Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Түбән Әлкидә яшәүче Саидә апа аккошларны үз куллары белән ясый

Түбән Әлки авылында яшәүче Саидә Фасахова бакчасына аккошлар ясап куйган, дип әйттеләр. Ничек, нәрсәдән ясаган, нинди аккошлар ул? Барып күрәсем килде.

Иртәнге сәгать сигездә үк әлеге йортны эзләп киттем. Авыл кешесе өчен ул төш вакыты инде. Саидә апа да йорт каршысындагы алгы бакчада нидер эшләп йөри иде. Ә авыл халкы сөйләгән аккошлар ерактан ук күренеп тора. Мәхәббәт билгесе булган әлеге кошлар гына түгел, баганага пар күгәрченнәр дә “кунган”. Артта бер-берсенә карашып, ләкләкләр дә басып тора. Иң мөһиме, әлеге кошлар йорт каршындагы бакчага – чәчәкләр арасына урнаштырылган. Ә бакча гөлләренең исә биредә ниндиләре генә юк. Әлеге җәй бизәкләренә зур мәйдан, алгы бакча тулысы белән бирелгән.
–    Гөлчәчәкләрне үстерергә аеруча яратам, ел саен 4-5 төрен сатып алам, бакчамда 30 лап төре бар, – дип сөйләп китте уңган хуҗабикә. – Ирем балаларга: “Яз җиттеме, әниегез алабутаны да чәчәк итә”, – дип шаярта. Чыннан да, шулай. Көз көне чәчәкләрем атудан туктагач, бакчаның бушап калуын яратмыйм. Ул вакытта пластик шешәләрне алам да акчәчәкләр ясыйм. Шулай итеп, караңгы, яңгырлы, шыксыз вакытта да минем өй алды чәчәкләр белән бизәлә. 
Бакчадагы аккошлар, күгәрченнәр дә Саидә апаның үз куллары белән ясалган. Билгеле, әлеге эш, беренчедән, зур тырышлык сорый. Шул ук вакытта рәссам дә булырга, эшеңне үтә пөхтә итеп башкарырга да кирәк.
–     Әлеге аккошларны ясау өчен, пенопласт кирәк. Рәсемне башта – кәгазьгә, аннары пенопластка төшерәм һәм пычак белән кисәм, соңыннан шомартырга, грунтларга, аннары буярга кирәк. Әзер кошларымны, бакчада җил аудармасын өчен, гипска утыртам. Эше күп, кайчакта көннәр буе утырам. 
“Мондый кошларны күп ясадыгызмы соң?” , – дип кызыксынгач, Саидә апа: “Бер, ике, өч...”, – дип санап китте дә, “Барлыгы тугыз”, – дип нәтиҗә ясады. “Ясаган вакытта ялгышларымны күрәм, икенчесендә андый хаталарны кабатламаска тырышам. Кеше эшли-эшли остара бит. Мин дә мондый бакча бизәкләрен әле ясарга өйрәнеп кенә киләм”, – ди ул.
Хуҗабикәнең заманча төзекләндерелгән иркен, якты өенә кергәч тә, үз куллары белән башкарылган эшләренең күплеген күреп, хәйран каласың. Затлы, пөхтә итеп бәйләнгән уенчыклар үзләре генә дә ярты ятак урынны алган. Букча-картиналар да бәйли, сәйләннән агачлар да үрә, тастымалны цементта катырып, төрле савытлар да ясый икән. Саидә апаның һәр эше күңел җылысы биреп, зур тырышлык куеп башкарылганга, эшләнмәнең һәрберсен аерым алып, үзенә бер язма әзерләргә мөмкиндер. 
Саидә Нуриәхмәт кызының туган авылы Татар Борнае икән. 1989 елны Заһир абый Фасаховка кияүгә чыгып, Түбән Әлки килене булган. “Заһир белән өч ел очраштык, ат булсынмы, мотоциклмы – көн дә килә иде. Шулай күңелемне яулады, кавышып, гаилә кордык. Рузиләбез туды. Ул да тормышлы, гаиләсе белән Казанда яши, үзенең сату ноктасы бар, шунда сәүдә итә”, – ди әңгәмәдәшем. 
Әмма Фасаховлар гаиләсе ишле икән әле. Ире Заһир белән киңәшләшкәннән соң, алар ике ятимгә ата-ана назы, тәрбиясе бирергә була.  Дәүләт тә язмыш кыерсыткан нарасыйларга гаилә тәрбиясе бирүне хуплап, мондый зур адымны ясаучыларга ярдәмен күрсәтеп тора бит. 2008 елда алар Чистай шәһәренең “Җылы йорт” дип исемләнгән балалар йортыннан абыйлы-сеңелле Ульяна белән Константинны алып кайта.  Ульянага – 3, Константинга 5 кенә яшь була әле. Нарасыйларны алып кайткан көн 8 июльгә – Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә туры килә. Фасаховлар гаиләсе моны Аллаһы Тәгалә күрсәткән бер билге буларак кабул итә. “Ул безгә шулай барысы да яхшы булачагын, бер-беребезне аңлашып яшәп, тату гаилә кора алачагыбызны искәрткәндер төсле тоелды. Чыннан да, шулай булды да. Улыбыз белән кызыбызга, яратып, Камил һәм Алинә дип эндәштек. Моңарчы йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Мәктәптә яхшы укыдылар. Өйдә дә һәр эштә ярдәм итәргә тырышалар, әйткән сүземне тыңлыйлар. Камилебез хәзер Казанда эшли инде. Кайтып йөри. Алинә кызыбыз да быел унны тәмамлады. Китәргә, педагогика көллиятенә укырга керергә тели”, – ди әңгәмәдәшем. Алинә турында Саидә апа аеруча яратып, үзенә бер җылылык белән сөйләде. “Камил – малай кеше, шуграк инде ул. Кызлар үстерү буенча тәҗрибәбез дә булгангамы, Алинәне аеруча яраттык. Алып кайтканда бик нәни – сабый гына бит иде әле. Беренче вакытларда уртабызда гына йоклаттык. Өйдән ничек чыгарып җибәрик икән дип, хәзердән үк кайгырабыз. Яшьрәк булгангамы, Рузиләбезне Казанга озатканда әллә ни борчылмаган да идек. Ә менә Алинә белән аерылышу авыр бирелер инде .Балаларны янда тотып тору мөмкин түгел шул. Без аларга карата бары тик бер теләктә: исән-сау булсыннар, беркайчан да туры юлдан тайпылмасыннар иде”, – ди Саидә апа, бераз ямансулап. Алинә кул эшенә дә оста икән. Сәйлән белән бизәкләр үргәндә, әлеге вак кына пыялаларны ул биреп торган. “Ул аеруча мунчала бәйләргә ярата. Без аны да интернет сәхифәсеннән карап, икәү өйрәндек. Кечкенә генә булса да, үз кулларың белән эшләгән эш, сатып аласы юк”, – ди хуҗабикә.
Саидә апа юкка гына күгәрчен һәм аккошлар ясап урнаштырмыйдыр. Алар бит мәхәббәт, тынычлык, ярату, аңлашу билгеләре. Гаиләдә бары тик шундый җылы хисләр генә өстенлек итсен, дуслык-татулык ялкыны гаилә учагын җылытып торсын.    

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев