Уҗымнарның кышларга көче җитәчәк

Быелгы кыш гадәтләнгән асылына якын да килми: температура уңай күрсәткечләре белән рекорд арты рекорд куя, кар урынына яңгыр ява, көздән чабылмаган печәнлекләрдә кар үләннәрнең төбен генә капларга өлгерде. Ә бит календарьдә инде февраль. Билгеле, мондый “гомер булмаган” кыш авыл кешесен борчуга сала. Уҗымнар ни хәлдә, алар мондый шартларда үзләрен ничек хис итә икән?
–Әлегә бик әйбәт. Район буенча уҗым культуралары 20 мең 500 гектар чамасы мәйданда чәчелде. Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, аларның 9150 гектарының хәлатен яхшы, 10968 гектарын канәгатьләнерлек дип бәяли алабыз. Барлык мәйданнарның күп булса 2 процент тирәсе генә бераз шик уята,–дип тынычландырды район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Фәрит Вәгыйзов, әлеге сорауларга җавап биреп.
Белгеч әйтүенчә, уҗымнарның күпләп һәлак булуы күзәтелми, гадәттәгечә, 10 проценттан артык түгел. Көннәр җылы торгач, кар “юрганының” калын булмавы да үсемлекләргә зыян салмаган, чөнки үсемлекләрнең тамыр тирәсендә туфракның температурасы минус 8 градустан түбән түгел (куркыныч күрсәткеч минус 17-22 градус, анысы да 2-3 тәүлектән озакка сузылса гына). Кыска вакытлы салкыннар исә уҗымнарны һәлак итә алмый икән.
–Гыйнвардан башлап без уҗым культуралары чәчелгән кырлардан материал алып лаборатор тикшерүләрне даими үткәреп торабыз. Әле менә көзге бодайның торышын тикшердек. Ул әйбәт хәлдә, һәлак булганнары юк, шикәр күләме 23,3-26 процент тирәсе. Бу бик яхшы күрсәткеч, үсемлекләрнең начар шартларга каршы тору өчен энергиясе җитәрлек дигән сүз,–дип аңлатма кертә Россельхозцентрның район буенча начальнигы Рафик Сафин.
Белгечләр биргән мәгълүмат сөендерә – көзге культуралар әйбәт кышлар һәм мул уңыш бирер дигән өмет бар. Ә менә бакчадагы җимеш агачлары үзләрен ничек хис итә соң?
–Алар өчен дә әлегә борчыласы юк. Бөреләр уянмаган, агач-куаклар тыныч кына “йоклый”. Җимеш агачлары өчен яз башындагы каты салкыннар куркыныч, шулары булмасын иде,–дип тынычландыра Рафик Сафин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 май 2022 - 14:18Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйдылар.17900
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.18000
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.20300
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.18400
-
12 май 2022 - 15:55Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә 9 майда 15.35 сәгатьтә Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага барып бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә.23400
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккэнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.19500
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.14100
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.23600
-
13 май 2022 - 07:52Әлки районында Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре бара 10 июльдә безнең районда узачак Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре актив алып барыла. Ул эшләр белән махсус төзелгән республика һәм район комиссияләре җитәкчелек итә.26400
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз” Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.23600
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.20300
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккэн Гадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.19500
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.18400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика