Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Зөлия Титиева Чуаш Кичүендә яшәүче ялгыз әби-бабайларның төп ярдәмчесе

Зөлия Титиева – Чуаш Кичүенең ике бабаена һәм биш әбисенә көнкүрешне җайлап алып баруда терәк һәм ярдәмче генә түгел, ялгызлыктан коткаручы эчкерсез әңгәмәдәш тә.

  Ул - социаль хезмәткәр, картлыкларында ялгыз калган җиде кешегә, үзе әйтмешли, реестрда каралган хезмәтләр күрсәтә.
Барысына да ничек өлгерә икән? Бердән, өлкән яшьтәге кешенең, сер түгел, холкы да катлаулы, теләкләре дә төрледән була бит. Картлар күңеле пыяла, бер сүз әйтсәң, уала, дип белми генә әйтмәгәннәр бит инде. Икенчедән, шундый әби-бабайлары аның җидәү. Бу сорауга җавап табу өчен Зөлиянең үзе белән очрашасы иттем.
–Зинһар, соңрак, унберләрдә генә килегез! Иртәдән эшем бик күп – Елена Ивановнаның ике мичен ягып өен җылытасым, үзен юындырып, өс-башын, урын-җирен алыштырасы, ашатып, даруларын эчерәсем бар,–дип кисәтте безне Зөлия телефоннан.
Шулай иттек – соңрак киттек Чуаш Кичүенә. Ул эш көнен башлап, 92 яшьлек Елена Смышляеваны карап өлгергән, безне урамда көтеп тора иде инде. Бергәләп Якуб ага Әһлиев янына киттек.

“Әле дә янәшәмдә кебек...”
Якуб ага Бөек Ватан сугышы башланган елда дөньяга килгән. Әтисе  фронтта да булган, Җиңү килгәч тә тиз генә өенә кайтмаган әле, берничә ел шахтада эшләткәннәр солдатны. Үсеп җиткән сугыш чоры баласы, башкалардан һич калышмыйча укыган да, һөнәр үзләштереп, туган авылында электрик булып та эшләгән. Сөеклесе Зөләйха белән гаилә корып өч кыз үстергәннәр. Бергәләп пар күгәрченнәрдәй 55 ел гомер кичергәннәр. Әмма нәкъ ике ел элек инсульт дигән мәкерле авыру тормыш юлдашының гомерен өзгән.
–И-и-и, кызым, ярты гасырдан артык бергә яшәдек, югыйсә, әмма хәзер искә төшерәм дә, яшәмәгән дә кебек,–дип авыр итеп көрсенә Якуб абый һәм өстәп куя: –Без бит, татар ирләре, тупаслар, хатыннарыбызга булышырга да, йомшак сүз әйтергә дә өйрәнмәгән. Ата-бабадан килә бусы. Менә хәзер, Зөләйхамны югалткач, бик үкенәм дә бит... Нишлисең, вакытында шул гади генә нәрсәне аңламаганмын...
Хәл белергә дип кергән авылдашы Нәфисә Гыйльметдинова бабайга йомшак кына каршы төшә:
–Алай димә әле, Якуб абый, бик хөрмәт итеп яшәдегез Зөләйха апаны. Бигрәкләр әйбәт кеше иде бит ул! Шәфкать туташы, балаларыбызның кендек әбисе иде бит.
–Анысы шулай! Балалар дип чапты инде! Берәр баланың авырганын ишетсә, пешеп бетмәгән ашын ташлап чыгып китә иде...

“Үз кызыбыз кебек безгә”
Болары - Нәфисә апа Гыйльметдинова сүзләре. Зөлия аңа да көндәлек  эшләрендә булыша. Чөнки Нәфисә апа берничә ел элек ире Рәис вафат булганнан соң ялгыз калган, авырулар да тынгылык бирми икән, кан басымы югары, бөгелеп эшләргә ярамый. Шуңа күрә ул Зөлия хезмәтләреннән файдалана.
–Безнең бәхеткә кайткан авылыбызга Зөлия. Үзе ачык, кешеләр белән уртак тел таба белә, үзе уңган, тырыш. Ут чаткысы инде менә! Кыска гына вакытта яратып та өлгердек. Авылыбыз белән хөрмәт итәбез Зөлиябезне,–ди Нәфисә ханым.

Реклама

Урманнарга барып көч туплыйм
Әйе, Зөлия Титиева - 2005 елда Чуаш Кичүенә читтән, Үзбәкстаннан кайтып урнашкан кеше. Үзе генә түгел, билгеле, ире Равил, улы Исмәгыйль, кызы Луиза белән. Улы инде үсеп җитеп, Казанга китеп урнашкан, кызы әлегә мәктәптә укый.
–Үзбәкстанга әнием яхшы тормыш эзләп китеп барган. Чынлап та, анда әйбәт яшәдек без. Укыдым, кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем. Үсә төшкәч, авыр атлетика белән мавыктым – штанга, герь күтәрдем, ярышларда күп тапкыр җиңүләр яуладым. Шуңа да бөтен эшкә көчем җитә. Менә, карагыз әле, мускулларым нинди! - дип көлә Зөлия.
–Көчлесен көчле дә, берьюлы җиде кешегә социаль хезмәт күрсәтү өчен беләктәге гайрәт кенә түгел, рухи ныклык та, чиксез сабырлык та кирәк бит әле. Анысын кайдан табып-җиткереп бетерәсең, Зөлия?–дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. Ул, почмакта савыт-саба юудан туктап, янәшәмә – Якуб абыйның мич буена куйган диванына килеп утыра.
–Дөрес әйтәсез бит! Көч бик күп кирәк. Кайчак эшемнән шулкадәр арып кайтам, әйтерсең, күңелемә бушлык кереп утыра. Андый вакытларда елап та алгалаганым бар. Иң яхшысы – табигатьтән дәва алу. Иремә: алып бар әле мине урманга!– дип әйтәм. Китәбез. Анда рәхәт! Саф һавасы, агачлар шаулавы тынычландыра. Йолдызлыгым буенча агачым имән. Аны кочаклыйм да, үземә көч бирүен үтенәм. Ышанасызмы, әмма булыша бит! Инде болай да булмаса, йога белән шөгыльләнәм,–дип эчендәгесен ачып сала Зөлия.

Мичен дә яга, 
идәнен дә юа...
Кемдер, бәлки, социаль хезмәтне авырга санамас, ние бар инде аның, әбиләргә аз-маз булышсаң, сөйләшеп утырсаң, шул җитә, дияр. Әйдәгез соң, Зөлия Титиева мисалында күз салыйк бу хезмәткә.
Әйтүмчә, ул җиде кешене карый-тәрбияли: икесенә - бөтенләй ярдәмчесез калган инвалидларга хезмәт бушлай күрсәтелә. Тагын биш ялгыз яшәүче авылдашы Зөлиянең ярдәмен сатып алалар – аена билгеле бер сумма акча түлиләр. Юк, үзенә түгел, дәүләткә.
Иртүк торып, Зөлия беренче булып Елена Ивановна Смышляева янына ашыга. Ул – сугышта катнашкан солдат толы, нигездә ятып һәм утырып кына тора. Өендә газ юк, ике мичен ягарга кирәк. Газ плитәсе ишек алдында, су аерым төзелгән мунчада, җылы су гел булсын өчен анысын да ягып торырга кирәк. Мичләрне ягып җибәргәч, Зөлия иртәнге ашны пешерергә куя. Шул арада җылынып өлгергән су белән әбекәйне юындыра, эчке киемнәрен, урын-җирен алыштыра. Аннары табиб билгеләгән даруларны эчерә, хлорка салып идәннәрне юа. Әбине ашаткач, Якуб абый янына, аннан соң Нәфисә апасына йөгерә.
Рәхимә апа Корбангалиева да инвалид, инсульт кичергәч, кул-аягы тыңламый. Зөлияне ул да көтеп ала – бергәләп ризык әзерлиләр, социаль хезмәткәр идәннәрне юып чыгара, җыештыра, савыт-сабаны тәртипкә сала...
Дания апа Яруллина Таҗикстаннан кайтып урнашкан, ире дә, балалары да юк. Зөлия аның өчен дә бик кирәк – тәрәзәдән карап көтеп ала ул аны. Нина Ивановна Илюдкинаның балалары шулай ук таралышып беткәннәр, үзе югары кан басымыннан иза чигә... Әнвәр абый Гафуров йөрәгенә операция кичергән кеше, шулай ук кан басымы югары... Аларның һәркайсына көнаралаш булса да ( килешүдә ничек язылганга карап) барырга, эшләрен эшләргә, йомышларын үтәргә, зарларын тыңлап, күңелләрен тынычландырырга өлгерәсе бит. Әлегә чаклы утын ягулы өйдә яшәүче Елена Ивановна янына төштән соң кабат барырга кирәк – мичләрен томалап, даруларын эчерәсе... Менә шуларны күз алдына китерегез дә, социаль хезмәткәрнең эше турында үзегез нәтиҗә ясагыз инде! 
Ә Зөлиянең үз нәтиҗәсе: гомеренең яшь, көчле чагында ничек яшисең, кешеләргә мөнәсәбәтең нинди, картайгач шуны аласың икән бит. Ачык күңелле, ярдәмчел булганнарны  олыгайгач та күршеләре ташламый – игелеге үзенә кайта.
–Үз эшемне бик яратам, җаваплы карыйм. Әби-бабайларым белән йомшак телле булырга тырышам – бәхәсләшмим, каршы әйтмим. Кайберләрен әллә ничә ел карарга, хәтта соңгы юлга озатырга туры килде. Булышчыларым да бар. Амбулатория табибы Радик Фәһим улы Вәлиев, шәфкать туташы Гөлшат Вәлиуллина бер шылтырату белән килеп җитәләр. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин да төрлечә ярдәм итә. Иң мөһиме – миңа ышаналар. Хәтта хуҗасыз этләр дә таный үземне, озатып йөриләр,–дип әле көлеп, әле көрсенеп сөйли Зөлия. Һәм өстәп куя:
–Мин актив һәм шат күңелле хатын.
Авырып я картаеп читләр ярдәменә мохтаҗ булган өлкәннәр, ялгыз калган әби-бабайларны якын итеп, яратып карау өчен бу сыйфатлары да бик кирәктер шул Зөлиягә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев