Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

Илдар Мингәрәев. Хәерле булсын иртәләр!

Хәерле булсын иртәләр! Уңышлы булсын көннәр! Күктә елмайган кояштай Балкысын безнең йөзләр.

 


Хәвеф- хәтәр очрамасын
Йөргән юлларыбызда.
Гел яхшылык кына булсын
Күңел- уйларыбызда.


Үпкәләшмик юкка- бара.
Шөкер кылыйк булганга.
Хозурланыйк табигатькә,
Карап алсу таңнарга.


Исән булыйк һәммәбез дә.
Сөенеп яшик җирдә.
Сугышы, ачлык күрсәтмәсен
Ходай тәгалә безгә.


Туганнарым, дус- ишләрем
Бердәмлеккә, татулыкка
Дус яшәүгә ни җитә.
Бердәм булсак калганнарга
Җиңәр идек ничектә!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев