сәгатьләрен файдалы итеп үткәрә! Санап бетергесез...
    Клуб хезмәткәре берьюлы җиде куллы кеше булырга тиештер ул: режиссер да, аккомпаниатор да, рәссам һәм, билгеле инде, артист та. Тагын шунысын да онытмыйк: мәдәният учагын тергезеп җибәргән кеше аны да, әйләнә-тирәне дә тәртиптә тотарга тиеш. Теге я бу чара алдыннан берәр сәгатькә иртәрәк килсәң, өстенә халат кигән, кулына юеш чүпрәк тотып тамаша буласы урынны тәртипкә китереп, күргәзмә экспонатларын җайлап йөрүче клуб хезмәткәренә тап буласың. Ә аннары, сәхнәдә идәнгә кадәр озын итәкле матур күлмәк кигән иҗат остасын күреп шаккатасың: улмы соң бу?
    –Клуб директоры хезмәте үзенчәлекле ул. Нәрсәдер уйлап табасың, сценариен булдырасың, музыка, костюмнар сайлыйсың. Һәр бәйрәмнең үзенчәлекле булуын, башкаларына охшамавын телисең. Чара тәмамлана, мизгелдәй тиз үтеп китә. Ә син, “хаталар өстендә эшләп”, инде ниндидер яңа чара турында уйланасың, кабат эзләнәсең. Безнең эштә шушы хезмәтне һәм, шигем юк, кешеләрне яратучылар гына тоткарлана. Башкача ярамый да!–дип нәтиҗә ясый Анастасия Николаевна. 
    Борискинода аны яраталар, районда хөрмәт итәләр. Хикәябез герое “Чуаш сандугачы”, “Уяв Пики” республика конкурсларында күп тапкыр бүләкләнде. Дмитриевларның олы уллары Константин да әнисе эзләреннән киткән.
    –Музыкаль белем алгач, хәзерге вакытта хәрби академиядә хезмәт итә. Ә Җиңү көнендә Костябыз хәрби оркестр составында Кызыл Мәйдандагы парадта катнашты. Улым белән бик горурланабыз,–дип шатлыклы яңалыгын җиткерде әни кеше. 
    Дмитриевлар гына түгел, бөтен әлкилеләр дә Татарстанның кечкенә генә чуаш авылында үскән музыкантның һәр россиялеләр өчен мөһим булган бәйрәмдә илебезнең төп мәйданы буйлап атлавы белән горурлана алалар. 
    Быел безнең районда узачак республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы тегәргә, аларны халык орнаментлары белән чигәргә, бизәргә өлгергән. 
    –Костюмнар әзер, ә бик күп тәңкәләр тегеп ясалган май сыххиларны (күкрәкчә) һәркем үз сандыгыннан алып киячәк. Чөнки чуаш гаиләләрендә аны бик кадердәп саклыйлар, ә бәйрәм – бу амәнәтне халыкка күрсәтү өчен бик тә уңайлы очрак,–ди клуб мөдире. 
    Башкаларыннан кечерәк күренгән кием турындагы соравыма Анастасия Николаевна аны “Чаваш Пики” район бәйгесендә катнашачак кыз киячәк, дип җавап бирде. Соңгы  бизәкләрне генә төшерәсе калган. Менә шундый җитәкче ул – алтын куллы, олы йөрәкле, иҗатны һәм кешеләрне ярата белүче ханым. Аңа уңышлар юлдаш булсын, ә куллары, халык әйтмешли, ару-талуны белмәсеннәр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: