Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сихтермә-Хузангайда авыл исемен алмаштыру буенча ачык тыңлаулар үтте

    Петр Хузангай исемендәге музей-клубның актлар залы халык белән шыгрым тулган иде һәм һәркем үз фикерен белдерергә теләде.

    Шулай булмый мөмкин дә түгел – сүз бит авыл исемен алмаштыру турында бара!
    Шундый мөһим мәсьәлә буенча тыңлауларны гамәлдәге кануннарга нигезләнеп үткәрү өчен, республиканың Дәүләт Советыннан вәкилләр дә килгән. Аларны район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов каршы алды. 
    Татарстан парламентының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүз алды. Ул федераль һәм республика кануннары нигезендә  тораклыклар исемен алмаштыру тәртибе белән таныштырды. Альберт Галимҗан улы ачык тыңлауларны үткәрү өчен, бар таләпләрнең дә үтәлүен ассызыклады. Аерым алганда, эш төркеме төзелгән, тыңлауларның кайчан, сәгать ничәдә һәм кайда үтүен күрсәтеп, республика гәҗитенә һәм интернетка мәгълүмат бастарылган. 
    -    Безнең бурыч – Сихтермә-Хузангай авылы исемен алмаштыру мәсьәләсенә кагылышлы сезнең фикерләрне тыңлап теркәү, кирәкле кәгазьләрне язуда ярдәм итү – диде, халыкка мөрәҗәгать итеп, депутат. 
    Альберт Хәбибуллин соңгы елларда авылның танымаслык булып үзгәрүен, ныгуын, матураюын, авыл кешеләренең тырышлыгы һәм инвесторлар кертеме нәтиҗәсендә, һичшиксез, баеп китүенә басым ясап әйтте. 
    Аннары сүзне “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугуновка бирделәр. Ул Сихтермә-Хузангай исемен алмаштыруны Иске Кората авыл җирлеге советы тәкъдим итүен, авыл кешеләренең күбесенең, авылы тарихына битараф булмаучыларның депутатлар фикерен хуплауларын әйтте. 
    -     Сихтермә ул – шомырт ботакларыннан үрелгән борынгы бишек, тирбәлмә.  Белгәнебезчә, Инча һәм Ата елгалары яр буен бизәп, гомер-гомергә әлеге матур агач үскән. Йөзәр ел үтәр,  бөек чуаш шагыйре Петр Хузангай дан җырлаган авылның тарихи исеме онытылыр. Шуның өчен җан әрни дә – авылыбыз исемен балалар һәм оныклар өчен саклап каласы килә, - дип,  бик тәэсирләнеп чыгыш ясады җитәкче.
     Ул авыл исеме алмаштырылган очракта, җирле халыкның бер тиен дә акча чыгармаячагын, кирәкле чыгымнарны “Хузангай” җәмгыяте үз өстенә алачагын ышандырды. 
    Җыенга килүче һәр кеше  үз сүзен әйтә, әлеге борчылу сорау буенча үз фикерен белдерә алды. 
    Сергей Юманов чыгышы җыелган халыкның алкышларына күмелеп барды. Ул якташларына Әлки төбәге үсеше өчен инвестор Иван Казанковның зур өлеш кертүен әйтте. Әлеге инвестор туган авылын торгызу, элеккеге бөеклеген кайтару өчен, бирегә миллиардлаган күләмдә акча тоткан. 
    Аннары күп еллар туган якны өйрәнү белән шөгыльләнүче элеккеге мәктәп директоры Виктор Глухов чыгыш ясап, авыл тарихына тукталды. Вакыт буенча озакка сузылса да, кызыклы булганга, аны һәркем игътибар белән тыңлады. Авылның каян килеп чыгуын, аңа кемнәр нигез салуын белү һәркемгә дә кызык иде.  Чыгышын йомгаклап, ул бүгенге көннең авыл тарихы өчен бик мөһим булуын әйтте, чөнки аның киләчәге хәл ителә бит. 
    -    Һичшиксез, авылга элеккеге исемен кайтару мөһим, бу минем шәхси фикерем. Ә Петр Хузангай исемен мәңгеләштерү мөһим, моның өчен район үзәге үрнәге буенча мәктәпне аның исеме белән атарга мөмкин. Танылган якташыбыз исемен яшәгән урамына бирергә була. Ул хәзер 1 Май дип атала, - диде Виктор Александрович. 
    Ул шул хакта уйлап җиткермәгән җитәкчелекне тәнкыйтьләп, бөек шәхесләре булган авылда урамнарны Кибет, Чокырлы дип атау килешмәвен ассызыклады. 
    Күп еллар укытучы булып эшләгән Валетина Миронова да аны хуплады. 
    Петр Хузангай исемен йөртүче музей директоры Олег Мурзин чыгышы да кызыклы иде. Ул исем алмаштыруның бар яктан да уйлап, акыл белән эш ителергә тиешлеген әйтте. 
    -    Хузангай булганы өчен безгә урта мәктәпне кайтардылар, хастаханә бүлеген калдырдыдар, музей-клуб төзеделәр, асфальт юл салдылар. 2004 елның 5 июлендә безнең музейга Татарстанның беренче президенты килеп, зур хөрмәтен күрсәтте. Хузангай танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Ватанның чын гражданы һәм гайрәтле яклаучысы гына түгел, дөнья күләмендәге һәм халыклар дуслыгы илчесе дә. Петр Хузангайның быел юбилей елы. “Сувар” чуаш гәҗитенең һәр санында шагыйребез турында материаллар басылып килә. Якташыбызны олылаганда, без начар үги малай ролендә калмыйк, - дип, сүзен йомгаклады ул.
    “Сихтермә” сүзе татар һәм башка төрки телләрдә матур яңгырамый дип, лаеклы ялдагы Татьяна Ярославлева да аның белән килеште. 
    Тавыш бирергә дә чират җитте, ул ачыктан-ачык үтте. Җыелучыларның 106сы авыл исеме алмаштырылуын хупласа, өч кеше генә каршы булды. Шулай итеп, ачык тыңлаулар нәтиҗәсе буенча Сихтермә-Хузангай авыл исемен Сихтермәгә алмаштыру мәсьәләсе Республика парламентының чираттагы утырышында каралачак. 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: