Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Сәлихҗан Шәрәпов: “Умартачылык – яраткан шөгылем”

Бал турында сөйләгәндә, гәрәбә төсендәге яңа аертылган сыек бал күз алдына килә.

  Кәрәзе белән дә кисеп куелган икән, гомумән дә, телеңне йотарлык була. 
Әлеге ширбәтнең дәва чарасы буларак бик югары бәяләнүен исә олысы да, кечесе дә белә. Аны тәлинкәдәге кояш дип тә әйтәләр бит әле.  Юкка түгелдер. Ни өчен хәзер бал турында сүз кузгаттыкмы? Күпләр аңлап та алгандыр. Әйе, хәзер умартачыларның «урак өсте» – бал суырту вакыты җитеп килә бит.  Башка елларда балны алданрак та алганнар, быел көннәр салкын, яңгырлы булганга, әлеге эш соңарган. Нәкъ менә шулар һәм умартачылык кебек кызыклы да, үтә четерекле дә хезмәт турында безгә Сәлихҗан абый Шәрәпов сөйләде.   
–     Әтием Мифтахетдин – умартачы иде. Балачактан ук аның янында кайнашып, мөмкин кадәр ярдәм итеп үстем. Хатыным Асия белән гаилә коргач, ул безгә бүләк итеп 5-6 умарта оясы бирде. Чын умартачылык эшем шуннан башланды да инде. Ә ул көннәрдән соң 52 ел вакыт үтеп тә киткән! Әтидән эш тәртибен беләм, димәк, уңганлык, тырышлык, үҗәтлек кенә кирәк. Тора-бара оялар саны 60 кадәр үк җитте. Ул вакытта умарта ояларын урман эченә урнаштыра идем. Аны вакытында барып карарга кирәк. Ял көннәрендә куна калган чакларым да күп булды. Шунсыз булмый, бал алырга телисең икән, кортларга тиешенчә игътибарыңны да бирергә кирәк, – дип сөйләп китте тәҗрибәле умартачы. 
–     Шулкадәр оя булгач, балы ай-һай күп булгандыр, –  дип гаҗәпләндем мин.  Әмма әңгәмәдәшем мактанырга ашыкмады. 
–     Ул бит елның нинди килүенә, һава торышына карый. Менә бит быел да җәй үтеп баруга карамастан, умарта кортлары әле балны җыя гына башлады. Кайбер чәчәкләрнең дә ату чоры соңарды бит. Шулай да бал юк дип кайгырасы түгел, булачак әле. Көнбагыш менә чәчәк ата, бал кортлары аңардан да бал җыярга ярата, – ди Сәлихҗан абый. 

 

Четерекле эш

Урмартачылык эше белән таныш булмаучылар, бал кортлары чәчәкләрдән нектарны ташый да аннары балны аертып кына аласы дип күз алдына китерәдер. Алай түгел шул. Өстәлеңдә көн саен бал торсын, аны  күрше-күлән, таныш-белешкә дә бүлешү өчен, шактый тир түгәргә, җентекле-вак эшне зур сабырлык, түземлек белән башкарырга, гомумән, үзләре дә бик тырыш булган әлеге вак җан ияләрен яратырга да кирәк.
–     Умартачылык эше ул ел әйләнәсе эшләүне сорый, – дип сүзгә кушылды Сәлихҗан абыйның хатыны Асия апа. – Кыш көне ул рамнар ясый, кыра, ояларны карый, аларны төзәтә. Ә яз төп эш башлана: умарта кортларын кырып, чиста итеп юылган ояларга урнаштырырга кирәк. Ә аннары җәй башында алар бүленә, аерыла башлыйлар. Монда инде һәр ояны атна саен ачып карару, артык корт анасы казаннарын кисеп алу сорала. Көчсез күчләргә кортларны кушарга кирәк.
Сәлихҗан абый янында Асия апаның да умартачыга әйләнүе күренеп, сөйләгәннәреннән аңлашылып тора. Гомер буе нәкъ менә аның ире ярдәмчесе, уң кулы булуы яхшы шәйләнә.  Сәлихҗан абый да Асия апа белән бәйле бер вакыйганы искә алды: “Бал суырттык, бер савытыбыз тулып җитмәде. Әмма көн инде кичкә таба авышты. Асия: “Тагын бер ояны ачыйк, балын алып кайтыйк”, – ди. Нишлисең, хатын-кыз сорагач, тыңлыйсың инде. Капкачны ачтык кына аннан кортлар өере белән чыгып, ташландылар үзенә. Кулындагы себеркесе белән үзен кыйный-кыйный Асия йөгерә, аның артыннан корт өере бара. Көнбагыш кырына ук кереп киттеләр. Көч-хәл белән үзләреннән котылдык. Андый вакытта хәтта махсус кием кию дә ярдәм итми. Бөҗәкләрнең ачуын чыгардыңмы, чагу җаен барыбер табалар. Хәзер көлеп искә алабыз, ул вакытта кызык булмаган иде үзе...” 
     Бүгенге  көндә кырларда агу, башка төрле химикатларның күп кулланылуы, шулар нәтиҗәсендә бал кортларына зыян килүе турында еш сөйләнелә. Сәлихҗан абыйдан мин дә шул турыда кызыксындым. 
–    Билгеле, кырларга агу сибү бал кортларына бер дә файдага түгел. Яз көне газетада билгеле бер вакытта химикатлар сибелә дип белдерү чыга үзе. Әмма нәкъ менә кайсы кырда  эш баруы төгәл язылмый. Моны кайчакта таныш-белештән генә белеп алам. Андый көннәрдә бал кортларын чыгармыйсың инде. Менә былтыр гына да якында үскән рапс кырына агу сибелүен ишетми калдым. Бер-ике оядагы кортлар агуланып кайтты, үлделәр. Бик кызганыч инде, кортларны да, аларны карауга куйган үз хезмәтең дә жәл.  

 

Реклама

 Чын балны ничек танырга?

Умартачының үз мәшәкатьләре, сатып алучының үз борчуы: аның иң тәмле генә түгел, ә иң сыйфатлы балны сатып аласы килә бит. Бәрәр нәрсә кушмаганнармы, умарта кортларына шикәр комы ашатмаганнармы, дип борчыла ул. Умартачыдан шул хакта да фикерләрен сораштым. 
–    Балның сыйфатын ничек тикшерергә кирәклеге турында газеталарда күп язалар. Минем исә гади генә бер ысулны әйтәсем килә: тукыма алып, аңа бер балкашык бал салыгыз. Әгәр тирә-ягы дымланса, димәк, татлы ризыкка нидер кушылган, шикәр бар. Минем андый эшләр белән шөгыльләнергә теләгем дә, вакытым да юк. Балны даими алучыларыбыз бар. Кайчакта менә шулай була: кеше балны бер елны сатып ала да, икенче елны башка берәүгә барып карый. Аннары яңадан миңа әйләнеп кайта. Минемчә, менә шул сыйфат дәрәҗәсе турында сөйлидер.
–     Балны урнаштыру авыр түгелме соң? – дип тә сорыйм әңгәмәдәшемнән.
–     Элек 60 оя булганда, алып сатарлар, умартачыларны белмисезме, дип сорап йөрүчеләр, башкаладагы ярминкәләргә үзләре алып китеп сатучылар бар иде. Хәзер инде без олыгайдык, минем умарта ояларының да саны 20 ләп кенә калды. Аларны урманга да, кырлар янына да илтеп йөрмим, бакча башына гына урнаштырдым.  Ә ул балны күптәнге таныш-белеш алып бетерә, балалар алып китә. Безнең гаиләдә конфет белән чәй эчүче юк, табын түренә һәрвакыт бал куела. Балалар гына түгел, оныклар өчен дә татлы ризык ул – бал.

 

“Умартачылык – яраткан шөгылем”

Сәлихҗан абыйның әгәр төп һөнәре умартачы дип уйлагансыз икән – ялгышасыз. Бу эш аның мавыгуы гына. Ул районыбызда гомер буе җитәкче вазыйфаларын башкарган кеше. “Хезмәт кенәгәм тулган минем, – дип шаярта умартачы. – Хезмәт юлын мәдәният бүлегендә җитәкче булудан башладым. Юл-төзелеш участогында да, төзекләндерү-төзелеш участогында да җитәкчелек иттем. Чебеш чыгару оешмасы бар иде, анда да эшләдем...
Асия апа белән Сәлихҗан абый өч бала – ике малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә барлыгы 8 оныклары бар икән. Һөнәрнең, шул гаиләдә генә сакланган серләрнең буыннан-буынга тапшырылуы яхшы бит, шул вакытта башкарган эшең тагын да камилләшә бара. Мин дә Сәлихҗан абыйдан: “Һөнәрегезне дәвам итүче бармы?” – дип кызыксындым. 
–    Улларыбызның берсе – Түбән Камада, икенчесе Яшел Үзәндә яши. Йөрәкне иң әрнеткәне нәкъ менә шул: яшьләрнең читкә китүе, авылларның ятим баладай ямансулап, бушап калуы. Бәхеткә, кызыбыз Лилия районда. Менә аның улы – оныгым Нияз хәзер гел миңа ярдәм итә. 15 яшь инде үзенә. Бал  кортларын карашырга ярата. Әтидән миңа күчкән умартачылык эшен ул дәвам итәр дип өметләнәм, – ди тәҗрибәле умартачы.
Умартачылык эше, әлеге файдалы бөҗәкләр, балның дәвалау үзлеге, тәме турында күп сөйләргә була. Анда ачылмаган серләр әле күп. Шуңа да исәнлек-саулык булсын, Сәлихҗан абый белән дә әле тагын очрашырга насыйп итсен. Без исә, бал яратучылар, тырышлыгыгызга күрә, һава торышы да яхшы килсен, җәегез баллы булсын, дигән теләктә калабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев