Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Сихтермә-Хузангай авылында беренче тапкыр бал белән сыйладылар

14 августта православие динендәге әлкилеләр күптәнге гадәт буенча Бал Спасын билгеләп үтә. Хәер, бу Андрей Зиньков сүзләренә караганда, ул күбрәк тамырлары мәҗүсилеккә барып тоташкан халык бәйрәме. 

Ничек кенә булмасын, безнең халык ял итәргә дә ярата. Яхшы итеп эшләгәннән соң нигә әле күңел ачмаска! Элек заманнардан бирле нәкъ менә 14 августтан бал сата башлаганнар, әлеге кыйммәтле татлы ризык Базарлы Матак, Юхмачы, Чуаш Кичүе ярминкәләренә куелган. Әлеге гореф-гадәт бүгенге көнгә кадәр сакланган. Сәбәп бер генә – борынгы ышануларга караганда,  балны беренче тапкыр шул көннән татып карарга ярый. Нәкъ менә 14 августтан кортлар балны җыюдан туктый һәм аны кышлыкка дип томалый башлый. 
Моңарчы районда әлеге татлы көн болай күңелле итеп бәйрәм ителмәгән. Бал сатучылар үзләренең бәһасез ризыкларын, сатучыларны ерактан ук үзләренә чакырып торган бизәкле өстәлләренә тезеп, ярминкә мәйданына урнаштырганнар.  Өстәлләр, мәйдан урыны бизәлүгә аерым тукталырга мөмкин. Биредә умартачыдан иҗадыйлык соралган. Сәүдә урыннары зур көнбагыш чәчәкләре белән бизәлгән, агач коелар, җил тегермәннәре, әкиятләрдә бал яратучы дип сурәтләнгән аю сыннары куелган. Ә Базарлы Матактан килгән Лениза һәм Илнар Гариповлар бар кунакларны да майлы-баллы ипи белән сыйлады. 
Бәйрәм районның мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль чара белән башланып китте. Мәйдандагы умартачылыкка бәйле халык иҗаты күргәзмәсен дә алар урнаштырган. Бу эштә аларга авыл җирлеге башлыклары, шулай ук район китапханәчеләре ярдәм иткән.
Китап йорты хезмәткәрләре Ирина Сабирова һәм Ленара Хәмитова бәйрәмгә умартачылык һәм бал турында күп кенә әдәбият алып килгән. Килгән кешеләр ул китапларны кулларына тотып карау өчен, әлеге өстәлләр янында да озаклап тукталды. Карга мәдәният йорты хезмәткәрләре Фирдәүс Шаһитова һәм Чәчкә Зиннәтуллина мунча себеркеләрен алып килергә дә онытмаганнар. Баллы чәйне без гадәттә кызу мунча кереп чыкканнан соң эчәргә гадәтләнгән бит! Түбән Кәчи клубы мөдире Алена Миндрюкова тәкъдим иткән күргәзмәгә, мөгаен, тиңнәр булмагандыр! Биредә яшь кызлар баш киеме – тухья, хатын-кызларныкы хушпу да куелган. Сәйлән белән бизәлгән ачык төстәге атлас тасмалар исә кыз балалар өчен каралган икән. Аларны бик матур сүз белән – “масмаки” дип атап йөртәләр.  

Реклама

Мәдәният хезмәткәре бар бәйрәм кунакларына чуашларның борынгы бизәкләрен тәкъдим итеп кенә калмады, ә киемнәрнең тарихы, аларны нинди очракларда киюләрен дә тәфсилләп сөйләп китте. 
Бар экспонатларны да карагач, умартачылар белән сөйләшкәч, Бал Спасы кунаклары районыбыз башлыгы Александр Никошин, “Звениговский” предприятиесе җитәкчесе, иганәче Иван Казанков, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Алмаз Гамиров, “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов сәхнәгә менде. 
Район башлыгы бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтүе, бирегә башка шәһәрләрдән дә кунаклар килүен әйтте. Ул әлеге бәйрәмне үткәрүне күтәреп чыгучы һәм иганәчесе булган Иван Казанковка рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
–     Без бал уңышына да һәм, билгеле, быел Әлки кырларында икмәкнең күкрәп үсүенә дә шатланабыз. Кайбер урыннарда уңыш гектарыннан 80 центнерга кадәр чыга, – дип ассызыклады Александр Федорович. Ул Иван Казанковка “Татар АССРы оешуга 100 ел” медален дә тапшырды.
Җыелучыларның алкышлары астында Иван Казанков якташларга туган чуаш телендә мөрәҗәгать итте. Ул районда республика бәйрәме Уявны оештырганнары өчен, һәркемгә дә рәхмәтен җиткерде. Бал Спасын Сихтермәдә үткәрү гадәткә әйләнер, дип ышануын да әйтте ул. 
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкил дә Әлки районының авыл хуҗалыгы тармагының күп өлкәләре буенча үрнәк булуын, шул исәптән биредә умартачылык үсеше өчен дә бар мөмкинлекләр барлыгын билгеләп үтте. 
Бәйрәм районның мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм чуаш эстрадасының танылган артистлары башкаруындагы җыр-бию белән дәвам итте. Концертны бик тә тәэсирле итеп музыка мәктәбе укытучысы Алмаз Сафиуллин һәм мәдәният йорты методисты Гөлия Яруллина алып барды. 
Бал кортларына охшатып тегелгән киемнәр кигән балалар чыгышын халык аеруча яратып кабул итте: көчле алкышларга күмде. 
Чуаш җырлары язучы һәм башкаручы Фәридә Фәйзуллинаны да бәйрәм кунаклары озак вакыт сәхнәдән төшерәселәре килмәде: кул чабып, кабат җырлавын үтенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев